[1] Беркайчан күңел төшермәскә һәм һәрвакыт дога кылырга кирәклеген искәртү өчен, Үзенең шәкертләренә Гайсә бер гыйбрәтле хикәя сөйләде:
[2] – Кайсыдыр шәһәрдә Аллаһыдан курыкмаучы һәм бәндәдән оялмаучы бер хөкемче яшәгән.
[3] Шул ук шәһәрдә бер тол хатын да яши икән, һәм ул, һаман саен хөкемче янына килеп: «Дошманымнан яклачы», – дип әйтә икән.
[4] Әмма хөкемче әлеге тол хатынның дәгъвасын күпмедер вакыт хәл итәргә ризалашмаган. Аннары, ниһаять, үз-үзенә: «Аллаһыдан курыкмасам һәм бәндәдән оялмасам да,
[5] бу тол хатын тынгылык бирмәгәнгә күрә, дәгъвасын хәл итим, мине ялыктырып йөрмәсен», – дигән.
[6] – Намуссыз бу хөкемченең нәрсә әйткәнен ишеттегезме? – дип сорады Хаким Гайсә.
[7] – Көндез дә, төнлә дә Аллаһыны ярдәмгә чакыручыларны – Үзе сайлаганнарны – Ул әллә якламасмы?! Түзеп тора алырмы?!
[8] Сезгә әйтәм: Ул һичбер тоткарлыксыз якларга килер. Әмма Адәм Углы, килгәч, җир йөзендә иман табармы?
[9] Үзләрен тәкъва дип санаучы һәм башкаларны түбәнсетүче кайберәүләргә Гайсә шушы гыйбрәтле хикәяне сөйләде:
[10] – Ике кеше, дога кылу өчен, Аллаһы йортына кергән: аларның берсе фарисей, ә икенчесе салым җыючы икән.
[11] Фарисей, торып, болай дип дога кылган: «Йа Аллаһы! Башкалар кебек талаучы да, алдакчы да, зина кылучы да яки менә бу салым җыючы кебек тә түгел мин. Шуның өчен Сиңа шөкер әйтәм.
[12] Атнага ике тапкыр ураза тотам, табышымның уннан бер өлешен гошер сәдакасы итеп бирәм».
[13] Читтәрәк басып торган һәм күзләрен күтәреп күккә карарга да батырчылык итмәгән салым җыючы исә күкрәгенә суга-суга: «Йа Аллаһы! Мин гөнаһлыга мәрхәмәтле бул!» – ди икән.
[14] Сезгә әйтәм: фарисей түгел, нәкъ менә салым җыючы, Аллаһы каршында аклану табып, өенә кайтып киткән. Чөнки үзен күтәрүче һәркем түбәнсетелер, ә үзен түбәнсетүче – күтәрелер.
[15] Гайсә, орынып, фатихасын күндерсен өчен, кайберәүләр Аның янына сабый балаларын да алып килделәр. Шәкертләре исә, моны күреп, әлеге кешеләрне шелтәләргә тотындылар.
[16] Ә Гайсә, балаларны Үз янына чакырып алып: – Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, комачауламагыз аларга, чөнки Аллаһы Патшалыгы менә шушындыйларныкы.
[17] Хак сүз әйтәм сезгә: Аллаһы Патшалыгын балалар кебек кабул итмәгән кеше анда кермәячәк, – дип әйтте.
[18] Башлыкларның берсе Гайсәдән: – Игелекле Остаз! Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, миңа нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады.
[19] Гайсә аңа: – Нигә син Мине игелекле дип атыйсың? Аллаһыдан башка һичкем игелекле түгел.
[20] Аның әмерләрен син беләсең: зина кылма, кеше үтермә, урлашма, ялган шаһитлык бирмә, атаң белән анаңны хөрмәт ит, – диде.
[21] Ә башлык: – Мин боларның барысын яшьтән үк үтәп киләм, – дип җавап бирде.
[22] Моны ишеткәч, Гайсә аңа: – Сиңа тагын бер нәрсә җитми: булган бар нәрсәңне сат та фәкыйрьләргә өләш, шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил һәм Миңа ияр, – дип әйтте.
[23] Теге кеше, бу сүзләрне ишетеп, кайгыга калды, чөнки байлыгы бик зур иде.
[24] Гайсә, аның пошаманга калуын күреп: – Байлыгы булганнарга Аллаһы Патшалыгына керү ничек кыен! – диде. –
[25] Бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк.
[26] Бу сүзләрне ишетүчеләр: – Алай булгач, кем генә котыла алыр соң?! – дип сорады.
[27] – Кешеләр өчен мөмкин булмаган нәрсә Аллаһы өчен мөмкиндер, – диде Гайсә.
[28] Петер исә: – Менә, булган бар нәрсәбезне калдырып, без Сиңа иярдек, – диде.
[29] Гайсә аларга: – Хак сүз әйтәм сезгә: Аллаһы Патшалыгы хакына йортын яки хатынын, агай-энеләрен, ата-анасын яки балаларын калдырган һәркем,
[30] бу дөньяның үзендә күп мәртәбә артыгы белән алып, киләчәк дөньяда мәңгелек тормышка ия булачак, – диде.
[31] Гайсә, унике шәкертен Үз янына чакырып алып, аларга әйтте: – Без Иерусалимгә якынлашып киләбез, һәм биредә Адәм Углы хакында пәйгамбәрләр тарафыннан язылганның һәммәсе тормышка ашачак.
[32] Аны мәҗүсиләр кулына тапшырырлар, алар Аны мыскыл итәрләр, хурларлар һәм Аңа төкерерләр;
[33] Аны камчы белән суктырырлар һәм үтерерләр. Әмма өченче көнгә Ул үледән терелеп торыр.
[34] Әмма шәкертләр бу сүзләрдән бернәрсә дә аңламадылар; әлеге сүзләрнең мәгънәсе аларга яшерен булып калды, һәм алар әйтелгәннәргә төшенмәделәр.
[35] Гайсә Әрихәгә якынлашып килгәндә, бер сукыр юл буенда хәер сорашып утыра иде.
[36] Янәшәсеннән бик күп кешеләр үтеп барганны ишетеп, ул: – Нишлиләр анда? – дип сорады.
[37] Аңа: – Насаралы Гайсә үтеп бара, – диделәр.
[38] Шунда ул: – Давыт Углы Гайсә! Кызган мине! – дип кычкырып җибәрде.
[39] Төркем алдыннан баручылар аны тыймакчы булдылар, әмма ул, тагын да катырак итеп: – Давыт Углы! Кызган мине! – дип кычкырды.
[40] Гайсә, туктап, аны алып килергә кушты. Сукыр адәм Аның янына килгәч, Ул аңардан:
[41] – Син миннән нәрсә көтәсең? – дип сорады. Теге Аңа: – Әфәндем! Күзләрем күрсә иде, – диде.
[42] Гайсә аңа: – Күзләрең күрсен! Сине ышануың савыктырды, – диде.
[43] Теге адәм шундук күрә башлады, һәм ул, Аллаһыны данлап, Гайсә артыннан ияреп китте. Шушы хәлне күргән бар кеше Аллаһыга мактау яудырды.