Skip to content
Opens in a new window

[1] Сәдака сандыгына байларның сәдака салуына күз төшереп, Гайсә

[2] бер фәкыйрь тол хатынның да ике данә вак акча салуын күрде һәм:

[3] – Хак сүз әйтәм сезгә: бу фәкыйрь тол хатын башкаларга караганда күбрәк салды, – диде. –

[4] Чөнки тегеләр барысы да Аллаһыга үзләреннән артканны бүләк итте, ә бу ярлы хатын яшәү өчен кирәк булганның бөтенесен бирде.

[5] Берәүләрнең Аллаһы йортының затлы ташлар һәм Аллаһыга багышланган бүләкләр белән бизәлүе хакында сөйләп торуын ишетеп, Гайсә:

[6] – Шундый көннәр килер, сез биредә күргән бар нәрсә җимереләчәк, таш өстендә таш калмаячак! – диде.

[7] Шунда Аңардан: – Остаз! Бу хәлләр кайчан булыр? Аларның тиздән буласын нинди билге-ишарә аша белербез? – дип сорадылар.

[8] – Карагыз аны, алдамасыннар үзегезне, – диде Гайсә аларга, – чөнки күпләр, килеп, үзләрен Минем исем белән атарлар һәм: «Мин – Ул!», «Вакыты җитте!» – диярләр. Андыйларга иярмәгез!

[9] Сугышлар һәм чуалышлар хакында ишеткәндә, куркуга калмагыз. Башта шушы вакыйгалар булып узарга тиеш, ләкин бу әле иң ахыры дигән сүз түгел.

[10] Халык – халыкка каршы, патшалык патшалыкка каршы чыгар, – дип сүзен дәвам итте Ул. –

[11] Төрле урыннарда көчле җир тетрәүләр, ачлык, үләт зәхмәте булыр, күктә куркыныч күренешләр һәм бөек галәмәтләр күренер.

[12] Әмма әлеге хәлләргә кадәр сезне кулга алырлар һәм эзәрлекләрләр, хөкем итү өчен, гыйбадәтханәләргә алып барырлар һәм зинданнарга утыртырлар. Минем исемем аркасында сезне патшалар һәм идарәчеләр алдына алып барырлар.

[13] Шунда сез, форсаттан файдаланып, Минем хакта шаһитлык бирә алырсыз.

[14] Үзебезне ничек якларбыз, дип, алдан борчылып тормагыз.

[15] Чөнки Мин сезгә шундый сүзләр һәм гакыл бирермен ки, дошманнарыгызның берсе дә сезгә каршы чыга һәм каршы тора алмас.

[16] Хәтта ата-аналарыгыз, агай-энеләрегез, кардәшләрегез, дусларыгыз да сезгә хыянәт итәрләр, кайберләрегезне үтерерләр дә.

[17] Минем аркада барысы да сезгә нәфрәт белән карар.

[18] Тик шулай да башыгыздагы чәч бөртеге дә югалмас.

[19] Түзем булыгыз – һәм тормышыгызны саклап калырсыз.

[20] Иерусалимне гаскәрләр камавын күргәндә, белеп торыгыз: аның харап булыр вакыты инде бик якын.

[21] Шул чакта Яһүдиядә булганнар тауларга качсын; шәһәрдәгеләр аннан чыксын; авыл тирәсендәгеләр шәһәргә кермәсен.

[22] Чөнки ул көннәр – үч алу көннәре, һәм шул көннәрдә Изге язмада язылганнарның барысы да тормышка ашыр.

[23] Ул көннәрдә авырлы булган һәм бала имезгән хатыннарга – кайгы! Чөнки бу илне – зур афәт, халыкны зур нәфрәт көтә:

[24] берәүләр кылычтан узар, икенчеләрне, әсир итеп, барча халыклар арасына таратып-сибәрләр; һәм ят халыклар дәвере тәмамланганчы, алар Иерусалимне таптап йөрерләр.

[25] Кояш, ай вә йолдызларда гаҗәеп галәмәтләр булыр, ә җир йөзендә яшәүче халыклар өметсезлеккә бирелер һәм диңгез шавыннан, котырынган дулкыннардан котлары алыныр.

[26] Галәмгә киләсе афәтләрне көтеп, кешеләр куркудан аңнарын югалтыр, чөнки күк җисемнәре дә тетрәнеп куяр.

[27] Шулвакыт болыт эчендә бөек кодрәт вә дан белән килүче Адәм Углын күрерләр.

[28] Бу вакыйгалар гамәлгә аша башлагач, курыкмыйча тураеп басыгыз, башларыгызны күтәрегез, чөнки котылуыгыз инде якын.

[29] Гайсә аларга бер гыйбрәтле сүз сөйләде: – Инҗир агачына һәм башка агачларга карагыз:

[30] аларның яфрак яра башлаганын күреп, сез тиздән җәй җитәсен беләсез.

[31] Монда да нәкъ шулай: бу хәлләрнең гамәлгә ашуын күргәндә, сез Аллаһы Патшалыгының инде якын булуын белерсез.

[32] Хак сүз әйтәм сезгә: болар һәммәсе гамәлгә ашканчы, бүгенге буын әле юкка чыкмас.

[33] Күк һәм җир юкка чыгар, әмма Минем сүзләрем һичкайчан юкка чыкмас.

[34] Карагыз аны, тамак ягын кайгырту, эчкечелек вә тормыш мәшәкатьләре сезнең белән идарә итмәсен, ул көн, тозак кебек, сезгә көтмәгәндә килмәсен. Чөнки ул көн җир йөзендә яшәүче һәр кешегә киләчәк.

[36] Шулай итеп, һәрчак уяу булыгыз, киләсе бәла-казалардан котылырга һәм Адәм Углы каршына килеп басарга көчегез җитсен өчен, дога кылыгыз.

[37] Көндезләрен Гайсә Аллаһы йортында халыкка гыйлем бирде, ә кич җитүгә, Зәйтүн тавына китеп, төннәрен шунда үткәрде.

[38] Таң атуга, бар халык, Аны тыңлар өчен, Аллаһы йортына килде.

Лүк бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters