[1] Иң башта Сүз булган, Сүз Аллаһы белән булган, һәм Сүз Аллаһы булган.
[2] Сүз иң башта ук Аллаһы белән булган.
[3] Бар нәрсә Сүз аша яратылган, һәм яратылган һәр нәрсә Аңардан башка яратылмаган.
[4] Аңарда тормыш булган, һәм шул тормыш кешеләргә яктылык биргән.
[5] Яктылык караңгылыкта яктырта, караңгылык исә аны сүндерә алмаган.
[6] Аллаһы тарафыннан җибәрелгән Яхъя исемле бер кеше бар иде.
[7] Яхъя шаһит булып килде. Аның аркасында барысы да иман китерсеннәр дип, Яктылык хакында шаһитлык бирергә килде.
[8] Ул үзе Яктылык түгел, ләкин Яктылык хакында шаһитлык бирү өчен җибәрелгән иде.
[9] Дөньяга килүче һәр кешене яктыртучы Яктылык – чын Яктылык иде.
[10] Ул дөньяда булды, ләкин дөнья, Аның аша яратылган булуына карамастан, Аны танымады.
[11] Ул Үз кешеләре янына килде, әмма үзенекеләр Аны кабул итмәде.
[12] Ә Аны кабул итеп, Аңа инанучыларга Ул Аллаһы балалары булу хокукы бирде.
[13] Алар каннан да, тән нәфесеннән дә, ир нәфесеннән дә түгел, ә Аллаһыдан тудылар.
[14] Сүз Кеше булды, безнең арада яшәде, мәрхәмәт вә хакыйкать белән тулы иде Ул. Без Аның данын, Атаның бердәнбер Углына биргән данын күрдек.
[15] Яхъя Аның хакында шаһитлык биреп: – «Артымнан Килүче миннән алга чыкты, чөнки Ул миннән элек бар иде» дип сөйләгәнем менә Шул инде, – дип кычкырып әйтте.
[16] Аның тулылыгыннан без һәммәбез мәрхәмәт өстенә мәрхәмәт алдык,
[17] Канун Муса аркылы бирелгән, мәрхәмәт һәм хакыйкать исә Гайсә Мәсих аша килде.
[18] Аллаһыны беркем, беркайчан күрмәгән. Аны Ата өчен иң якын, бердәнбер Углы безгә танытты.
[19] Иерусалим яһүдиләре руханиларны һәм левиләрне Яхъядан: «Син кем?» – дип сорарга җибәргәч, ул үз шаһитлыгын бирде. Аларга ачыктан-ачык, һич тә яшермичә: – Мин Мәсих түгел, – дип икърар итте ул.
[21] Алар аңардан: – Кем соң син, Ильясмы? – дип сорадылар. – Юк, – диде ул. – Вәгъдә ителгән пәйгамбәрме? – Юк, – дип җавап бирде Яхъя. Шунда алар: – Алайса, кем соң син? Безне монда җибәргәннәргә җавап бирү өчен, үзең хакында безгә нәрсә әйтерсең?
[23] Яхъя, Ишагыйя пәйгамбәр әйткән сүзләрне кулланып, болай диде: – Мин – «Раббыга юлны турайтыгыз, дип чүлдә яңгыраучы тавыш».
[24] Җибәрелгәннәр фарисейлардан иде.
[25] Алар Яхъядан: – Син Мәсих тә, Ильяс та, вәгъдә ителгән пәйгамбәр дә түгелсең, ни өчен соң суга чумдырып йөрисең? – дип сорадылар.
[26] Яхъя аларга: – Мин чумдыру йоласын су белән башкарам. Әмма арагызда сез белмәгән Берәү тора,
[27] Артымнан Килүче нәкъ менә Ул инде, ә мин Аның аяк киеме каешын чишәргә дә лаек түгелмен, – дип җавап бирде.
[28] Бу вакыйгалар Яхъя суга чумдыра торган урында – Үрдүн елгасы аръягындагы Бәйт-Әниядә булды.
[29] Икенче көнне Яхъя, каршына килүче Гайсәне күреп: – Менә дөньяның гөнаһын Үз өстенә алучы Аллаһы Бәрәне.
[30] «Артымнан килүче Берәү миннән алга чыкты, чөнки Ул миннән элек бар иде», – дип сөйләгәнем Ул – Үзе.
[31] Мин Аны танымадым, ләкин, Аны Исраил халкына таныту өчен, суга чумдыру йоласын башкарырга килдем, – дип әйтте.
[32] Яхъя болай дип янә шаһитлык бирде: – Мин Рухның күгәрчен кебек Гайсәгә күктән иңүен һәм Аның өстендә калуын күрдем.
[33] Мин Аны танымас идем, әмма суга чумдырырга дип мине җибәргән Зат: «Рухның кемгә иңүен һәм өстендә калуын күрсәң, Изге Рухка чумдыручы Шул булыр» дигән иде.
[34] Мин моны күрдем һәм шаһитлык бирәм: Ул – Аллаһы Углы.
[35] Иртәгесе көнне ике шәкерте белән шул ук урында торган Яхъя
[36] узып баручы Гайсәне күреп: – Менә, карагыз, Аллаһы Бәрәне, – диде.
[37] Ике шәкерт, аның бу сүзләрен ишетеп, Гайсә артыннан киттеләр.
[38] Гайсә исә борылып карап, аларның арттан килүен күрде дә: – Сезгә нәрсә кирәк? – диде. Алар Аңардан: – Рабби, Син кайда яшисең? – дип сорадылар. (Рабби – Остаз дигән мәгънәдә.)
[39] Гайсә аларга: – Әйдәгез Минем белән, үзегез күрерсез, – диде. Сәгать дүртләр чамасы иде. Алар, Гайсә белән барып, кайда яшәгәнен күрделәр һәм ул көнне Аның янында калдылар.
[40] Яхъяның Гайсә турында әйткән сүзләрен ишетеп, Аның артыннан киткән икенең берсе Шимун Петернең бертуган кардәше Әндри иде.
[41] Иң элек ул Шимунны табып, аңа: – Без Мәсихне очраттык, – диде һәм аны Гайсә янына алып килде. (Мәсих – Май сөртелгән Зат мәгънәсендә.) Гайсә исә, Шимунга карап: – Син – Яхъя углы Шимун. Синең исемең Кифас булыр, – диде. (Кифас һәм Петер дигән исемнәр кыя мәгънәсендә.)
[43] Икенче көнне Гайсә Гәлиләягә барырга булды. Әндри белән Петер кебек үк, Бәйт-Сайда шәһәреннән булган Филипне очратты һәм аңа: – Минем артымнан бар, – диде.
[45] Филип, Натанаилне табып алып: – Без насаралы Йосыф углы Гайсәне таптык. Аның хакында Муса – Канунда, шулай ук пәйгамбәрләр дә язганнар, – диде.
[46] Натанаил исә аннан: – Насарадан нинди дә булса яхшы нәрсә чыгармы икән? – дип сорады. – Барыйк, үзең күрерсең, – диде Филип.
[47] Гайсә, Үзенә таба якынлашып килүче Натанаилне күреп, аның хакында: – Менә чын исраили, аңарда һичнинди мәкер юк, – диде.
[48] Натанаил Аңардан: – Син мине каян беләсең? – дип сорады. – Филип чакырганчы ук, инҗир агачы төбендә күрдем Мин сине, – дип җавап бирде Гайсә.
[49] – Остаз! Син – Аллаһы Углы! Син – Исраил Патшасы! – диде Аңа Натанаил.
[50] Гайсә: – Син: «Мин сине инҗир агачы төбендә күрдем», – дигәнемә күрә генә ышанасыңмы? Моннан да зуррак нәрсәләр күрерсең әле, – дип җавап бирде һәм, дәвам итеп, –
[51] Сезгә хак сүз әйтәм: күкләр ачылуын һәм Аллаһы фәрештәләренең Адәм Углы янына күтәрелүләрен һәм иңүләрен күрерсез, – диде.