[1] Мин боларны сез юлдан язмасын дип сөйләдем.
[2] Сезне гыйбадәтханәләрдән аерырлар. Хәтта шундый вакыт килер: сезне үтерүче һәркем Аллаһыга шуның белән хезмәт итәм дип уйлар.
[3] Шулай эшләрләр, чөнки Атаны да, Мине дә якыннан белмәделәр алар.
[4] Әлеге вакыт җиткәч, ул хакта сөйләгәннәремне исегезгә төшерер өчен, боларны сезгә алдан әйтеп куйдым. Мин боларны сезгә башта ук сөйләмәдем, чөнки сезнең белән бергә булдым.
[5] Ә хәзер Мине җибәргән Зат янына барам, һәм сезнең берегез дә Миннән: «Кая барасың?» – дип сорамый.
[6] Мин сезгә боларны сөйләгәнгә күрә, күңелегез кайгы белән тулган.
[7] Әмма хак сүз әйтәм: Минем китүем сезнең өчен хәерлерәк. Мин китмәсәм, сезгә Яклаучы-Юатучы килмәс, ә китсәм, Аны сезгә җибәрермен.
[8] Ул килгәч, дөньяның гөнаһ, гаделлек һәм хөкем турында дөрес уйламавын фаш итәчәк.
[9] Гөнаһ шулдыр: кешеләр Миңа иман итмиләр;
[10] гаделлек шулдыр: Мин Атам янына барам һәм сез инде Мине башка күрмәссез;
[11] хөкем шулдыр: бу дөньяның түрәсе инде хөкем ителгән.
[12] Сезгә сөйлисе сүзләрем бик күп, әмма сез аларны хәзер кабул итә алмассыз.
[13] Ул хакыйкать Рухы килгәч, сезгә тулы хакыйкатькә юл күрсәтеп торыр. Ул сезгә Үзеннән түгел, бәлки ишеткәнен сөйләр һәм булачак хәлләрне белдерер.
[14] Ул, Миннән кабул иткән сүзләрне сезгә сөйләп, Мине данлар.
[15] Атаның бар нәрсәсе Минеке; Мин шуңа күрә: «Миннән кабул иткән сүзләрне Изге Рух сезгә белдерер», – дидем.
[16] Тиздән сез Мине күрмәссез инде, күп тә үтми янә күрерсез.
[17] Шунда Аның кайбер шәкертләре бер-берсенә: – «Тиздән сез Мине күрмәссез инде, күп тә үтми янә күрерсез», һәм: «Мин Атам янына барам», – дип әйтүе нәрсәне аңлата икән?
[18] «Тиздән» дигәне нәрсә икән? Аның нәрсә сөйләгәнен аңламыйбыз! – диештеләр.
[19] Үзеннән сорарга теләгәннәрен аңлап, Гайсә аларга болай диде: – Сез: «Тиздән Мине күрмәссез инде, күп тә үтми янә күрерсез» дигән сүзләрем хакында бер-берегездән сорашасызмы?
[20] Сезгә хак сүз әйтәм: сез еларсыз, үкереп еларсыз, ә дөнья шатланыр; сез кайгырырсыз, әмма кайгыгыз шатлыкка әйләнер.
[21] Вакыты җиткәч, бала тудыручы хатын җәфа чигә, әмма сабыен тудыргач, баланың дөньяга килүенә шатланып, газаплануын оныта.
[22] Шуның кебек сез дә хәзер кайгырасыз; әмма Мин сезне тагын күрермен, шулчак сезнең күңелегез куаныр, куанычыгызны сездән беркем дә ала алмас.
[23] Ул көнне сез Миннән бернәрсә турында да сорамассыз. Сезгә хак сүз әйтәм: Минем исемем белән Атадан нәрсә генә сорасагыз да, Ул сезгә бирәчәк.
[24] Моңарчы сез Минем исемем белән бернәрсә дә сорамадыгыз. Сорагыз һәм алырсыз, һәм сезнең куанычыгыз тулы булыр.
[25] Моңарчы Мин сезгә кинаяләр белән сөйләдем; ләкин вакыт җитәр, Мин сезгә инде кинаяләр белән сөйләмәм, Ата хакында ачык итеп әйтермен.
[26] Ул көнне сез Минем исемем белән сорарсыз. «Сезнең өчен Атадан үтенермен», – димим,
[27] чөнки сез Мине яратканга һәм Минем Аллаһыдан килгән булуыма ышанганга, Атам Үзе дә сезне ярата.
[28] Мин дөньяга Атамнан килдем һәм менә яңадан, дөньяны калдырып, Атам янына китәм.
[29] Шәкертләре Аңа: – Менә хәзер Син кинаяләр белән түгел, ә ачык итеп сөйлисең.
[30] Хәзер без Синең һәрнәрсәне белүеңне һәм, хәтта, Сиңа сорауны биреп торырга кирәкмәвен дә күрәбез. Менә шуңа күрә без Синең Аллаһыдан килгән булуыңа ышанабыз, – диделәр.
[31] Гайсә аларга болай дип җавап бирде: – Сез хәзер ышанасызмы?
[32] Менә вакыт җитә һәм җитте дә инде: сез таралып, һәрберегез үз өйләренә китәчәк. Сез Мине ялгыз калдырачаксыз. Ләкин Мин ялгыз түгел, чөнки Ата Минем белән.
[33] Мин моны тынычлыгыгыз Миндә булсын дип сөйләдем. Дөньяда кайгыларыгыз булыр, ләкин кыю булыгыз: Мин дөньяны җиңдем.