Skip to content
Opens in a new window

[1] Котылу бәйрәме алдыннан Гайсә, Үзенең бу дөньядан Ата хозурына китү сәгате җиткәнен белеп, дөньядагы үзенекеләрен ничек яраткан булса, аларны соңгы чиккә кадәр шулай яратуын эш белән күрсәтте.

[2] Шимун Искариот углы Яһүдәнең күңеленә иблис Гайсәгә хыянәт итү ниятен салганнан соң, Гайсә шәкертләре белән кичке аш ашап утыра иде.

[3] Гайсә исә Атаның һәрнәрсәне Аның кулына биргәнен һәм Үзенең Аллаһыдан килеп, Аллаһы янына китүен белә иде.

[4] Шуңа күрә Ул урыныннан торды да, өс киемен салып, биленә сөлге урады.

[5] Һәм ләгәнгә су салып, шәкертләренең аякларын юа башлады, юган берсен билендәге сөлге белән сөртә барды.

[6] Нәүбәт Шимун Петер янына җиткәч, Петер Аңа: – Хакимем! Синме минем аякларымны юасың?! – диде.

[7] – Син әле хәзер Минем нәрсә эшләвемне аңламыйсың, – дип җавап бирде Гайсә, – әмма соңыннан аңларсың.

[8] – Син минем аякларымны һичкайчан юарга тиеш түгелсең, – диде Петер. – Сине юмасам, Миндә өлешең булмас, – дип җавап бирде Гайсә.

[9] – Хакимем! – диде Шимун Петер. – Аякларымны гына түгел, кулларымны да, башымны да юа күр.

[10] – Юынган кешенең бөтен тәне чиста була. Шуңа күрә аякларыннан башка аның бүтән җирен юу кирәк түгел, – диде Гайсә. – Сез чиста, әмма барыгыз да түгел.

[11] Үзенә кемнең хыянәт итәчәген белгәнгә, Ул: «Сезнең барыгыз да чиста түгел», – диде.

[12] Шәкертләренең аякларын юып бетергәч, өске киемен киеп, Ул яңадан урынына барып утырды һәм аларга: – Минем нәрсә эшләгәнемне аңлыйсызмы?

[13] Сез Мине Остаз һәм Хаким дип атыйсыз. Сез хаклы: Мин нәкъ Шулмын.

[14] Шулай итеп, Мин – сезнең Хакимегез һәм Остазыгыз, сезнең аякларыгызны юганмын икән, сез дә бер-берегезнең аякларын юарга тиеш.

[15] Мин сезгә нәрсә эшләгән булсам, сез дә шуны эшләгез дип, сезгә үрнәк күрсәттем.

[16] Сезгә хак сүз әйтәм: хезмәтче үзенең хуҗасыннан бөегрәк түгел, илче дә үзен җибәрүчедән бөек түгел.

[17] Сез хәзер моны беләсез. Белгәнегезне үтисез икән, сез бәхетле.

[18] Мин барыгыз турында да әйтмим. Кемнәрне сайлап алганымны беләм, ләкин Изге язмада: «Минем белән бергә икмәк ашаучы Миңа каршы баш күтәрде», – дип язылган сүзләр тормышка ашырга тиеш.

[19] Алар тормышка ашкан вакытта сез Мин – Ул булуыма ышансын өчен, бу сүзләр тормышка ашканчы ук сөйлим.

[20] Сезгә хак сүз әйтәм: Мин җибәргән кешене кабул итүче Мине кабул итә; Мине кабул итүче исә Мине җибәргән Затны кабул итә дигән сүз.

[21] Моны әйткәннән соң Гайсә тирән дулкынлану белән шәкертләренә: – Сезгә хак сүз әйтәм: арагыздан берәү Миңа хыянәт итәчәк, – диде.

[22] Шәкертләре исә, Аның кем хакында сөйләвен һич аңламыйча, бер-берсенә караштылар.

[23] Аларның берсе – Гайсәнең яраткан шәкерте – Аның күкрәгенә терәлеп диярлек утыра иде.

[24] Гайсәнең кем хакында сөйләвен сорарга кушып, Шимун Петер шул шәкерткә ымлады.

[25] Теге шәкерт, Гайсәгә тагын да якынрак килеп, Аңардан: – Хакимем, ул кем? – дип сорады.

[26] Гайсә җавап бирде: – Мин икмәк сыныгын кемгә манып бирсәм, ул – шул. Шунда Ул бер сынык икмәкне манып, Шимун Искариот углы Яһүдәгә бирде.

[27] Шул сыныкны кулына алуга ук аның эченә иблис керде. Шунда Гайсә Яһүдәгә: – Эшлисе эшеңне тизрәк эшлә, – диде.

[28] Әмма Гайсәнең аңа ни өчен шулай дип әйтүен анда утыручыларның берсе дә аңламады.

[29] Акча янчыгы Яһүдәдә булганлыктан, кайберәүләр: Гайсә аңа бәйрәм өчен безгә кирәк булган әйберләрне сатып алырга яки фәкыйрьләргә нәрсә дә булса бирергә кушкандыр, дип уйладылар.

[30] Сыныкны алу белән Яһүдә чыгып китте. Төн иде.

[31] Яһүдә чыгып киткәч, Гайсә болай дип әйтте: – Хәзер Адәм Углы данланды һәм Аның аша Аллаһы данланды.

[32] [Аллаһы Аның аша данлана икән,] Ул да Адәм Углын Үзендә данлар, һәм моны шунда ук эшләр.

[33] Балаларым! Мин сезнең белән инде озак булмам. Сез Мине эзләрсез, әмма сезгә дә яһүдиләргә әйткән сүзләремне әйтәм: сез Мин китәчәк урынга килә алмассыз.

[34] Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз.

[35] Бер-берегезне яратсагыз, барысы да Минем шәкертләрем булуыгызны белер.

[36] Шимун Петер Гайсәдән: – Хакимем, Син кая китәсең? – дип сорады. Гайсә аңа: – Мин китәчәк урынга Син хәзер ияреп бара алмыйсың, әмма соңыннан киләчәксең, – дип җавап бирде.

[37] – Хакимем, ни өчен Синең артыңнан хәзер бара алмыйм? Синең өчен җанымны да бирергә әзермен, – диде Аңа Петер.

[38] Гайсә аңа: – Ә син Минем өчен җаныңны да бирергә әзерме? Сиңа хак сүз әйтәм: әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең, – диде.

Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters