[1] Шул көннәрдә Рим кайсары Август үз кул астындагы барлык җирләрдә халык санын исәпкә алырга фәрман бирде.
[2] Халык санын исәпкә алу беренче тапкыр уздырылып, Сүрия өлкәсе белән ул заманда Квирини идарә итә иде.
[3] Теркәлү өчен, һәркем үз нәселенең шәһәренә кайтырга тиеш иде.
[4] Давыт нәселеннән булганга күрә, Йосыф та Гәлиләядәге Насара шәһәреннән Яһүдиягә, Давыт шәһәре саналган Бәйт-Лехемгә китте.
[5] Исемлеккә теркәлер өчен, Йосыф үзенә ярәшелгән Мәрьям белән бергә барды. Бу вакытта Мәрьям авырлы иде.
[6] Бәйт-Лехемдә чакта Мәрьямнең бала табар вакыты җитте.
[7] Мәрьям үзенең беренче Баласын – Ир Бала тапты. Ул Аны биләде дә утлыкка салды, чөнки аларга кунак йортында урын табылмады.
[8] Әлеге төндә шул тирәдә берничә көтүче кырда сарыкларын саклый иде.
[9] Кинәт кенә алар каршында Раббы фәрештәсе пәйда булып, әйләнә-тирә Раббы шөһрәтеннән балкып китте. Көтүчеләр бик нык курыктылар.
[10] Фәрештә исә аларга: – Курыкмагыз! Мин сезгә куанычлы хәбәр – бөтен халык өчен зур шатлык алып килдем, – диде. –
[11] Бүген Давыт шәһәрендә сезнең Коткаручыгыз – Мәсих, Хаким туды!
[12] Сезгә менә шундый билге: утлыкта яткан биләүле Баланы күрерсез.
[13] Кинәт фәрештә янында күк гаскәре – күп санлы фәрештәләр күренде, һәм алар:
[14] «Күкләрдәге Аллаһыга дан! Аллаһы илтифат күрсәткән кешеләргә җирдә иминлек булсын!» – дип Аллаһыны данладылар.
[15] Фәрештәләр күккә күтәрелгәннән соң, көтүчеләр бер-берсенә: – Әйдәгез Бәйт-Лехемгә барыйк, анда ниләр булганны, Раббы әйткәннәрне күрик, – диделәр.
[16] Алар, ашыгып, Бәйт-Лехемгә килделәр һәм анда Мәрьям белән Йосыфны, утлыкта яткан Баланы күрделәр.
[17] Баланы күргәннән соң алар Аның хакында үзләренә әйтелгән сүзләрне башкаларга да сөйләделәр.
[18] Көтүчеләр сөйләгәнне ишеткән кешеләрнең барысы хәйран калды.
[19] Мәрьям исә боларның һәммәсен күңеленә салып куйды һәм шул хакта уйлап йөрде.
[20] Ишеткән һәм күргән барлык нәрсәләр өчен Аллаһыны данлап һәм мактап, көтүчеләр үзләренең маллары янына кайттылар. Барысы да фәрештә әйткәнчә булды.
[21] Сигез көн үтеп, Баланы сөннәткә утырту вакыты җиткәч, Аңа Гайсә дигән исем куштылар. Әнкәсе Мәрьям авырга узганчы ук, Балага фәрештә әнә шул исемне кушкан иде.
[22] Муса канунында әйтелгән пакьләнү көннәре тәмам булгач, Мәрьям белән Йосыф Баланы Раббы хозурына Иерусалимгә алып килделәр.
[23] Чөнки Раббы канунында: «Ана карыныннан беренче булып туган һәр ир бала Раббыга багышланырга тиеш», – дип язылган.
[24] Раббы кануны буенча алар шулай ук «ике урман күгәрченен яки ике бала күгәрченне» корбанга китерергә тиеш иде.
[25] Ул заманнарда Иерусалимдә Шимун исемле бер кеше бар иде. Исраилгә юаныч килүен көтеп яшәүче тәкъва һәм диндар бу адәм Изге Рух белән сугарылган иде.
[26] Изге Рух аңа: «Раббы Мәсихен күрмичә үлмәссең», – дип әйткән була.
[27] Изге Рух кушуы буенча әнә шул Шимун Аллаһы йортына килде. Канунда язылган йоланы башкару өчен, нарасый Гайсәнең ата-анасы Аны Аллаһы йортына алып килгәч,
[28] Шимун сабый Баланы кулларына алды һәм, Аллаһыны данлап:
[29] «И-и Хөкемдар, вәгъдәңне Син үтәдең, иминлектә җибәрәсең колыңны,
[30] чөнки барча халыклар каршында Син әзерләгән котылуны, мәҗүсиләрнең күзен ачасы яктылыкны, халкың Исраилгә киләчәк данны күрдем», – диде.
[33] Гайсәнең атасы һәм анасы Шимунның Бала хакында әйткән сүзләрен гаҗәпләнеп тыңлап тордылар.
[34] Шимун аларны фатихалады һәм Баланың анасы Мәрьямгә: – Бу Бала Исраилдә күпләрнең егылуына һәм күтәрелүенә сәбәпче, Аллаһыдан килгән бер билге кебек булыр, ләкин күпләр аны кире кагар,
[35] күпләрнең күңелендәге уй-фикерләре ачылыр. Синең үзеңнең дә күңелеңә кылыч белән кадаган кебек булыр, – диде.
[36] Аллаһы йортында Ашер ыругыннан Пенуил кызы Хөннә – шактый өлкән яшьтәге пәйгамбәр хатын бар иде. Кияүгә чыгып, ире белән җиде ел яшәгәннән соң
[37] тол калган бу хатынга сиксән дүрт яшь иде. Ул, һәрвакыт ураза тотып һәм дога кылып, Аллаһы йортында көне-төне Аллаһы хезмәтендә иде.
[38] Хөннә дә, шунда алар янына килеп, Аллаһыга шөкрана кылды һәм Иерусалимнең азат ителүен күз текәп көткән кешеләрнең барысына Бала хакында сөйләде.
[39] Раббы кануны кушкан гамәлләрне тәмамлаганнан соң, Йосыф белән Мәрьям үзләре яшәгән шәһәргә, Гәлиләядәге Насарага әйләнеп кайттылар.
[40] Бала исә үсә, ныгый, гакыл туплый бирде, һәм Аллаһының шәфкате Аның белән булды.
[41] Гайсәнең ата-анасы һәр елны Иерусалимгә Котылу бәйрәменә бара торган иде.
[42] Гайсәгә унике яшь тулгач, алар гадәттәгечә Иерусалим шәһәренә бәйрәмгә килделәр.
[43] Бәйрәм көннәре үткәч, Йосыф белән Мәрьям кайтыр юлга чыктылар. Яшүсмер Гайсә исә Иерусалимдә калган булып чыкты, ә ата-анасы бу турыда белмәде.
[44] Алар Аны, башка юлчылар белән бергә барадыр, дип уйладылар. Бер көнлек юл үткәннән соң, Аны кардәшләре һәм таныш-белешләре арасыннан эзли башладылар
[45] һәм, таба алмагач, кабат Иерусалимгә килделәр.
[46] Өч көннән соң Аны Аллаһы йортында таптылар. Ул яһүди укытучылар арасында аларны тыңлап һәм сораулар биреп утыра иде.
[47] Гайсәнең сүзләрен ишеткән һәркем Аның тирән акылына, биргән җавапларына хәйран калды.
[48] Аны күреп, ата-анасы бик гаҗәпләнде. Әнисе Аңа: – Углым, ник алай эшләдең? Без әтиең белән Сине эзләдек, бик борчылдык, – диде.
[49] Гайсә аларга: – Ни өчен сез мине эзлисез? Атам Йортында булырга тиешлегемне белмисезме әллә? – диде.
[50] Ләкин алар Аның сүзләрен аңламадылар.
[51] Гайсә алар белән бергә Насарага әйләнеп кайтты һәм ата-анасына карата бик итагатьле булды. Әнисе Мәрьям бу хәлләрнең барысын күңеленә салып куйды.
[52] Гайсә исә үсте, акыл җыйды; һәм үскән саен, Аллаһының вә бәндәләрнең илтифатын ныграк казана барды.