[1] Беркөнне Геннисарет күле буена җыелган халык, Аллаһы сүзен тыңларга теләп, Гайсәне төрле яклап кысрыклый башлады.
[2] Шунда Ул яр буендагы ике көймәне күрде. Балыкчылар, әлеге көймәләрдән чыгып, ятьмәләрен юа иде.
[3] Гайсә көймәләрнең берсенә керде дә (ул көймә Шимунныкы иде) ярдан бераз арырак китәргә сорады һәм көймәдә утырган килеш халыкка гыйлем бирергә кереште.
[4] Сүзен тәмамлагач, Ул: – Шимун, тирәнрәк урынга китеп, ятьмәләрегезне салыгыз, – диде.
[5] Шимун Аңа: – Остаз! Без төн буе тырыштык, ләкин һичнәрсә тота алмадык. Шулай да, Син кушасың икән, ятьмәне салам, – дип җавап бирде.
[6] Шулай эшләделәр, һәм аларга бик күп балык эләкте, хәтта ятьмәләре ертыла башлады.
[7] Шуннан балыкчылар, икенче көймәдәге иптәшләренә кул болгап, аларны ярдәмгә чакырдылар. Тегеләре килгәч, бергәләп ике көймәне дә шыгрым тутырдылар, көймәләре аздан гына батмый калды.
[8] Шимун Петер, шушы хәлне күреп, Гайсә алдында тезләренә егылды да: – Хакимем, кит янымнан, мин гөнаһлы кешемен! – диде.
[9] Ул да, аның белән булган кешеләр дә, тотылган балыкның күплегенә гаҗәпләнеп, куркып калдылар.
[10] Шулай ук Шимунның иптәшләре – Зебедәй угыллары Ягъкуб белән Яхъя да хәйран калды. Гайсә Шимунга: – Курыкма, бүгеннән башлап, син кеше аулаучы булырсың, – диде.
[11] Көймәләрен ярга тартып чыгаргач, алар, бөтен нәрсәләрен калдырып, Гайсәгә ияреп киттеләр.
[12] Гайсә бер шәһәрдә булганда, янына бөтен тәнен махау зәхмәте баскан бер кеше килде һәм, Гайсәне күргәч, йөзтүбән капланды да ялварып: – Әфәндем! Әгәр теләсәң, мине тазарта алыр идең Син, – диде.
[13] Гайсә, кулын сузып, аңа орынды һәм: – Әйе, телим. Тазарын! – диде, һәм әлеге кеше шундук махаудан арынды.
[14] Гайсә аңа бу турыда беркемгә сөйләмәскә кушты. – Бар, руханига күрен һәм терелүеңнең билгесе итеп Муса канунында таләп ителгән корбаныңны китер, – диде.
[15] Әмма Гайсә турындагы хәбәр таралганнан-тарала гына барды. Аны тыңлар һәм чиреннән арыныр өчен, янына берөзлексез халык агылды.
[16] Ә Гайсә, вакыт-вакыт аулак урыннарга китеп, дога кыла иде.
[17] Беркөнне, Гайсә халыкка гыйлем биргән вакытта, Гәлиләянең һәм Яһүдиянең барлык авылларыннан, Иерусалимнән килгән фарисейлар һәм канун укытучылары да шунда утыра иделәр. Раббының кодрәте Аның белән иде, һәм Ул авыруларны савыктырды.
[18] Берничә ир-ат паралич суккан берәүне ятагы белән күтәреп алып килделәр һәм аны, Гайсә каршына кертеп яткырыр өчен, өйгә алып кермәкче булдылар.
[19] Ләкин халык арасыннан үтә алмаганга күрә, өй түбәсенә менеп, чирәпне сүтеп алдылар да авыруны ятагы белән бергә Гайсәнең алдына төшерделәр.
[20] Гайсә, аларның ышануларын күреп, теге кешегә: – Дустым, синең гөнаһларың кичерелде, – диде.
[21] Канун белгечләре һәм фарисейлар: – Көфер сүз сөйләүче бу Кеше – Кем ул? Гөнаһларны Аллаһыдан башка кем кичерә алсын?! – диештеләр.
[22] Гайсә, аларның уйларын белеп: – Ни өчен сез шулай уйлыйсыз? – диде. –
[23] «Гөнаһларың кичерелде», – дип әйтү яисә: «Тор да йөреп кит!» – дип әйтү җиңелрәкме?
[24] Адәм Углының җир йөзендә гөнаһларны кичерергә кодрәте барлыгын белеп торыгыз. Шуннан Гайсә, паралич суккан кешегә мөрәҗәгать итеп: – Сиңа әйтәм: тор да, ятагыңны алып, өеңә кайт! – диде.
[25] Теге кеше шундук бөтенесенең күз алдында торды да, ятагын алып, Аллаһыны данлый-данлый өенә кайтып китте.
[26] Барысы да, таң калып, Аллаһыны данладылар: – Без бүген искитәрлек нәрсәләр күрдек, – диде һәммәсе, куркуга төшеп.
[27] Шуннан Гайсә ул йорттан чыгып китте. Салым җыя торган урынга җиткәч, Ул шунда утырып торган Леви атлы салым җыючыны күрде. – Миңа ияр! – диде Ул аңа.
[28] Леви торды да, бөтен эшен калдырып, Гайсә артыннан китте.
[29] Аннары Леви үзенең өендә Гайсә хөрмәтенә зур мәҗлес җыйды. Кунаклар арасында салым җыючылар да, башка кешеләр дә күп иде.
[30] Фарисейлар һәм аларның канун белгечләре, ачуланып, Гайсәнең шәкертләренә: – Ни өчен сез салым җыючылар һәм гөнаһлылар белән бергә ашап-эчеп утырасыз? – диделәр.
[31] Гайсә аларга: – Табиб сәламәт кешеләргә түгел, ә авыруларга кирәк.
[32] Мин тәкъваларны түгел, ә гөнаһлыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем, – дип җавап бирде.
[33] Шуннан алар Гайсәгә: – Яхъяның да, фарисейларның да шәкертләре еш кына ураза тота һәм дога кылалар, ә Синекеләр ашыйлар, эчәләр, – диделәр.
[34] Ул исә аларга: – Кияү әле яннарында чакта, туйдагы кунакларны ураза тотарга мәҗбүр итеп буламы?
[35] Әмма килер бер көн, кияүне алар яныннан алып китәрләр, әнә шул чагында алар ураза тотарлар, – диде.
[36] Ул аларга кинаяле бер хикәя сөйләде: – Берәү дә, яңа киемнән ямаулык кисеп алып, иске киемне ямамый, югыйсә яңасы да бозыла, иске киемгә дә яңа тукымадан салынган ямаулык бармый.
[37] Берәү дә яңа шәрабны иске турсыкка салмый, чөнки яңа шәраб турсыкны тишәр һәм шәраб та агып бетәр, турсык та әрәм булыр.
[38] Киресенчә, яңа шәраб яңа турсыкка салынырга тиеш.
[39] Беркем дә, иске шәрабны эчкәннән соң, яңасын эчәргә теләмәс, «Искесе яхшырак шул», – дияр.