[1] Яһүди башлыкларның фарисейлардан булган Никәдим атлысы
[2] төнлә Гайсә янына килеп: – Остаз! Синең Аллаһыдан килгән Мөгаллим икәнеңне беләбез, чөнки Син күрсәткән могҗизалы гамәлләрне, Аллаһы үзе белән булмаса, беркем дә эшли алмас иде, – диде.
[3] – Сиңа хак сүз әйтәм: яңадан тумаса, беркем дә Аллаһы Патшалыгын күрә алмас, – диде аңа Гайсә җавап биреп.
[4] Никәдим Аңардан: – Кеше картайгач, яңадан ничек туа алсын? Ул, анасы карынына кереп, икенче тапкыр туа алыр микән? – дип сорады.
[5] Гайсә җавабында: – Сиңа хак сүз әйтәм: әгәр кеше судан һәм Рухтан тумаса, ул Аллаһы Патшалыгына керә алмас.
[6] Тәннән туган – тән, Рухтан туган рух була.
[7] Минем сиңа: «Сез яңадан туарга тиешсез», – дип әйтүемә гаҗәпләнмә.
[8] Җил кайда теләсә, шунда исә, аның тавышын ишетәсең, ләкин кайдан килеп, кая китүен белмисең: Рухтан туган һәркем белән нәкъ менә шулай була, – дип әйтте.
[9] Никәдим Аңардан: – Ничек алай була алсын? – дип сорады.
[10] – Син, Исраил мөгаллиме була торып, шуны белмисеңме?! – диде аңа Гайсә. –
[11] Сиңа хак сүз әйтәм: без нәрсә белсәк, шуны сөйлибез; нәрсә күрсәк, шуңа шаһитлык бирәбез; ә сез безнең шаһитлыгыбызны кабул итмисез.
[12] Сез җирдәге хәлләр турында сөйләгәнемә ышанмыйсыз икән, күктәгеләре хакында сөйләсәм, ничек ышанырсыз?
[13] Күктән иңгән Заттан башка берәүнең дә күккә күтәрелгәне юк. Ул Зат – Адәм Углы.
[14] Адәм Углына иман итүче һәр кеше мәңгелек тормыш алсын өчен, Муса чүлдә еланны югарыга күтәргән кебек, Адәм Углы да күтәрелергә тиеш.
[16] Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки, Углына иман итүчеләрнең берсе дә һәлак булмасын, ә бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Углын бирде.
[17] Аллаһы Үз Углын дөньяны хөкем итү өчен түгел, бәлки дөнья Аның аша коткарылсын өчен дөньяга җибәрде.
[18] Аңа иман итүче хөкемгә тартылмый, ә инде иман итмәүче хөкемгә тартылды, чөнки ул Аллаһының бердәнбер Углына иман китермәде.
[19] Хөкем исә шуннан гыйбарәт: дөньяга яктылык килде, әмма кешеләр, эшләре яман булганга, яктылык урынына караңгылыкны яраттылар.
[20] Явызлык эшләүче һәркем яктылыкка нәфрәтләнә һәм, үзенең эшләре ачык күренмәсен дип, аңа килми.
[21] Ә дөреслек буенча эш итүче, гамәлләренең Аллаһы аркылы эшләнгәнлеге ачык күренсен өчен, яктылыкка килә.
[22] Шуннан соң Гайсә шәкертләре белән Яһүдия җиренә килде һәм алар белән бергә шунда калып, халыкны суга чумдырды.
[23] Яхъя да Салим янындагы күп сулы Айнунда суга чумдыра иде. Кешеләр шунда киләләр һәм суга чумдырылалар иде.
[24] Ул вакытта әле Яхъя зинданга утыртылмаган була.
[25] Шул вакыт Яхъяның шәкертләре һәм бер яһүди арасында пакьләнү йоласы турында бәхәс чыкты.
[26] Алар, Яхъя янына килеп: – Остаз! Менә Үрдүн аръягында синең белән булган һәм Аның турында син шаһитлык биргән Кеше халыкны суга чумдыра, һәм барысы да Аның янына баралар, – диделәр.
[27] Яхъя болай дип җавап бирде: – Күктән бирелмәгән булса, кеше үзенә бернәрсә дә кабул итә алмый.
[28] Сез – «Мин Мәсих түгел, әмма Аңардан алда җибәрелдем», – дип әйткәнемне ишетүче шаһитлар.
[29] Кияү егетенең кәләше була, ә кияү янында тыңлап торучы дусты, аның тавышын ишетеп, шатланып куана. Минем куанычым да шулай тулы.
[30] Ул үсәргә, мин кечерәергә тиеш.
[31] Югарыдан Килүче һәркемнән өстенрәк; ә җирдән булган җирнеке булып, җирдәгечә сөйләр. Күктән Килүче һәркемнән өстендер.
[32] Ул күргәннәре һәм ишеткәннәре турында шаһитлык бирә, әмма Аның шаһитлыгын берәү дә кабул итми.
[33] Аның шаһитлыгын кабул итүче исә Аллаһының хаклы булуына инануын раслый.
[34] Аллаһы җибәргән Зат Аллаһы сүзләрен сөйли бит, Аллаһы Үз Рухын үлчәмичә бирә.
[35] Ата Үзенең Углын ярата һәм бар нәрсәне Аның кулына тапшырган.
[36] Углына иман итүче мәңгелек тормышка ия, ә Углына иман итмәүче тормыш күрмәячәк, бәлки аның өстендә Аллаһының ачуы торачак.