Skip to content
Opens in a new window

[1] Изге Рух белән сугарылган Гайсә Үрдүн буеннан чүлгә китте, һәм Рух Аны чүл буйлап йөртте.

[2] Гайсә, чүлдә кырык көн булып, иблис тарафыннан вәсвәсәгә салынды. Ул бернәрсә ашамады һәм соңгы көннәрендә бик ачыкты.

[3] Шунда иблис Аңа: – Әгәр син Аллаһы Углы булсаң, бу ташка боер, икмәккә әйләнсен! – диде.

[4] Гайсә аңа болай дип җавап бирде: – Изге язмада: «Кеше икмәк белән генә яшәми», – дип әйтелгән.

[5] Шуннан соң иблис Гайсәне югарыга алып менде һәм мизгел эчендә Аңа галәмдәге барлык патшалыкларны күрсәтте.

[6] – Шушы патшалыкларның барысы өстеннән хакимлекне һәм аларның данын сиңа тапшырам, – диде Аңа иблис, – чөнки аларның барысы миңа бирелгән, һәм мин аларны кемгә теләсәм, шуңа бирә алам.

[7] Шулай итеп, миңа табынсаң, барысы да Синеке булыр.

[8] Моңа каршы Гайсә болай дип җавап бирде: – Изге язмада: «Раббы Аллаңа табын, Аңа гына хезмәт ит», – дип әйтелгән.

[9] Шуннан соң иблис Гайсәне Иерусалимгә алып китте. Ул Аны Аллаһы йортының иң биек урынына китереп бастырды да: – Әгәр Син Аллаһы Углы булсаң, шушы урыннан түбәнгә ташлан.

[10] Изге язмада: «Ул Үзенең фәрештәләренә Синең хакта кайгыртырга әмер бирер.

[11] Алар Сине кулларына күтәреп алырлар, аякларың ташка абынмас», – дип язылган бит, – диде.

[12] Гайсә аңа җавап бирде: – Изге язмада: «Раббы Аллаңны сынама», – дип язылган.

[13] Иблис исә, барча вәсвәсәләрен тәмамлаганнан соң, икенче бер уңайлы вакытка кадәр Аның яныннан китте.

[14] Рухның кодрәте белән сугарылган Гайсә Гәлиләягә кайтты. Аның хакындагы хәбәр бөтен тирә-якка таралды.

[15] Ул гыйбадәтханәләрдә халыкка гыйлем бирде, һәм барысы Аңа дан-мактау яудырды.

[16] Гайсә Үзе үскән шәһәргә – Насарага килде һәм, гадәттәгечә, шимбә көнне гыйбадәтханәгә керде. Изге язманы укырга дип урыныннан торгач,

[17] Аңа Ишагыйя пәйгамбәрнең язмасын бирделәр. Гайсә, кулъязма төргәген ачып, мондый сүзләр язылган урынны тапты:

[18] «Раббының Рухы Минем өстә, чөнки Ул Мине, майлап, махсус эшкә сайлады. Ул Мине фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр җиткерергә, әсирләргә: Котылырсыз!», сукырларга: Күзегез ачылыр!» – дип белдерер, җәберләнгәннәрне – иреккә чыгарыр, Раббының шәфкать күрсәтү елы җиткәнне хәбәр итәр өчен җибәрде».

[20] Гайсә төргәкне, җыеп, хезмәтчегә кайтарып бирде дә урынына утырды. Гыйбадәтханәдәгеләрнең күзләре Аңа текәлгән иде.

[21] Ул аларга: – Бүген, сез Язманы тыңлаганда, бу сүзләр тормышка ашты, – диде.

[22] Барысы да Гайсәне мактадылар һәм Аның мәрхәмәт тулы сүзләренә таң калып: – Йосыф углы түгелме соң бу? – диештеләр.

[23] Гайсә аларга: – Сез Миңа, әлбәттә, «Табиб! Башта үзеңне дәвала» дигән мәкальне әйтерсез. Сез: «Кәпәрнаумда кылган эшләреңне ишеттек. Монда, Үз шәһәреңдә дә шуларны кабатла», – диярсез.

[24] Хак сүз әйтәм сезгә: бер пәйгамбәрне дә үз илендә теләп кабул итмиләр, – диде. –

[25] Бу чынлап та шулай: Ильяс пәйгамбәр заманында, өч ел ярымга күкләр ябылып, яңгыр яумады, һәм бөтен Исраил илендә зур ачлык булды. Исраилдә тол хатыннар күбәйде,

[26] ләкин Ильяс аларның берсе янына да түгел, ә Сидун җирендәге Сарепат шәһәрендә яшәүче бер тол хатын янына җибәрелде.

[27] Шулай ук Элиша пәйгамбәр заманында да Исраилдә махаулылар күп иде, әмма сүрияле Нагаманнан башка бер генә махаулы да тазарынмады.

[28] Бу сүзләрне ишеткәч, гыйбадәтханәдәге халыкның бик нык ачуы чыкты.

[29] Алар урыннарыннан тордылар да Гайсәне шәһәрдән көчләп алып чыктылар һәм, кыядан төртеп төшерергә уйлап, шәһәр салынган тауның читенә китереп бастырдылар.

[30] Әмма Гайсә халык төркемен ерып узып китеп барды.

[31] Шуннан Гайсә Гәлиләя җирендәге Кәпәрнаум шәһәренә килде һәм шимбә көнне халыкка гыйлем бирде.

[32] Гайсә сөйләгәннәргә барысы да хәйран калды, чөнки Ул хакимлеккә ия булган кеше сыман өйрәтте.

[33] Гыйбадәтханәдә җен кагылган бер адәм бар иде. Әнә шул адәм кинәт кенә:

[34] – Ә-ә, насаралы Гайсә, Сиңа бездән нәрсә кирәк?! Син безне һәлак итәр өчен килдеңме? Синең Кем икәнеңне беләм мин. Син – Аллаһының Изгесе, – дип бар көченә кычкырып җибәрде.

[35] – Шым бул! Чык аңардан! – дип боерды Гайсә җенгә. Җен исә, бар халык алдында теге кешене егып ташлап, һичбер зыян китермичә аңардан чыгып китте.

[36] Барысы, таң калып: – Бу нинди сүзләр икән? Явыз рухларга Ул көч вә кодрәт белән боерык бирә, һәм тегеләр чыгып китәләр, – диештеләр.

[37] Аның хакында хәбәр бөтен тирә-якка таралды.

[38] Гайсә гыйбадәтханәдән Шимун өенә китте. Шимунның кайнанасы, бик нык кызышып, авырып ята икән. Гайсәнең аңа ярдәм итүен үтенделәр.

[39] Ул, хатын янына килеп, аңа таба иелде дә, әмер биреп, хатынның кызышуын туктатты. Шимунның кайнанасы шундук торып басты һәм аларга табын әзерли башлады.

[40] Төрле авырулардан газап чигүчеләрнең барысын да якыннары кояш баеган вакытта Гайсә янына алып килделәр. Ул, хаста кешеләрнең һәрберсенә куллары белән орынып, аларны савыктырды.

[41] Шулай ук байтак кешедән: «Син – Аллаһы Углы», – дип кычкыра-кычкыра җеннәр дә чыкты. Әмма Гайсә җеннәрне сөйләүдән тыйды, чөнки алар Аның Мәсих икәнлеген белә иде.

[42] Көн тууга Гайсә, өйдән чыгып, аулак урынга китте. Халык Аны эзләргә тотынды, тапкач исә, үз янында тоткарлап калырга тырышты.

[43] Ләкин Ул аларга: – Мин башка шәһәрләрдә дә Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне җиткерергә тиешмен, чөнки Мин шуның өчен җибәрелдем, – диде.

[44] Шулай итеп, Ул Яһүдия җирендәге гыйбадәтханәләрдә Яхшы хәбәрне сөйләп йөрүен дәвам итте.

Лүк бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters