[1] Атнаның беренче көнендә иртән иртүк, әле караңгы вакытта ук, магдалалы Мәрьям кабер-мәгарә янына килде һәм авызындагы ташның читкә алып ташланганын күрде.
[2] Ул шунда ук Шимун Петер һәм Гайсәнең яраткан шул шәкерте янына йөгереп барып, аларга: – Хакимебезне кабердән алып киткәннәр. Кая куйганнарын белмибез, – диде.
[3] Петер белән әлеге шәкерт шундук кабер янына киттеләр.
[4] Алар икесе дә йөгерделәр, әмма теге шәкерт, Петергә караганда җәһәтрәк йөгергәнгә, кабер янына алданрак барып җитте.
[5] Иелеп карагач, анда яткан кәфенне күрде, ләкин кабер эченә кермәде.
[6] Аның артыннан Шимун Петер килеп җитте. Ул, кабер эченә кереп, анда яткан кәфенлекне
[7] һәм Гайсәнең башына чорналган булган яулыкны күрде, әмма яулык кәфен белән бергә түгел, чорнап куелганча, үз урынында ята иде.
[8] Шунда кабер янына алданрак килеп җиткән әлеге шәкерт тә эчкә керде һәм күреп ышанды.
[9] Алар Изге язмада Гайсәнең үледән терелеп торачагы турында язылганны әле аңламыйлар иде.
[10] Шуннан соң шәкертләр янә өйләренә кайтып киттеләр.
[11] Мәрьям исә кабер янында елап басып калды. Елый-елый иелеп, кабер эченә карады һәм
[12] анда актан киенгән ике фәрештәне күреп алды. Берсе Гайсә җәсәде яткан урынның баш очында, икенчесе аяк очында утыра иде.
[13] Алар Мәрьямнән: – Ханым! Нигә елыйсың? – дип сорадылар. – Минем Хакимемне алып киткәннәр. Аны кая куйганнарын белмим, – диде ул.
[14] Шулай диде дә артына борылып карады һәм анда басып торган Гайсәне күрде, әмма Аның Гайсә икәнен танымады.
[15] Гайсә аңардан: – Ханым! Нигә елыйсың? Кемне эзлисең? – дип сорады. Мәрьям, Аны бакчачы дип уйлап: – Әфәндем! Син Аны чыгарып куйган булсаң, кая куйганыңны әйт, мин Аны алып китәрмен, – диде.
[16] Гайсә аңа: – Мәрьям! – диде. Ә ул әйләнеп карап, яһүдчә: – Раббуни! – дип әйтте. (Раббуни – Остаз дигәнне аңлата.)
[17] Гайсә аңа: – Миңа кагылма, чөнки Мин әле Атам янына күтәрелмәдем. Туганнарым янына кайтып әйт: «Мин Үземнең Атам һәм сезнең Атагыз янына, Үземнең Аллам һәм сезнең Аллагыз янына күтәреләм», – диде.
[18] Магдалалы Мәрьям шәкертләр янына килеп: – Мин Хакимебезне күрдем, – диде һәм аларга Гайсә әйткән сүзләрне сөйләп бирде.
[19] Шәкертләре шул ук көнне кич белән, яһүдиләрдән куркып, йорт ишекләрен бикләп җыелып утырганда, Гайсә килеп керде һәм, урталарына басып: – Иминлек сезгә! – диде.
[20] Шулай дигәннән соң, Ул аларга кулларын һәм кабыргасын күрсәтте. Шәкертләр Хаким Гайсәне күргәнгә бик куандылар.
[21] Гайсә аларга тагын: – Сезгә иминлек булсын! Атам Мине җибәргән кебек, Мин дә сезне җибәрәм, – дип әйтте.
[22] Моны әйткәч, Ул сулышын аларга өреп: – Изге Рухны кабул итегез.
[23] Кемнең гөнаһларын кичерсәгез, шуныкы кичерелер; кемнекен кичермәсәгез, аныкы кичерелмәс, – диде.
[24] Гайсә килгәндә, уникенең берсе, Игезәк кушаматлы Томас, алар белән түгел иде.
[25] Башка шәкертләр аңа: – Без Хакимебезне күрдек! – диделәр. Ә ул аларга: – Аның кулларында кадаклардан калган яраларны күрмичә, шул яраларга бармагымны, кабыргасына кулымны тидереп карамыйча, ышанмам, – дип әйтте.
[26] Бер атнадан соң Аның шәкертләре тагын җыелып утырганда, Томас та алар белән бергә иде. Гайсә ишекләр бикле килеш килеп керде һәм аларның уртасына басып: – Иминлек сезгә! – диде.
[27] Аннары Томаска: – Бармагыңны монда куй һәм кулларыма кара, кулыңны суз да кабыргама тидер. Шикләнеп торма, ышан, – дип әйтте.
[28] Шунда Томас: – Минем Хакимем һәм Аллам! – диде.
[29] Гайсә: – Син Мине күргәнгә ышандың. Күрмичә ышанучылар бәхетле! – дип әйтте.
[30] Гайсә Үзенең шәкертләре алдында бу китапта язылмаган башка бик күп могҗизалы гамәлләр дә күрсәтте.
[31] Болар исә сез Гайсәнең Мәсих, Аллаһы Углы булуына иман итсен өчен һәм, иман итеп, Аның исеме аркылы сезгә тормыш булсын өчен язылды.