[1] Мин – чын йөзем агачы, ә Минем Атам – Йөзем үстерүче.
[2] Ул Миндәге җимеш бирми торган һәр ботакны кисеп ташлый һәм, күбрәк җимеш бирсен өчен, җимеш бирә торган һәр ботакны чистарта.
[3] Сезгә сөйләгән сүзем аша сез инде чистартылдыгыз.
[4] Миндә торыгыз, һәм Мин сездә торырмын. Йөзем агачында булмаган ботак үзеннән үзе җимеш бирә алмаган кебек, Миндә тормасагыз, сез дә җимеш бирә алмассыз.
[5] Мин – йөзем агачы, ә сез – ботаклар. Кем Миндә торса һәм Мин аңарда торсам – ул күп җимеш бирер, чөнки Миннән башка бернәрсә дә эшли алмассыз.
[6] Кем Миндә тормаса, аны, ботак кебек кисеп, читкә ташларлар һәм ул корып бетәр, ә корыган ботакларны җыеп утка ташлыйлар да яндыралар.
[7] Сез Миндә торсагыз һәм Минем сүзләрем сездә торса, ул чакта нәрсә генә теләсәгез дә, сорагыз, һәм ул сезгә бирелер.
[8] Күп җимеш китереп, сез Минем шәкертләрем булырсыз, һәм моның белән Минем Атам данланыр.
[9] Атам Мине яраткан кебек, Мин дә сезне яратам. Минем мәхәббәтемдә калыгыз.
[10] Мин, Атамның әмерләрен үтәп, Аның мәхәббәтендә калам, һәм сез дә, Минем әмерләремне үтәсәгез, Минем мәхәббәтемдә калырсыз.
[11] Куанычым сездә булсын һәм куанычыгыз тулы булсын дип, Мин боларны сезгә сөйләдем.
[12] Минем әмерем шушы: Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз.
[13] Дуслары өчен җанын биргән кешенең яратуыннан да бөек ярату юк.
[14] Әмерләремне үтәсәгез, сез – Минем дусларым.
[15] Инде сезне хезмәтчеләрем дип атамыйм, чөнки хезмәтче хуҗасының нәрсә эшләвен белми, ә сезне дусларым дип атыйм, чөнки Атамнан ишеткәннәрнең һәммәсен сезгә белдердем.
[16] Мине сез сайламадыгыз, Мин сезне сайладым: сез барып җимеш бирсен һәм җимешегез даими булсын дип, сезне билгеләп куйдым. Шунда Минем исемем белән Атамнан нәрсә генә сорасагыз да, Ул аны сезгә бирәчәк.
[17] Сезгә әмерем шул: бер-берегезне яратыгыз.
[18] Дөнья сезгә нәфрәтләнә икән, исегездә тотыгыз: сездән элек ул Миңа нәфрәтләнгән иде.
[19] Сез дөньяныкы булсагыз, дөнья сезне үзенеке кебек итеп яратыр иде. Ләкин сез дөньядан түгел, Мин сезне дөньядан сайлап алдым, дөнья сезгә шуңа нәфрәтләнә.
[20] «Хезмәтче үзенең хуҗасыннан бөегрәк түгел» дигән сүзләремне хәтерләгез. Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр. Минем сүземне тотканнар икән, сезнекен дә тотарлар.
[21] Алар боларның барысын да сез Минеке булганлыктан эшләрләр, чөнки Мине җибәргән Затны белмиләр.
[22] Мин килеп аларга сөйләмәгән булсам, аларның гөнаһта гаепләре булмас иде, ә хәзер гөнаһларын акларлык чаралары юк.
[23] Миңа нәфрәтләнүче Атама да нәфрәтләнә.
[24] Башка беркем дә кылмаган эшләрне алар арасында күрсәтмәгән булсам, аларның гөнаһта гаепләре булмас иде; ә хәзер аларны күрделәр һәм Миңа да, Атама да нәфрәтләнәләр.
[25] Аларның Канунындагы: «Алар Миңа бер сәбәпсезгә нәфрәтләнделәр» дигән сүзләр тормышка ашсын өчен бу шулай булды.
[26] Мин Атадан сезгә Яклаучы-Юатучы җибәрәчәкмен. Ул – Атадан чыккан хакыйкать Рухы килгәч, Минем хакта шаһитлык бирәчәк.
[27] Сез дә Минем хакта шаһитлык бирерсез, чөнки баштан ук Минем белән булдыгыз.