[1] Үзенең шәкертләренә Гайсә болай дип сөйләде: – Гөнаһ кылыр өчен, сәбәпләр һаман туа торыр, әмма кешеләрне гөнаһка этәрүчегә – кайгы!
[2] Шушы кечкенәләрнең берәрсен юлдан яздыручыны, муенына тегермән ташы асып, диңгезгә ташласалар, аның өчен яхшырак булыр иде.
[3] Кылган гамәлләрегезгә игътибарлы булыгыз. Туганың сиңа карата гөнаһ кылса, аны дусларча шелтәлә, ә инде гаебен танып үкенсә – кичер;
[4] сиңа карата көнгә җиде тапкыр гөнаһ кылып, гөнаһ кылган саен яныңа килеп: «Мин гаепле», – дисә, кичер аны.
[5] Хаким Гайсәгә рәсүлләр: – Иманыбызны арттырсаң иде, – диделәр.
[6] Аларга җавап итеп, Ул болай диде: – Сезнең горчица орлыгы кадәр генә иманыгыз булып, менә бу ефәк агачына: «Тамырың белән кубып, үзеңне диңгезгә күчереп утырт!», – дип әйтә калсагыз, ул сезне тыңлар иде.
[7] Җир сукалап яки көтү көтеп кырдан кайткан хезмәтчесенә сезнең кайсыгыз: «Әйдә, тизрәк ашарга утыр», – дип әйтер икән?
[8] Киресенчә: «Миңа кичке аш әзерлә дә, билеңне буып, мин ашап-эчкән вакытта хезмәт күрсәт; аннары үзең ашап-эчәрсең», – дип әйтмәссезме икән?
[9] Кушканны эшләгән хезмәтчегезгә рәхмәт әйтеп тормассыз бит.
[10] Шулай итеп, сез дә кушканның һәммәсен башкарганнан соң: «Без бары хезмәтчеләр генә, нәрсә эшләргә тиеш булсак, шуны гына башкардык», – диегез.
[11] Иерусалимгә барышлый Гайсә Самарея белән Гәлиләя чиге буйлап үтте.
[12] Бер авылга кергән вакытта, Аңа махаулы ун кеше очрады. Алар, бер читтә туктап калып:
[13] – Гайсә! Остаз! Кызган безне! – дип кычкырдылар.
[14] Аларны күрүгә, Ул: – Барыгыз, руханиларга күренегез, – диде. Тегеләр китеп бардылар һәм әле юлда чакта ук авыруларыннан арындылар.
[15] Арада берсе, үзенең савыгуын күреп, кире әйләнеп килде дә, кычкырып-кычкырып, Аллаһыга дан-шөһрәтләр яудырды;
[16] аннары, Гайсәнең аягына егылып, Аңа рәхмәт укыды. Әлеге кеше самареяле иде.
[17] Гайсә аңардан: – Уныгыз да савыкмадымыни?! – дип сорады. – Калган тугызыгыз кайда соң?
[18] Аллаһыга рәхмәт белдерү өчен, читтән килгән шушы кешедән башка берсе дә кире әйләнеп кайтмадымыни?
[19] Шуннан Гайсә аңа: – Тор һәм юлыңда бул. Ышануың савыктырды сине, – диде.
[20] Фарисейлар Гайсәдән: – Аллаһы Патшалыгы кайчан килер? – дип сорады. Ул аларга: – Аллаһы Патшалыгы күзгә күренеп килмәс.
[21] Беркем дә: «Менә ул монда» яки «Әнә тегендә», – дип әйтмәс. Чөнки Аллаһы Патшалыгы сезнең арада, – дип җавап кайтарды.
[22] Шәкертләренә мөрәҗәгать итеп, Гайсә: – Шундый вакыт килер, Адәм Углы көннәренең берсен генә булса да күрергә теләрсез, әмма күрә алмассыз, – диде. –
[23] Сезгә: «Кара, Ул анда» яки: «Кара, Ул монда», – дип әйтерләр, ләкин Аны күрергә дип, беркая да торып чапмагыз.
[24] Адәм Углының пәйда булуы күкнең бер читеннән икенче читенә кадәр ялтыраган яшен яктысы кебек булыр.
[25] Әмма аңарчы Ул күп газаплар чигәргә һәм бүгенге буын тарафыннан кире кагылырга тиеш.
[26] Нух заманында ничек булса, Адәм Углы килер алдыннан да шулай булыр.
[27] Ул вакытларда да кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр, кияүгә чыкканнар; Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай дәвам иткән. Шуннан туфан килгән һәм һәммәсен һәлак иткән.
[28] Лут заманында да шулай булган: кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, алыш-биреш иткәннәр, чәчкәннәр, төзегәннәр.
[29] Әмма Лут Сәдүм шәһәреннән чыккан көнне, күктән ут һәм күкерт яңгыры явып, аларның барысын һәлак иткән.
[30] Адәм Углы күренгән көнне дә шулай булачак!
[31] Ул көнне өй түбәсендә булган кеше, өендә әйберләре калган икән, аларны алырга өйгә кереп тормасын; кырда булган кеше дә өенә кайтмасын.
[32] Лут хатыны белән нәрсә булганны исегездән чыгармагыз!
[33] Җанын саклап калырга тырышкан адәм аны югалтыр; ә инде җанын югалткан адәм аны саклап калыр.
[34] Сезгә әйтәм: ул төнне бер түшәктә яткан ике кешенең берсе алыныр, ә икенчесен калдырырлар.
[35] Бергәләп ашлык тарткан ике хатынның берсе алыныр, ә икенчесен калдырырлар. [
[36] ]
[37] Аның бу сүзләренә каршы шәкертләре: – Хакимебез, бу хәл кайда булыр? – диделәр. Ул исә аларга: – Үләксә кайда булса, үләксә кошлары да шунда җыелыр, – дип җавап бирде.