[1] Шимбә көн үткәннән соң, магдалалы Мәрьям, Ягъкубның анасы Мәрьям һәм Салуми, Гайсәнең җәсәден майларга бармакчы булып, хуш исле майлар сатып алдылар.
[2] Атнаның беренче көнендә иртән иртүк, кояш чыгуга, алар кабер янына киттеләр.
[3] – Мәгарә авызын томалаган ташны кем читкә тәгәрәтер икән? – диеште алар бер-беренә.
[4] Килеп карасалар – ташны читкә тәгәрәткәннәр! Ә ул таш бик зур иде.
[5] Мәгарә эченә керүгә, алар, уң якта утырган ап-ак киемле бер егетне күреп, куркып киттеләр.
[6] – Курыкмагыз! – диде ул аларга. – Сез хачка кадакланган насаралы Гайсәне эзлисездер. Ул үледән терелде, монда юк Ул. Менә Аның яткан урыны.
[7] Гайсәнең шәкертләренә һәм Петергә: «Гайсә сездән алда Гәлиләягә бара торыр. Ул алдан әйтеп куйганча, Аны шунда күрерсез», – дип барып әйтегез.
[8] Котлары алынудан калтырап төшкән хатыннар мәгарәдән чыгып йөгерделәр. Алар беркемгә бер сүз әйтмәделәр, чөнки бик нык курыкканнар иде.
[9] Атнаның беренче көнендә иртә таңда үледән терелгәч, Гайсә иң элек магдалалы Мәрьямгә күренде. Кайчандыр бу хатыннан Ул җиде җенне куып чыгарган иде.
[10] Мәрьям, барып, элегрәк Гайсә белән бергә йөргән һәм хәзер хәсрәткә төшеп елап утырган кешеләргә Гайсәне күрүе турында хәбәр итте.
[11] Алар Гайсәнең исән булуына, Мәрьямнең Аны күрүенә ышанмадылар.
[12] Шуннан соң Гайсә шәһәрдән китеп баручы ике шәкертенә башка кыяфәттә күренде.
[13] Алар, кире кайтып, башкаларга хәбәр иттеләр. Әмма аларның сүзенә дә ышанмадылар.
[14] Гайсә, ниһаять, ашап-эчеп утырган унбер шәкерте алдында пәйда булды һәм аларны ышанмаулары, үҗәтлекләре, Аның терелгәнен күрүчеләргә ышанмаган өчен шелтәләде.
[15] Ул аларга: – Бөтен җир йөзе буйлап йөреп чыгып, һәр җан иясенә Яхшы хәбәрне таратыгыз! – диде. –
[16] Иман китереп суга чуму йоласын үтәүче котылыр, инанмаган кеше исә хөкем ителер.
[17] Иман китергәннәр төрле галәмәтләр күрсәтерләр: Минем исемем белән җеннәрне куып чыгарырлар; яңа телләрдә сөйләшерләр;
[18] кулларына елан алсалар яки агу эчсәләр, аларга зыян килмәс; авыру кешеләргә куллары белән орынсалар, тегеләр савыгыр.
[19] Шул сүзләрне әйткәннән соң, Хаким Гайсә, күккә алынып, Аллаһының уң ягына утырды.
[20] Ә шәкертләре, китеп, бөтен җир йөзе буйлап Яхшы хәбәрне таратып йөрделәр, һәм Хаким Гайсә, аларга ярдәм итеп, аларның сөйләгәннәрен илаһи билгеләр белән раслап торды.