[1] Бу сүзләрне әйткәннән соң, Гайсә шәкертләре белән Кыдрун инешенең аръягына чыгып, шундагы бакчага керде.
[2] Гайсә шәкертләре белән еш кына шунда җыелганлыктан, ул урынны Аңа хыянәт итәчәк Яһүдә дә белә иде.
[3] Шуңа күрә Яһүдә гаскәри төркем һәм баш руханилар вә фарисейлар җибәргән тәртип саклаучыларны үзе белән шунда алып килде. Алар үзләре белән факеллар, яктырткычлар һәм кораллар алганнар иде.
[4] Гайсә исә, Үзе белән булачак һәр нәрсәне белеп, килгән кешеләргә таба атлап: – Кемне эзлисез? – дип сорады алардан.
[5] Алар Аңа: – Насаралы Гайсәне, – дип җавап бирделәр. Гайсә аларга: – Ул – Мин, – диде. Хыянәтче Яһүдә дә алар белән шунда тора иде.
[6] Гайсә: «Ул – Мин», – дигәч, алар артка чигенеп, җиргә егылдылар.
[7] Ул янә: – Кемне эзлисез? – дип сорады. Алар: – Насаралы Гайсәне, – диделәр.
[8] Гайсә аларга болай дип җавап бирде: – Мин инде сезгә: «Ул – Мин», – дип әйттем бит. Мине эзлисез икән, Минем белән булган кешеләрне чыгарып җибәрегез.
[9] «Син Миңа биргәннәрнең берсен дә югалтмадым» дигән сүзләр тормышка ашсын өчен, Ул шулай дип әйтте.
[10] Шимун Петернең кылычы бар иде. Ул аны тартып чыгарды һәм олуг руханиның хезмәтчесенә селтәнеп, аның уң колагын чабып өзде. Ул хезмәтченең исеме Мәлик иде.
[11] Әмма Гайсә Петергә: – Кылычыңны кынына тыгып куй. Атам биргән касәдән эчмәмме әллә? – диде.
[12] Гаскәриләр, аларның башлыгы һәм яһүдиләрнең тәртип саклаучылары Гайсәне тотып бәйләделәр.
[13] Башта Аны шул елның олуг рухание булган Кәяфәснең кайнатасы Һаннас янына алып бардылар.
[14] Яһүдиләргә: «Халык өчен бер кешенең үлүе хәерлерәк», – дип киңәш биргән кеше шул Кәяфәс иде.
[15] Шимун Петер һәм тагын бер шәкерт Гайсә артыннан бардылар. Бу шәкерт исә олуг рухани белән таныш булганга күрә, Гайсә белән олуг руханиның ишегалдына керә алды.
[16] Ә Петер тышкы якта ишек артында басып калды. Аннары олуг рухани белән таныш булган теге шәкерт чыкты да, ишек саклаучы хезмәтче кызга әйтеп, Петерне эчкә алып керде.
[17] Шунда ишек саклаучы хезмәтче кыз Петердән: – Син дә бу Кешенең шәкертеме әллә? – дип сорагач, ул: – Юк, – дип җавап бирде.
[18] Салкын булганлыктан хезмәтчеләр һәм тәртип саклаучылар учак ягып җылынып торалар иде. Петер дә алар белән бергә җылынып торды.
[19] Шул вакытта олуг рухани Гайсәдән шәкертләре хакында һәм нәрсәләргә өйрәтүе турында сорашты.
[20] Гайсә аңа: – Мин дөньяга ачыктан-ачык сөйләдем. Яһүдиләр һәрвакыт җыела торган гыйбадәтханәләрдә һәм Аллаһы йортында гыйлем бирдем, яшерен рәвештә һичнәрсә сөйләмәдем.
[21] Нигә Миннән сорыйсың? Мин сөйләгәннәрне ишеткән кешеләрдән сора. Мин нәрсә сөйләгәнне алар беләләр, – дип җавап бирде.
[22] Гайсә шулай дигәч, Аның янында торган тәртип саклаучыларның берсе, Аның яңагына сугып: – Олуг руханига Син шулай җавап бирәсеңме? – диде.
[23] Гайсә аңа: – Мин ялган сөйләгән булсам, ялган икәнен исбат ит, ә дөресен сөйләгәнмен икән, нигә Миңа сугасың? – дип җавап бирде.
[24] Шул вакыт Һаннас Гайсәне, бәйләнгән хәлдә, олуг рухани Кәяфәс янына җибәрде.
[25] Шимун Петер ишегалдында җылынып торганда: – Син дә Аның шәкертләренең берсе түгелме? – дип сорадылар. Ул: – Юк, – дип ваз кичте.
[26] Олуг рухани хезмәтчеләренең берсе, Петер колагын чабып өзгән кешенең туганы, аңа: – Мин сине Аның белән бергә бакчада күрдем түгелме соң? – диде.
[27] Петер тагын ваз кичте. Нәкъ шул вакыт әтәч кычкырды.
[28] Кәяфәс яныннан Гайсәне идарәче Пилат сараена алып килделәр. Бу хәл иртән иртүк булды. Пакьләнүләре бозылмасын дип, яһүдиләрнең башлыклары идарәче сараена кермәделәр, чөнки Котылу бәйрәменең ризыгын ашый алмаслар иде.
[29] Шуңа күрә идарәче Пилат, алар янына чыгып: – Сез бу Кешене нәрсәдә гаеплисез? – дип сорады.
[30] Алар аңа: – Ул җинаятьче булмаса, Аны сиңа тотып китермәгән булыр идек, – дип җавап бирделәр.
[31] Пилат аларга: – Аны алып китеп, кануныгыз буенча үзегез хөкем итегез, – диде. – Безгә һичкемне үтерү хокукы бирелмәгән, – диделәр яһүдиләр аңа.
[32] Гайсә Үзенең нинди үлем белән үләчәгенә ишарә итеп әйткән сүзләре гамәлгә ашсын өчен, бу вакыйга булды.
[33] Шунда Пилат яңадан сараена керде һәм, Гайсәне чакыртып, Аңардан: – Син – яһүдиләр Патшасымы? – дип сорады.
[34] Гайсә аңа: – Син моны үзеңнән генә әйтәсеңме, яки Минем хакта сиңа башкалар сөйләдеме? – диде.
[35] – Әллә мин яһүдиме? Үз халкың, баш руханилар Сине миңа тапшырды. Нәрсә эшләдең Син? – дип әйтте Пилат.
[36] – Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел. Әгәр Патшалыгым бу дөньяныкы булса, хезмәтчеләрем яһүдиләр кулына тапшырылмавым өчен көрәшкән булырлар иде, әмма Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел, – дип җавап бирде Гайсә.
[37] – Димәк, Син шулай да Патша икәнсең?! – диде Пилат. Гайсә: – Син Мине Патша дип әйтәсең. Мин хакыйкать хакында шаһитлык бирү өчен тудым, Мин шуның өчен дөньяга килдем дә. Хакыйкать тарафдары булган һәркем Мине тыңлый, – дип җавап бирде.
[38] – Нәрсә ул – хакыйкать? – дип сорады Аңардан Пилат. Шуннан соң ул яңадан яһүдиләр янына чыгып: – Мин Аны гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим, – диде. –
[39] Сезнең гореф-гадәтегез буенча, Котылу бәйрәмендә мин сезгә бер тоткынны азат итәргә тиешмен. Яһүдиләр Патшасын азат итүемне телисезме?
[40] Шунда барысы да: – Аны түгел, Барабны чыгар! – дип кычкырдылар. Бараб исә юлбасар иде.