[1] Халыкка җиткерәсе сүзләрен сөйләп бетергәннән соң, Гайсә Кәпәрнаумга килде.
[2] Бер йөзбашының бик ихтирам иткән хезмәтчесе, авырып китеп, үлем хәлендә ята икән.
[3] Гайсә турында ишеткәч, йөзбашы «Килеп, хезмәтчемне коткарсын иде» дигән үтенеч белән яһүдиләрнең өлкәннәрен Гайсә янына җибәрде.
[4] Гайсә янына килгәч, алар: – Ул йөзбашы Синең ярдәмеңә лаек, чөнки безнең халыкны ярата. Гыйбадәтханәне дә безгә ул салдырды, – дип, чын күңелдән ялвардылар.
[6] Шуннан Гайсә алар белән китте. Йөзбашының өенә җитәргә аз гына калгач, йөзбашы, Гайсәгә шушы сүзләрне әйтергә дип, дусларын җибәрде: – Мәшәкатьләнмә, Әфәндем! Сине үз йортымда кабул итәргә мин лаек түгелмен.
[7] Шуңа күрә Синең каршыңа барырга да үземне лаеклы дип санамадым. Син әйт кенә, һәм хезмәтчем савыгачак.
[8] Мин үзем дә буйсынудагы кешемен, үземнең дә кул астымда гаскәриләр бар. Аларның берәрсенә: «Кит», – дисәм, китә. Икенчесенә: «Кил», – дисәм, килә. Хезмәтчемә: «Моны эшлә», – дисәм, эшли.
[9] Бу сүзләрне ишетеп, Гайсә хәйран калды һәм, борылып, Үзе артыннан ияреп баручы халыкка: – Мин сезгә шуны әйтәм: хәтта Исраилдә дә мондый ышануны күрмәгән идем, – диде.
[10] Гозер белән килүчеләр, әйләнеп кайтып, авыру хезмәтченең савыккан булуын күрделәр.
[11] Озак та үтмәстән Гайсә Наин дип аталган шәһәргә китте. Аның артыннан шәкертләре һәм бик күп халык ияреп барды.
[12] Гайсә шәһәр капкасына якынлашып килгәндә, шәһәрдән бер мәетне күтәреп чыгып баралар иде. Бер тол хатынның бердәнбер углы үлгән икән. Хатын белән бергә күп кенә кешеләр чыгып килә иде.
[13] Хаким Гайсә, хатынны күреп, бик кызганды. – Елама, – диде Ул аңа.
[14] Аннары Гайсә, алар янына килеп, табутка кулын тидерде. Табутны күтәреп баручылар туктадылар, һәм Гайсә: – Егет, сиңа әйтәм, тор! – диде.
[15] Үлгән егет торып утырды һәм сөйләшә башлады. Шулай итеп, Гайсә аны анасына кайтарып бирде.
[16] Барысы курка калдылар һәм Аллаһыны данладылар. – Безнең арадан бөек Пәйгамбәр чыкты. Аллаһы Үз халкына ярдәмгә килде, – диделәр.
[17] Гайсә хакындагы хәбәр бөтен яһүдиләр иленә һәм әйләнә-тирәгә таралды.
[18] Чумдыручы Яхъяның шәкертләре бу хәлләрнең барысы хакында остазларына сөйләделәр. Ул: «Килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне көтикме?» – дип сорарга Хаким Гайсә янына ике шәкертен җибәрде.
[20] Гайсә янына килгәч, алар: – Чумдыручы Яхъя Синнән: «Килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне көтикме?» – дип сорарга җибәрде, – диделәр.
[21] Ул вакытта Гайсә күпләрне сырхаулардан, көчле авырулардан, явыз рухлардан савыктырган һәм күп сукырларны күзле иткән иде.
[22] Яхъяның хәбәрчеләренә Гайсә болай дип җавап бирде: – Барыгыз, күргәннәрегезне һәм ишеткәннәрегезне Яхъяга кайтып сөйләгез: сукырлар янә күрә, аксаклар йөри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелә, фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә.
[23] Минем хакта кем шикләнми, шул бәхетле.
[24] Яхъяның хәбәрчеләре киткәч, Гайсә халыкка Яхъя хакында сөйли башлады: – Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз? Җилдә тирбәлә торган камышны карарга дипме?
[25] Нәрсә карарга бардыгыз инде сез? Купшы киемнәр кигән кешенеме? Ә бит кыйммәтле киемнәргә киенүчеләр һәм зиннәттә яшәүчеләр – патша сарайларында.
[26] Ул чакта нәрсә карарга бардыгыз? Пәйгамбәрнеме? Әйе! Мин сезгә әйтәм, ул пәйгамбәрдән дә бөегрәк!
[27] Изге язмада: «Менә, Мин алдыңнан хәбәрчемне җибәрәм, Синең алдыңнан ул юл әзерләр», – дип язылган сүзләр аның турында.
[28] Мин сезгә шуны әйтәм: хатын-кыз тудырган кешеләр арасында Яхъядан бөегрәк берәү дә юк. Шуңа карамастан Аллаһы Патшалыгында иң кечесе дип хисапланучы да аңардан бөегрәк, – диде Гайсә.
[29] Бу сүзләрне ишеткән бар халык, хәтта салым җыючылар да Аллаһы юлын хак дип таныдылар, чөнки алар Яхъя янында суга чумдыру йоласын үтәгән иделәр.
[30] Ләкин фарисейлар һәм канун белгечләре, Аллаһы ихтыярына каршы килеп, Яхъя тарафыннан суга чумдырылырга теләмәделәр.
[31] – Бүгенге буынны кемгә тиңләп була, кемгә охшаган алар? – дип сүзен дәвам итте Гайсә. –
[32] «Без сезгә күңелле көйләр уйнадык, ә сез биемәдегез. Без кайгылы җырлар җырладык, ә сез еламадыгыз», – дип, базар мәйданында бер-берсенә кычкырып утыручы балаларга охшый алар.
[33] Чумдыручы Яхъя килде; ул икмәк тә ашамый, шәраб та эчми. Ә сез: «Аңа җен кагылган», – дисез.
[34] Адәм Углы килде. Ул ашый да, эчә дә, ә сез: «Күрегезче, менә бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гөнаһлыларның дусты», – дисез.
[35] Ә Аллаһының Зирәклеге барлык балалары тарафыннан хак дип исбат ителә.
[36] Фарисейларның берсе Гайсәне ашка чакырды. Гайсә, фарисейның өенә кереп, табын янына утырды.
[37] Әлеге шәһәрдә яшәүче гөнаһлы бер хатын, Гайсәнең фарисей өендә ашап утыруын белеп, алебастр савытка салынган хуш исле май алды да шул йортка килде.
[38] Ул Гайсә артында елап басып торды, күз яшьләре Аның аякларын чылатты. Хатын, Гайсәнең аякларына тамган күз яшьләрен үзенең чәчләре белән сөртеп, Аның аякларын, үбә-үбә, хуш исле май белән майлады.
[39] Гайсәне ашка чакырган фарисей, моны күреп: «Әгәр Ул пәйгамбәр булса, Үзенә орынган хатынның кем икәнен белер иде. Ул бит – гөнаһлы хатын», – дип уйлады.
[40] Гайсә аңа: – Шимун! Мин сиңа бер нәрсә әйтергә телим, – диде. – Әйт, Остаз, – диде фарисей.
[41] – Әҗәткә биреп торган берәүгә ике кешенең бурычы бар икән: берсенеке – биш йөз динар, ә икенчесенеке – илле динар.
[42] Ләкин алар бурычларын түли алмаганга, ул икесен дә бәхилләгән. Ничек уйлыйсың, аларның кайсысы аны күбрәк яратыр?
[43] – Зуррак бурычы кичерелгәне, дип фараз кылам, – диде Шимун. Гайсә аңа: – Син дөрес уйлыйсың, – диде.
[44] Аннары, хатынга таба борылып, Шимунга болай диде: – Бу хатынны күрәсеңме? Мин өеңә килдем, ә син аяк юарга су бирмәдең. Ә бу хатын аякларымны күз яшьләре белән чылатты, чәчләре белән сөртте.
[45] Син Мине үпмәдең, ә ул, Мин монда килгәннән бирле, аякларымны үбүдән туктамый.
[46] Син Минем башыма май сөртмәдең, ә ул аякларымны хуш исле май белән майлады.
[47] Мин әйтермен ни өчен икәнен: аның гөнаһлары күп иде, һәм алар кичерелде, шуңа күрә аның мәхәббәте зур. Ә кемгә аз кичерелә, ул аз ярата.
[48] Хатынга исә Гайсә: – Гөнаһларың кичерелде, – диде.
[49] Табын янында утыручылар бер-берсе белән: – Кем Ул? Ул хәтта гөнаһларны да кичерә! – дип гәпләштеләр.
[50] Гайсә исә хатынга: – Ышануың сине коткарды, имин йөр, – диде.