[1] Өченче көнне Гәлиләя өлкәсенең Кәна шәһәрендә туй уздырылды, анда Гайсәнең анасы да бар иде.
[2] Гайсә дә Үзенең шәкертләре белән шул туйга чакырылган иде.
[3] Шәраб җитмәгәч, анасы Гайсәгә: – Аларның шәраблары беткән, – диде.
[4] – Ханым, син ни өчен моны Миңа әйтәсең? Минем әле вакытым килеп җитмәде, – диде Гайсә аңа.
[5] Анасы хезмәтчеләргә: – Ул сезгә нәрсә әйтсә, шуны эшләгез, – диде.
[6] Анда яһүдиләр йоласы буенча пакьләнү өчен куелган ике яки өч үлчәм су сыйдырышлы алты таш чүлмәк бар иде.
[7] Гайсә хезмәтчеләргә: – Чүлмәкләрне су белән тутырыгыз, – дип әйткәч, алар чүлмәкләрне мөлдерәмә итеп тутырдылар.
[8] Шуннан соң Гайсә аларга: – Инде чумырып алыгыз да туй башлыгына илтеп бирегез, – диде. Алар илтеп бирделәр.
[9] Туй башлыгы шәрабның кайдан икәнен белми иде. Бу турыда суны чумырып алган хезмәтчеләр генә белә иде. Туй башлыгы, шәрабка әйләнгән суны татып карагач, кияүне үз янына чакырып алып:
[10] – Башта һәркем яхшы шәраб бирә, ә инде җитәрлек эчелгәч, начаррагын китерә; ә син яхшы шәрабны иң соңга калдыргансың, – диде.
[11] Шулай итеп, Гәлиләянең Кәна шәһәрендә могҗизалы гамәлләрен башлап җибәреп, Гайсә Үзенең данын күрсәтте, һәм шәкертләре Аңа иман китерделәр.
[12] Шуннан соң Ул, анасы, энеләре һәм шәкертләре белән бергә Кәпәрнаум шәһәренә килеп, берничә көнгә шунда калды.
[13] Яһүдиләрнең Котылу бәйрәме якынлашканда, Гайсә Иерусалимгә килде.
[14] Андагы Аллаһы йортында үгез, сарык, күгәрчен сатучыларны һәм акча алмаштырып утыручыларны күргәч, Ул,
[15] баудан чыбыркы үреп, сарыклары, үгезләре белән бергә һәммәсен Аллаһы йортыннан куып чыгарды. Акча алмаштыручыларның акчаларын чәчеп җибәрде, өстәлләрен аударды.
[16] Күгәрчен сатучыларга: – Боларны моннан алып китегез! Атамның йортын базарга әйләндермәгез! – диде.
[17] Шунда Аның шәкертләре: «Йортың өчен җан атып көям Мин», – дип язылган сүзләрне исләренә төшерделәр.
[18] Шуннан яһүдиләр Гайсәдән: – Болай эшләргә хокукың барлыгын безгә нинди галәмәт белән исбат итә аласың? – дип сорадылар.
[19] Гайсә аларга: – Бу Аллаһы йортын җимереп ташлагыз, Мин аны өч көндә яңадан торгызачакмын, – диде.
[20] Моңа җавап итеп яһүдиләр: – Бу Аллаһы йорты кырык алты ел төзелде, ә Син аны өч көндә генә торгыза алырсыңмы? – дип әйттеләр.
[21] Әмма Гайсә, Аллаһы йорты дип, Үзенең тәне хакында әйткән иде.
[22] Гайсә үледән терелтелгәч, шәкертләре Аның бу турыда әйткәнен исләренә төшерделәр һәм Изге язмага да, Гайсә әйткән сүзләргә дә ышандылар.
[23] Котылу бәйрәме көннәрендә Аның Иерусалимдә күрсәткән могҗизалы гамәлләрен күреп, күпләр Гайсәгә иман китерделәр.
[24] Әмма Гайсә кешеләргә ышаныч багламады, чөнки аларның барысын да белә иде. Күңелләрендә нәрсә барын Ул белгәнгә, кемнең дә булса Аңа кешеләр турында сөйләве кирәк түгел иде.