Skip to content
Opens in a new window

[1] Сезгә хак сүз әйтәм: кем сарык утарына капкадан түгел, башка юл белән керә, ул – карак һәм юлбасардыр.

[2] Ә капкадан керүче сарыкларга көтүче була:

[3] аңа сакчы капка ача, сарыклар аның тавышын ишетәләр һәм ул, сарыкларын исемнәре белән чакырып, аларны алып чыга.

[4] Үзенең бар сарыкларын алып чыкканнан соң, ул алар алдыннан бара; ә сарыклар аның артыннан баралар, чөнки аның тавышын таныйлар.

[5] Алар чит кеше артыннан бармыйлар, ә аңардан качып китәләр, чөнки аның тавышын танымыйлар.

[6] Гайсә аларга әлеге гыйбрәтле хикәяне сөйләде, ләкин кешеләр Аның нәрсә хакында сөйләгәнен аңламадылар.

[7] Шуңа күрә Гайсә аларга янә болай дип әйтте: – Сезгә хак сүз әйтәм: Мин – сарыкларга капка.

[8] Миннән алда килгәннәрнең барысы да карак һәм юлбасар иделәр, әмма сарыклар аларны тыңламадылар.

[9] Мин – капка. Минем аша керүче котылачак, кереп-чыгып йөриячәк һәм көтүлек табачак.

[10] Карак ул урлау, үтерү һәм һәлак итү өчен генә килә. Мин исә тормыш бирергә, мул тормыш бирергә дип килдем.

[11] Мин – яхшы Көтүче. Яхшы көтүче сарыклары өчен җанын дә кызганмый.

[12] Ә ялланган көтүче – чын көтүче түгел ул. Сарыклар үзенеке булмаганга, ул алар турында кайгыртмый: бүренең килгәнен күреп, сарыкларны ташлап, качып китә, бүре, сарыкларга һөҗүм итеп, аларны таратып бетерә.

[14] Мин – яхшы Көтүче. Атам Мине, Мин Атамны таныган кебек, Мин үземнекеләрне таныйм, алар Мине таныйлар. Мин сарыкларым өчен җанымны да кызганмыйм.

[16] Бу утардан булмаган башка сарыкларым да бар, Мин аларны да алып килергә тиеш. Алар Минем тавышымны ишетәчәк, һәм, шулай итеп, бер көтү һәм бер көтүче булачак.

[17] Мин аны яңадан кабул итү өчен, Үз җанымны бирәм, шуның өчен Атам Мине ярата.

[18] Беркем дә Миннән җанымны алмый, Мин аны Үз ихтыярым белән бирәм: аны бирергә дә, кире алырга да хокукым бар. Болай эшләргә Миңа Атам боерык бирде.

[19] Бу сүзләр аркасында яһүдиләр арасында янә бәхәс чыкты.

[20] Аларның күбесе: – Аңарда җен бар, Ул акылсыз. Сез ни өчен Аны тыңлыйсыз? – диделәр.

[21] Башкалары исә: – Бу җенле кеше сүзләре түгел, җен сукырның күзләрен ача аламы соң? – диделәр.

[22] Кыш иде. Иерусалимдә Яңару бәйрәме вакытында,

[23] Гайсә Аллаһы йортында Сөләйман әйванында йөри иде.

[24] Яһүдиләр Аның тирәсенә җыелып: – Син безне газаплы билгесезлектә озак тотарсыңмы? Мәсих булсаң, безгә ачык итеп әйт, – диделәр.

[25] Гайсә аларга болай дип җавап бирде: – Мин сезгә әйттем, ә сез ышанмыйсыз. Атам исеменнән кылган гамәлләрем Минем хакта шаһитлык бирәләр.

[26] Әмма сез ышанмыйсыз, чөнки сез Минем сарыкларымнан түгел.

[27] Минем сарыкларым тавышымны ишетәләр, Мин дә аларны таныйм, һәм алар Минем арттан баралар.

[28] Мин аларга мәңгелек тормыш бирәм. Алар һичкайчан һәлак булмаячаклар, һәм аларны беркем дә Минем кулдан тартып ала алмаячак.

[29] Аларны Миңа биргән Атам һәммәсеннән дә бөек. Атамның кулыннан аларны тартып алырга беркемнең дә көче җитмәячәк.

[30] Мин һәм Ата – бер.

[31] Шуннан соң яһүдиләр, Аны үтерергә теләп, тагын кулларына ташлар алдылар.

[32] Гайсә исә аларга: – Мин сезгә Атам исеменнән күп яхшы эшләр күрсәттем, шуларның кайсы өчен Мине ташлар атып үтерергә телисез? – дип әйтте.

[33] Яһүдиләр Аңа: – Без Сине яхшы эшләрең өчен түгел, бәлки, Аллаһыны хөрмәт итмичә, Аңа каршы көфер сүз сөйләвең, Үзең кеше була торып, Үзеңне Аллаһы дип әйтүең өчен үтерергә телибез, – дип җавап бирделәр.

[34] Ә Гайсә болай дип әйтте: – Аллаһының: «„Сез – илаһлар“, – дидем Мин» дигән сүзләре сезнең Кануныгызда язылган түгелме?

[35] Аллаһы Үзенең сүзе бирелгән кешеләрне илаһлар дип атады, ә Изге язма юкка чыгарыла алмый.

[36] Мине Ата Үзе, изге эшкә аерып, дөньяга җибәрде. Ничек соң сез «Мин – Аллаһы Углы» дигәнемә: «Көфер сөйлисең», – дип әйтәсез?

[37] Мин Атамның эшләрен башкармыйм икән, Миңа ышанмагыз.

[38] Ә инде башкарам икән, Минем Үземә ышанмасагыз да, Атамның Миндә, Минем Аңарда икәнлекне белү һәм аңлау өчен, эшләремә ышаныгыз.

[39] Шунда Аны тагын кулга алырга тырыштылар, әмма Ул алардан качып китте.

[40] Шуннан соң Гайсә тагын Үрдүннең аръягына, Яхъя элек кешеләрне чумдырып йөргән урынга китте һәм шунда калды.

[41] Күпләр Аның янына килделәр һәм бер-берсенә: – Яхъя һичбер могҗизалы гамәлләр күрсәтмәде, әмма Яхъяның бу Кеше турында әйткәннәре һәммәсе дә хак, – диделәр.

[42] Анда күпләр Аңа иман китерде.

Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters