[1] Хаким Гайсә, тагын җитмеш ике шәкерт сайлап, Үзе барырга җыенган һәр шәһәр һәм авылга Үзеннән алда аларны икешәр-икешәр итеп озатып җибәрде.
[2] Аларга Ул: – Урасы ашлык күп, ә уракчылар аз; шуңа күрә Үзенең ашлыгын урып алу өчен эшчеләр җибәрсен дип, ашлыкның Хуҗасына ялварыгыз, – диде. –
[3] Барыгыз! Мин сезне, бәрәннәр сыман, бүреләр арасына җибәрәм.
[4] Үзегез белән янчык та, биштәр дә, аяк киеме дә алмагыз һәм, сәлам бирү өчен, юлда тукталып тормагыз.
[5] Кайсы өйгә керсәгез дә, иң элек: «Йортыгыз имин булсын», – дип әйтегез.
[6] Анда иминлек сөюче кеше яшәсә, сезнең иминлегегез аның белән калыр; әгәр юк икән – үзегезгә кире кайтыр.
[7] Шул өйдә тукталыгыз; нәрсә бирсәләр, шуны ашагыз һәм эчегез, чөнки эшләгән кеше хезмәт хакына лаек. Өйдән-өйгә күчеп йөрмәгез.
[8] Кайсы да булса шәһәргә килеп, сезне анда кабул итәләр икән, алдыгызга нәрсә куйсалар, шуны ашагыз.
[9] Андагы авыруларны савыктырыгыз һәм аларга: «Аллаһы Патшалыгы инде сезгә бик якын!» – дип әйтегез.
[10] Әмма нинди дә булса шәһәргә килеп, сезне анда кабул итмәсәләр, аның урамнарына чыгып, болай дип әйтегез:
[11] «Аягыбызга сезнең шәһәрдә кунган тузанны да хәтта үзегездә кагып калдырабыз; шулай да белеп торыгыз: Аллаһы Патшалыгы инде бик якын!»
[12] Сезгә әйтәм: кыямәт көнендә Сәдүм шәһәренең хәле ул шәһәрнекенә караганда җиңелрәк булыр.
[13] – Кайгы сиңа, Хоразин! Кайгы сиңа, Бәйт-Сайда! Чөнки сездә кылынган могҗизалар Сур һәм Сидун шәһәрләрендә кылынган булса, алар күптән инде тупас киемнәргә төренеп һәм көлгә утырып тәүбә итәрләр иде.
[14] Әмма кыямәт көнендә Сур белән Сидунның хәле сезнекенә караганда җиңелрәк булыр.
[15] Әй Кәпәрнаум, әллә сине күкләргә күтәрерләр дип уйлыйсыңмы? Юк, үлеләр дөньясына төшәрсең син.
[16] Сезне тыңлаган – Мине тыңлаган, сезне кире каккан Мине кире каккан буладыр; Мине кире каккан исә Мине җибәргән Затны кире кага дигән сүз.
[17] Җитмеш ике шәкерт, шатлана-шатлана, Гайсә янына әйләнеп кайттылар һәм Аңа: – Хакимебез, Синең исемеңне телгә алганда, безгә хәтта җеннәр дә буйсына иде, – диделәр.
[18] Ул исә аларга: – Мин шайтанның яшен кебек күктән егылып төшүен күрдем, – диде. –
[19] Мин сезгә елан-чаяннарны һәм дошманның бар көчен салып таптарга кодрәт бирдем, сезгә һичнәрсә зыян китерә алмас.
[20] Әмма рухларның сезгә буйсынуына түгел, ә бәлки исемнәрегезнең күкләрдә язылуына шатланыгыз.
[21] Шулвакыт Гайсә, Изге Рухтан илһамланып-шатланып: – Әй Атам, күк вә җирнең Хуҗасы. Бу эшләрне, зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп, балаларга ачып бирүең өчен, Сиңа шөкрана кылам. Әйе, Атам, Синең изге теләгең шундый булды!
[22] Атам Миңа һәммә нәрсәне тапшырды. Угылның кемлеген Атадан башка һичкем белмидер, Атасының кемлеге дә Угылдан һәм Углы белдерергә теләгән кешедән гайре һичкемгә мәгълүм түгелдер, – диде.
[23] Аннары шәкертләренә таба борылды һәм алар гына ишетерлек итеп: – Сез күргәнне күрүче күзләр бәхетле!
[24] Сезгә әйтәм: күп пәйгамбәрләр һәм патшалар сез күреп торган нәрсәләрне күрергә теләделәр, әмма күрмәделәр, һәм сез ишетеп торган нәрсәләрне ишетергә теләделәр, әмма ишетмәделәр, – дип өстәде.
[25] Менә канун белгечләреннән берсе урыныннан торды да Гайсәне сынарга теләп: – Остаз! Мәңгелек тормыш насыйп булсын өчен, миңа нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады.
[26] Гайсә аңардан: – Канунда нәрсә язылган? Син аны ничек аңлыйсың? – дип сорады.
[27] Канун белгече: – «Раббы Аллаңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен көчең вә акылың белән ярат» һәм «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат», – диде.
[28] Гайсә аңа: – Дөрес җавап бирдең; шулай эшләсәң – яшәрсең! – диде.
[29] Әмма канун белгече, үзен акларга теләп, Гайсәдән: – Ә минем якыным кем соң? – дип сорады.
[30] Гайсә моңа болай дип җавап кайтарды: – Бер кеше, Иерусалимнән Әрихәгә барганда, юлбасарлар кулына эләккән. Алар аның киемнәрен салдырып алганнар һәм, кыйнап, үлем хәлендә калдырып киткәннәр.
[31] Бер руханига да шул юлдан барырга туры килгән, әмма, ул шунда яткан кешене күргәч, юлның икенче ягына чыгып үтеп киткән.
[32] Шулай ук левиләрдән дә берәү узып барышлый бу кешене күргән һәм ул да, юлның икенче ягына чыгып, аның яныннан китеп барган.
[33] Бер самареяле исә, үтеп барганда бу кешегә тап булып, аны бик кызганган.
[34] Янына килеп, яраларын шәраб белән юган һәм зәйтүн мае сөртеп бәйләгән; аны, үзенең ишәгенә атландырып, кунак йортына алып килгән һәм анда да аның хакында кайгырткан.
[35] Ә икенче көнне юлга чыгарга җыенганда, ике динар чыгарып, кунак йорты хуҗасына биргән һәм: «Аның хакында кайгыртчы, әгәр күбрәк сарыф итсәң, кире кайтканда түләрмен», – дигән.
[36] Сүзен йомгаклап, Гайсә: – Шушы өч кешенең кайсысы, синеңчә, юлбасарлар кулына эләккән кешенең якыны була? – дип сорады.
[37] – Аңа шәфкать күрсәткәне, – дип җавап бирде канун белгече. Шунда Гайсә аңа: – Бар, син дә шулай эшлә, – диде.
[38] Юлларын дәвам итеп, Гайсә белән шәкертләре бер авылга керделәр; Марта исемле бер хатын Аны үз өендә кабул итте.
[39] Аның Мәрьям атлы сеңлесе бар иде; ул, Хаким Гайсәнең аяк очына утырып, Аның сөйләгәнен тыңлады.
[40] Марта исә бик тырышып табын әзерләп йөри иде; шуннан ул, Гайсә янына килеп: – Хакимем! Сеңлемнең бөтен эшне миңа калдыруына бер дә пошынмыйсыңмы? Әйт әле, булышсын миңа, – диде.
[41] Хаким Гайсә исә аңа: – Марта, Марта! Син күп нәрсә хакында кайгыртасың һәм ыгы-зыгы килеп йөрисең,
[42] ә бит бары бер генә нәрсә кирәк. Мәрьям исә үзе өчен яхшырак нәрсәне сайлады, һәм ул аңардан тартып алынмас, – дип җавап кайтарды.