Skip to content
Opens in a new window

[1] Гайсә Зәйтүн тавына китте.

[2] Иртә белән Ул яңадан Аллаһы йортына килде һәм Аның янына күп халык җыелды. Ул, утырып, аларны өйрәтә башлады.

[3] Шулчак канун белгечләре һәм фарисейлар, уйнашлыкта тотылган бер хатынны алып килеп, уртага бастырып куйдылар да:

[4] – Остаз! Бу хатын зина кылганда тотылды.

[5] Канунда Муса мондыйларны ташлар атып үтерергә әмер бирә, ә Син нәрсә әйтерсең? – диделәр Гайсәгә.

[6] Алар моны, Гайсәне сынау өчен, Аны гаепләргә берәр сылтау табарбыз, дигән уй белән әйттеләр. Әмма Гайсә, чүгәләп, бармагы белән җиргә яза башлады.

[7] Алар сорауларын кабат биргәнгә, Ул торып басып болай диде: – Сезнең кайсыгыз гөнаһсыз, шул башлап аңа таш атсын.

[8] Һәм, тагын чүгәләп, җиргә язуын дәвам итте.

[9] Алар исә моны ишеткәч, өлкәннәреннән башлап бер-бер артлы чыгып киттеләр. Гайсә белән уртада басып торган хатын гына калды.

[10] Гайсә торып басып: – Сеңлем! Кайда алар? Сине беркем дә хөкем итмәдеме? – дип сорады.

[11] – Беркем дә, Әфәндем! – дип җавап бирде хатын. Гайсә аңа: – Мин дә сине хөкем итмим: бар, башка гөнаһ кылма, – диде.]

[12] Гайсә тагын халыкка сөйләде. Ул: – Мин – дөнья яктылыгы. Минем артымнан баручы караңгылыкта йөрмәячәк, бәлки аның тормыш бирүче яктылыгы булачак, – дип әйтте.

[13] Шуннан соң фарисейлар Аңа: – Син Үзең хакында Үзең шаһитлык бирәсең, Синең шаһитлыгың хак түгел, – диделәр.

[14] Гайсә исә аларга: – Үзем хакында Үзем шаһитлык бирсәм дә, Минем шаһитлыгым хак, чөнки кайдан килеп, кая баруымны беләм. Сез исә Минем кайдан килеп, кая баруымны белмисез.

[15] Сез кешеләр үлчәме белән хөкем итәсез, ә Мин беркемне дә хөкем итмим.

[16] Мин хөкем итсәм дә, хөкемем хак, чөнки Мин Үзем генә түгел, җибәргән Атам белән бергә Мин.

[17] Сезнең Кануныгызда да «Ике кешенең шаһитлыгы хак», дип язылган.

[18] Мин Үзем хакында Үзем шаһитлык бирәм һәм Минем хакта Мине җибәргән Ата шаһитлык бирә, – дип җавап бирде.

[19] Шуннан соң: – Синең атаң кайда? – дип сорадылар Гайсәдән. – Сез Мине дә, Атамны да белмисез. Әгәр Мине белсәгез, Атамны да белер идегез, – дип җавап бирде Ул.

[20] Гайсә бу сүзләрне, Аллаһы йортында гыйлем биргәндә, сәдака сандыгы янында әйтте. Берсе дә Аны кулга алмады, чөнки Аның вакыты әле килеп җитмәгән иде.

[21] Гайсә аларга янә болай дип әйтте: – Мин китәм. Сез Мине эзләрсез, ләкин үз гөнаһыгыз белән үләрсез. Мин китәчәк урынга сез килә алмассыз.

[22] Яһүдиләр үзара болай диештеләр: – Ул Үзен Үзе үтерәчәк микәнни? «Мин китәчәк урынга сез килә алмассыз», – ди бит.

[23] Гайсә аларга: – Сез түбәннән, Мин югарыдан. Сез бу дөньяныкы, Мин бу дөньяныкы түгел, – диде. –

[24] Шуңа күрә Мин сезгә: «Сез гөнаһларыгыз белән үләрсез», – дидем. Мин – Ул икәненә ышанмасагыз, үз гөнаһларыгыз белән үләрсез сез.

[25] Шуннан соң Гайсәдән: – Кем соң Син? – дип сорадылар. – Мин сезгә Үземнең кемлегемне инде күптән әйтә киләм, – диде аларга Гайсә. –

[26] Сезнең хакта күп сөйләп, сезне хөкем итә алыр идем. Әмма Мине җибәргән Зат хак, һәм Аңардан нәрсә ишетсәм, дөньяга шуны сөйлим.

[27] Алар Гайсәнең Ата хакында сөйләвен аңламадылар.

[28] Шунда Гайсә аларга болай дип әйтте: – Сез Адәм Углын югарыга күтәргәч, Минем мәңге бар икәнемне һәм Үзлегемнән һичнәрсә эшләмәвемне, бәлки, Атам ничек өйрәткән булса, шулай сөйләвемне белерсез.

[29] Мине Җибәрүче Минем белән. Атам Мине ялгыз калдырмады, чөнки Мин һәрвакыт Аңа мәгъкуль эшләрне генә эшлим.

[30] Ул шушы сүзләрне сөйләгән чакта күпләр Аңа иман китерделәр.

[31] Гайсә Үзенә иман китергән яһүдиләргә: – Минем сүзләремне тотсагыз, чыннан да, Минем шәкертләрем булырсыз.

[32] Сез хакыйкатьне белерсез һәм хакыйкать сезне ирекле итәр, – дип әйтте.

[33] – Без Ибраһим нәселеннән, – диделәр алар Аңа, – һәм беркайчан да һичкемнең колы булмадык. Ничек соң Син: «Ирекле булырсыз», – дисең?! Гайсә болай диде:

[34] – Сезгә хак сүз әйтәм: гөнаһ кылучы һәркем – гөнаһ колы.

[35] Кол өйдә мәңге тормый, ә угыл анда мәңге тора.

[36] Шулай итеп, Угыл сезне ирекле итсә, сез чын мәгънәсендә ирекле булачаксыз.

[37] Мин сезнең Ибраһим нәселеннән булуыгызны беләм. Шулай да сез Мине үтерергә йөрисез, чөнки сүзләремә күңелләрегездә урын юк.

[38] Мин Атам янында күргәннәрем хакында сөйлим, ә сез үз атагыз янында ишеткәннәрне эшлисез, – диде аларга Гайсә.

[39] – Безнең атабыз – Ибраһим, – дип җавап бирделәр алар. Гайсә исә: – Сез Ибраһим балалары булсагыз, Ибраһим эшләрен кылыр идегез.

[40] Ә хәзер Мине, Аллаһыдан ишеткән хакыйкатьне сөйләгән Бәндәне, үтерергә йөрисез. Ибраһим алай эшләмәде.

[41] Сез үз атагызның эшләрен кыласыз, – дип әйтте. Алар Аңа: – Без уйнаштан тумаган, безнең Атабыз бер генә: Ул – Аллаһы, – диделәр.

[42] Гайсә җавап итеп болай диде: – Атагыз Аллаһы булса, сез Мине яратыр идегез, чөнки Мин Аллаһыдан килдем. Мин Үзлегемнән килмәдем, Мине Ул җибәрде.

[43] Ни өчен сез сөйләгәннәремне аңламыйсыз? Чөнки сез Минем сүземне тыңлый алмыйсыз.

[44] Сезнең атагыз – иблис, һәм сез атагызның теләкләрен үтәргә телисез. Ул баштан ук кеше үтерүче булып, хакыйкатьне тотмады һәм хәзер дә тотмый, чөнки аңарда хакыйкать юк. Ялган сөйләгән вакытта, ул үзенекен сөйли, чөнки ул – ялганчы һәм ялганның атасы.

[45] Ә сез, Мин хакыйкать сөйләгәнгә күрә, сүзләремә ышанмыйсыз.

[46] Гөнаһта гаепле булуымны кайсыгыз исбат итә алыр? Әгәр хакыйкать сөйлим икән, ни өчен Минем сүзләремә ышанмыйсыз?

[47] Кем Аллаһыдан булса, шул Аллаһы сүзләрен тыңлар; ә сез Аллаһыдан булмаганга күрә тыңламыйсыз.

[48] Моңа яһүдиләр: – Син самареяле, эчеңдә җен бар, әллә бу дөрес түгелме? – диделәр.

[49] Гайсә җавап бирде: – Миндә җен юк. Мин Атамны хөрмәт итәм, ә сез Мине хур итәсез.

[50] Хәер, Мин Үземә дан эзләмим, ә эзләүче башка Берәү бар һәм Ул хөкем итә.

[51] Сезгә хак сүз әйтәм: кем Минем сүземне тота, ул һичкайчан үлем күрмәячәк.

[52] – Менә хәзер Синдә җен барлыгына һич шигебез калмады: Ибраһим да, пәйгамбәрләр дә үлгәннәр, ә Син: «Кем Минем сүземне тота, ул беркайчан да вафат булмаячак», – дисең.

[53] Син атабыз Ибраһимнан да бөегрәкме? Ул үлгән, пәйгамбәрләр дә үлгәннәр. Син Үзеңне кем дип саныйсың? – дип әйттеләр яһүдиләр.

[54] Гайсә аларга: – Үземне Үзем данлыйм икән, Минем даным буш булыр. Атам Үзе Мине данлый. Сез Аны «Аллабыз» дип атыйсыз,

[55] асылда Аны белмисез. Мин исә Аны беләм. Аны белмим дисәм, сезнең кебек ялганчы булыр идем; әмма Мин Аны беләм һәм Аның сүзен тотам.

[56] Атагыз Ибраһим Минем көнемне күрәчәгенә шатланды. Ул аны күреп куанды, – дип җавап бирде.

[57] Яһүдиләр Аның бу сүзләренә: – Сиңа әле илле яшь тә юк, ә Син Ибраһимны күрдеңме? – диделәр.

[58] Гайсә аларга болай дип әйтте: – Сезгә хак сүз әйтәм: Ибраһим булганга кадәр үк, Мин бар идем инде.

[59] Шул чакта алар, Аңа ыргыту өчен, кулларына ташлар алдылар, әмма Гайсә, яшеренеп, Аллаһы йортыннан чыгып китте.

Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters