Skip to content
Opens in a new window

[1] Бервакыт Гайсә дога кылып тора иде. Догасын тәмамлагач, шәкертләреннән берсе Аңардан: – Хакимем! Яхъя үзенең шәкертләрен өйрәткән кебек, безне дә дога кылырга өйрәтче, – дип үтенде.

[2] Ул аларга: – Дога кылганда болай дип әйтегез: «Атабыз, исемең изге дип икърар ителсен! Синең Патшалыгың килсен!

[3] Безгә көндәлек икмәгебезне биреп тор.

[4] Гөнаһларыбызны кичер, чөнки без дә үзебезгә явызлык кылучы һәр кешене кичерәбез; безне сынауга дучар итмә», – диде.

[5] Аннары шәкертләренә Гайсә болай диде: – Әйтик, сезнең берегез төн уртасында дусты янына барып: «Әй дустым, бурычка өч ипи биреп торчы,

[6] чөнки узып барышлый миңа бер дустым килеп керде, аның алдына табынга куярга бернәрсәм юк», – дип әйтте ди.

[7] Ә теге исә өй эченнән: «Борчып йөрмә әле, инде ишекләр бикле, балаларым да минем янда ятакта; урыннан торып, син сораганны бирә алмыйм», – дип җавап бирде ди.

[8] Мин сезгә шуны әйтәм: дус булган өчен генә бирергә теләмәсә дә, тегесе нык ялваргач, бирми калалмас.

[9] Шулай булгач, сезгә әйтәм: сорагыз – һәм сезгә бирерләр; эзләгез – һәм табарсыз; шакыгыз – һәм сезгә ачарлар.

[10] Чөнки һәр сораучы – ала, эзләүче – таба, һәм шакучыга ачалар.

[11] Арагыздан кайсы ата, әгәр углы аңардан балык сораса, елан тоттырыр?

[12] Яки йомырка сораса, чаян бирер?

[13] Шулай итеп, сез, явыз кеше булып та, балаларыгызга яхшы нәрсәләр бирә беләсез икән, Күктәге Атаның исә Үзеннән сораганнарга Изге Рухны бирүе шөбһәсездер.

[14] Гайсә телсез бер кешедән җенне куып чыгарды. Җен чыкканнан соң, телсез кеше сөйләшә башлады, һәм халык моңа хәйран калды.

[15] Аларның кайберләре: – Җеннәрне Ул җеннәр башлыгы Белзебул ярдәме белән куып чыгара, – диде.

[16] Ә башкалары, Гайсәне сынарга теләп, Аның күктән берәр илаһи билге күрсәтүен таләп иттеләр.

[17] Әмма Ул, аларның уйларын белеп, халыкка: – Бүлгәләнгән һәр патшалык җимерелер; бүлгәләнгән гаилә дә таркалыр, – диде. –

[18] Әгәр шайтан үз-үзенә каршы килә икән, аның патшалыгы ничек сакланып калыр икән? Мин моны шуңа әйтәм, чөнки сез Миңа: «Җеннәрне Белзебул ярдәме белән куып чыгарасың», – дисез.

[19] Мин җеннәрне Белзебул ярдәмендә куып чыгарам икән, сезнең иярченнәрегез кем ярдәме белән куып чыгара соң?! Шул сәбәпле алар сезнең хөкемчегез булсын!

[20] Инде дә Мин җеннәрне Аллаһы ярдәме белән куып чыгарам икән, димәк, Аллаһы Патшалыгы сезгә килеп җитте дигән сүз.

[21] Көчле кеше үз йортын корал белән саклаган вакытта аның милке иминлектә булыр.

[22] Ә инде көчлерәк берәү аңа һөҗүм итеп җиңә калса, аның таянычы булган коралын тартып алыр һәм талап алган малын бүләр.

[23] Минем яклы булмаган – Миңа каршы дигән сүз; кем Минем белән җыймый – шул тарката.

[24] Явыз рух, кешедән чыкканнан соң, сусыз урыннарда үзенә сыеныр урын эзләп йөри дә, таба алмагач: «Элекке йортыма әйләнеп кайтыйм әле», – ди.

[25] Кайткач исә, йортны себерелгән, җыештырылган хәлдә күрә һәм,

[26] үзеннән дә явызрак җиде рухны ияртеп кайтып, алар шунда яши башлыйлар. Шуннан әлеге кешенең хәле элеккегә караганда да начарлана.

[27] Гайсә шушыларны сөйләгән чакта, халык арасыннан бер хатын, тавышын күтәрә төшеп: – Сине күтәреп йөргән карын һәм Сине имезгән күкрәкләр бәхет-сәгадәтле! – диде.

[28] Хатынның сүзләренә Гайсә: – Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр сәгадәтлерәк! – дип җавап бирде.

[29] Гайсә тирәсенә халык тагын да күбрәк җыелгач, Ул сөйли башлады: – Бүгенге буын кешеләре явыз; алар илаһи билгеләр таләп итә, әмма аларга Юныс пәйгамбәр галәмәтеннән башка билге бирелмәс.

[30] Юныс Ниневә халкы өчен бер билге кебек булса, Адәм Углы да бүгенге буын өчен билге булыр.

[31] Кыямәт көнендә Көньяк патшабикәсе, бүгенге буын кешеләре белән бергә торып басып, аларны гаепләр. Сөләйман патшаның зирәк сүзләрен тыңлар өчен, ул җир читеннән килгән булган хәтта, ә хәзер сезнең янда булган Зат Сөләйманнан бөегрәк.

[32] Ниневәлеләр кыямәт көнендә бүгенге буын кешеләре белән бергә торып басып, аларны гаепләр, чөнки алар, Юныс пәйгамбәрнең вәгазен ишетеп, тәүбәгә килгәннәр иде; ә хәзер исә сезнең янда булган Зат Юныстан бөегрәк.

[33] Беркем дә, шәмгә ут алгач, аны яшерен урынга [яки чүлмәк астына] куймый; киресенчә, керүчеләр яктылыкны күрсен өчен, шәмдәлгә утырта.

[34] Күзләр – кешене яктырта торган шәм-чырагтыр. Күзләрең якты икән, үзең дә яктылык белән тулырсың, ә инде тонык икән, караңгылык эчендә калган кебек булырсың.

[35] Шулай булгач, кара аны: синдәге яктылык караңгылык түгел микән!

[36] Әгәр син яктылык белән тулган булып, синдә һичбер караңгы урын юк икән, шәм-чыраг утында тоташтан нурланып-балкып торган кебек булырсың.

[37] Гайсә сөйләп бетергәннән соң, бер фарисей Аны өенә ашка чакырды; Гайсә, өйгә кереп, өстәл янына утырды.

[38] Фарисей исә Аның ашар алдыннан кул юмавын күреп гаҗәпкә калды.

[39] Әмма Хаким Гайсә аңа: – Әйе, сез, фарисейлар, савыт-сабагызның тышкы ягын чистартасыздыр, ә үзегезнең эчегез комсызлык һәм явызлык белән тулы, – диде. –

[40] Ахмаклар! Тышкы ягын бар иткән Аллаһы аның эчке ягын да бар кылган түгелме соң?!

[41] Савыт-сабагызда булган нәрсәне фәкыйрьләргә өләшегез; шул чакта сезнең бар нәрсәгез пакь булыр.

[42] Кайгы сезгә, фарисейлар! Сез бөтнекнең, рутаның һәм һәртөрле яшелчәнең уннан бер өлешен гошер сәдакасы итеп бирәсез, ә гаделлеккә һәм Аллаһыны яратуга игътибар бирмисез; менә анысын да үтәргә һәм Канунның башка өлешләрен калдырмаска кирәк иде.

[43] Кайгы сезгә, фарисейлар! Сез гыйбадәтханәләрдә дәрәҗәле урыннарда утыруны һәм мәйданнарда үзегезне ихтирам белән сәламләгәнне яратасыз.

[44] Кайгы сезгә, чөнки сез билге куелмаган кабер кебек: кешеләр, анда кабер барлыгын да белмичә, өстеннән таптап йөри бирәләр.

[45] Моңа каршы канун белгечләренең берсе: – Остаз! Бу сүзләрең белән Син безне дә мыскыл итәсең, – диде.

[46] Әмма Гайсә: – Сезгә дә, канун белгечләре, кайгы, сез кеше иңенә күтәрә алмастай йөк саласыз, ә үзегез, аларга ярдәм итәр өчен, бармагыгызны да кыймылдатмыйсыз, – диде. –

[47] Кайгы сезгә, чөнки сез пәйгамбәрләр каберенә һәйкәлләр куясыз. Ә бит ул пәйгамбәрләрне сезнең ата-бабаларыгыз үтергән.

[48] Моның белән сез ата-бабаларыгыз кылган эшне дөрес дип раслыйсыз: алар пәйгамбәрләрне үтергәннәр, ә сез кабер өстенә һәйкәлләр куясыз.

[49] Шуңа күрә Аллаһының Зирәклеге әйткән: «Мин аларга пәйгамбәрләр вә рәсүлләр җибәрәм – аларның кайберләрен үтерерләр, ә кайберләрен эзәрлекләрләр».

[50] Шуңа күрә, дөнья яратылганнан алып түгелгән барлык пәйгамбәрләр каны өчен, бүгенге буын кешеләре хөкем ителер:

[51] Һабил каныннан башлап, мәзбәх белән Изге йорт арасында үтерелгән Зәкәрия канына кадәр. Әйе, сезгә әйтәм: бүгенге буын хөкем ителер.

[52] Кайгы сезгә, канун белгечләре, чөнки сез белем ачкычын үзләштердегез. Әмма үзегез анда кермәдегез, керергә теләүчеләргә дә юл бирмәдегез.

[53] Гайсә әлеге өйдән чыккач, канун белгечләре һәм фарисейлар, Аны тәнкыйтьләп, сорау артыннан сорау яудырырга тотындылар,

[54] Гайсәне тозакка эләктермәкче булып, Аның сүзләреннән гаеп эзләделәр.

Лүк бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters