[1] Кайсар Тибери хакимлегенең унбишенче елында, Яһүдиядә римлы Понти Пилат идарә иткән чорда, өлкә идарәчесе вазифасын Гәлиләядә – Һируд, Итурая һәм Трахунитис өлкәләрендә – аның бертуган кардәше Филип, Абилинидә Лусани башкарды.
[2] Олуг рухани вазифасын Һаннас һәм Кәяфәс башкара иде. Шул көннәрдә чүлдә яшәүче Зәкәрия углы Яхъяга Аллаһы сүзе килеп иреште.
[3] Шуннан Яхъя, Үрдүн елгасы тирәсендәге барлык төбәкләрне әйләнеп чыгып, тәүбәгә килүегезнең билгесе итеп суга чуму йоласын үтәгез, һәм Аллаһы сезнең гөнаһларыгызны кичерер, дип халыкны вәгазьләп йөрде.
[4] Ишагыйя пәйгамбәр китабында бу хакта болай дип язылган: «Чүлдә әнә бер аваз яңгырый: „Раббыга юл әзерләгез: Аның барыр сукмакларын турайтыгыз,
[5] һәрбер чокыр тигезләнсен, таулар һәм калку урыннар түбәнәйсен, бормалы юллар турылансын, сикәлтәләр тигезләнсен –
[6] шул чагында барча кешеләр Аллаһының коткаруын күрерләр“».
[7] Суга чуму йоласын үтәр өчен күпләп-күпләп килгән халыкка Яхъя: – И-и сез, елан токымы! Башыгызга төшәсе Аллаһы ачу-ярсуыннан качып котыла алырбыз дигән фикерне кем әйтте сезгә? – диде. –
[8] Тәүбәгә килүегезнең ихлас күңелдән икәнен эшегез белән раслагыз. «Безнең атабыз Ибраһим бит, котылырбыз!» дип уйлый күрмәгез. Шуны әйтәм сезгә: Аллаһы әнә шул ташлардан да Ибраһимга балалар бар кыла ала.
[9] Агач тамыры янында балта әзер ята: яхшы җимеш бирмәүче һәр агачны, кисеп, утка ташлыйлар.
[10] – Безгә нәрсә эшләргә соң? – дип сораган халыкка Яхъя:
[11] – Ике күлмәге булган кеше аның берсен күлмәксезгә бирсен. Ризыгы барлар ашарына булмаган кеше белән бүлешсен, – дип җавап кайтара иде.
[12] Суга чумдыру йоласын үтәр өчен, салым җыючылар да килделәр һәм Яхъядан: – Остаз! Ә безгә нәрсә эшләргә? – дип сорадылар.
[13] Ул аларга: – Тиешеннән артыгын таләп итмәгез, – дип җавап бирде.
[14] Гаскәриләр дә: – Ә безгә нәрсә эшләргә? – дип сорады. – Беркемнән дә көчләп, янап әйбер алмагыз. Хезмәт хакыгыздан канәгать булыгыз, – диде Яхъя.
[15] Халык өметләнеп яшәде; Яхъя хакында күңеленнән һәркем: «Мәсих шул түгел микән?» – дип уйлады.
[16] Әмма Яхъя аларның барысына болай дип җавап бирде: – Мин сезне суга чумдырам. Ләкин миннән кодрәтлерәк Берәү килә, мин Аның аяк киеме каешын чишәргә дә лаек түгелмен. Ул башкарган чумдыру Изге Рух һәм ут белән булыр.
[17] Ындырдагы ашлыкны җилгәрер өчен, Ул кулына җилгәргеч тоткан; бодаен, аерып, келәтенә салыр, ә кибәген сүнмәс утта яндырыр.
[18] Яхъя шулай, халыкка күп нәрсәләр турында үгет-нәсыйхәт биреп, Яхшы хәбәрне бәян итеп йөрде.
[19] Әмма өлкә идарәчесе Һируд, бертуган кардәшенең хатыны Һирудия белән булган мөнәсәбәтләре һәм башка явызлыклары өчен Яхъя тарафыннан фаш ителеп,
[20] кылган җинаятьләренә тагын бер җинаять өстәде – Яхъяны зинданга утыртты.
[21] Бар халык суга чуму йоласын үтәгән вакытта, Гайсә дә бу йоланы үтәде. Ул дога кылып торган чакта, күк капусы ачылды да
[22] Аңа күгәрчен рәвешендә Изге Рух иңде, һәм күкләрдән: – Син – Минем сөекле Углым; Син – Минем куанычым! – дигән сүзләр яңгырады.
[23] Хезмәтен башлаган вакытта, Гайсә утыз яшьләр чамасында иде. Кешеләр Аны Йосыф углы дип уйлады. Эли углы Йосыфның ата-бабалары шулар: Эли,
[24] Маттат, Леви, Мәлки, Яннай, Йосыф,
[25] Мәттития, Амотс, Нахум, Һесли, Нәггәй,
[26] Махат, Мәттития, Шымгый, Йосых, Йода,
[27] Йоханан, Риса, Зеруббабел, Шеһалтиел, Нер,
[28] Мәлки, Адди, Көсам, Элмадам, Эр,
[29] Ешуа, Элигызыр, Йорим, Маттат, Леви,
[30] Шимун, Яһүдә, Йосыф, Йонам, Эльякыйм,
[31] Мелеа, Менна, Маттата, Натан, Давыт,
[32] Ишай, Обид, Богаз, Салмон, Нахшон,
[33] Амминадаб, Админ, Арни, Хесрон, Перес, Яһүдә,
[34] Ягъкуб, Исхак, Ибраһим, Терах, Нахор,
[35] Серуг, Регу, Пелег, Гыйбер, Шелах,
[36] Кынан, Әрпәхшәд, Шем, Нух, Ләмех,
[37] Мәтушелах, Ханох, Еред, Маһалалел, Кынан,
[38] Энош, Шет, Адәм, Адәм исә – Аллаһы углы.