[1] Шуннан соң Гайсә Иерусалимдәге бер яһүди бәйрәменә килде.
[2] Иерусалимдәге Сарык капкасы янында яһүдчә Бәйт-Хазда дип аталган буа бар иде. Ул биш әйван белән уратып алынган булган.
[3] Анда бик күп авырулар: сукырлар, аксаклар һәм паралич суккан кешеләр [су кузгалуын көтеп] яталар иде. [
[4] Чөнки Раббының бер фәрештәсе, вакыт-вакыт буага төшеп, суны болгата, һәм су болгану белән, аңа беренче булып кергән кеше теләсә нинди авырудан да савыга икән.]
[5] Шунда утыз сигез ел буе авырып ятучы бер кеше бар иде.
[6] Гайсә ул кешене күрде һәм, аның озак вакыт урын өстендә ятуын белеп, аңардан: – Савыгырга телисеңме? – дип сорады.
[7] – Әфәндем, су болганган вакытта мине буага төшерер кеше юк бит, мин анда барып җиткәнче, башка берәү инде төшеп өлгергән була, – дип җавап бирде авыру.
[8] Гайсә аңа болай диде: – Тор, ятагыңны ал да йөр.
[9] Кеше шунда ук терелде һәм ятагын алып йөреп китте. Бу хәл шимбә көнне булды.
[10] Шуңа күрә яһүдиләр савыккан кешегә: – Бүген шимбә көн, безнең канун буенча син ятагыңны алып йөрергә тиеш түгел, – диделәр.
[11] Ул болай дип җавап бирде: – Мине савыктырган Кеше миңа: «Ятагыңны ал да йөр», – дип әйтте.
[12] – «Ятагыңны ал да йөр», – дип әйткән Кеше кем Ул? – дип сорадылар аңардан.
[13] Гайсә җыелган халык арасына кереп югалганга, савыккан кеше Аның кем икәнен белми иде.
[14] Соңрак Гайсә аны Аллаһы йортында очратып: – Менә син савыктың. Үзеңә тагын да начаррак булмасын өчен, инде башка гөнаһ кылма, – диде.
[15] Ул кеше, яһүдиләр янына барып, үзен савыктыручының Гайсә икәнен әйтте.
[16] Шушы эшне шимбә көнне эшләгәне өчен, яһүдиләр Гайсәне эзәрлекли башладылар.
[17] Гайсә исә аларга: – Минем Атам әле һаман эшли, Мин дә эшлим, – диде.
[18] Яһүдиләр Аны шимбә көнен бозуы өчен генә түгел, бәлки, бигрәк тә Аллаһыны Үзенең Атасы дип, Үзен Аллаһыга тиңләгәне өчен дә үтерергә теләделәр.
[19] Гайсә аларның бу теләкләренә: – Сезгә хак сүз әйтәм: Угыл Үзе генә һичнәрсә эшли алмый. Ул бары тик Атасыннан күргән эшләрне генә эшли ала, – диде. – Атасы нәрсә эшләсә, Углы да шуны эшләр.
[20] Ата Үзенең Углын ярата һәм Үзе эшләгән һәр эшен Аңа күрсәтә. Сезнең исегез китәрлек моннан да зуррак эшләр күрсәтер әле Ул Аңа.
[21] Ата үлгәннәрне терелтеп җанландырган кебек, Углы да, кемне теләсә, шуны җанландыра.
[22] Ата беркемне дә хөкем итми, ә Ул бөтен хөкемне Углына тапшырды.
[23] Атаны ихтирам иткән кебек, барысының да Углын ихтирам итүен тели бит Ул. Кем Углын ихтирам итми, шул Аны җибәргән Атаны да ихтирам итми.
[24] Сезгә хак сүз әйтәм: Минем сүземне тыңлаучы һәм Мине җибәргән Затка иман итүче кеше мәңгелек тормышка ия. Ул кеше хөкемгә дучар булмаячак, чөнки инде үлемнән тормышка күчкән була.
[25] Сезгә хак сүз әйтәм: үлекләр Аллаһы Углының тавышын ишетер вакыт җитә һәм килеп җитте дә инде. Аны ишеткәннәр терелер.
[26] Үзендә тормыш булган кебек, Ата Углына да Үз-Үзендә тормышка ия булу кодрәте бирде.
[27] Ата Углына хөкем итү хокукын да тапшырды, чөнки Ул – Адәм Углы.
[28] Моңа гаҗәпләнмәгез. Кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Углының тавышын ишетәчәк вакыт җитә.
[29] Шунда үлекләр каберләреннән чыгачак: яхшылык эшләгәннәре – яшәү, ә явызлык эшләгәннәре хөкем ителү өчен тереләчәк.
[30] Мин Үзлегемнән бернәрсә эшли алмыйм; Аңардан ничек ишетсәм, шулай хөкем итәм, һәм Минем хөкемем гадел, чөнки Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине җибәргән Затның ихтыярын үтәргә тырышам.
[31] Әгәр дә Мин Үзем хакында Үзем шаһитлык бирәм икән, шаһитлыгым бернигә дә тормас иде.
[32] Минем хакта шаһитлык бирүче башка Берәү бар, һәм Мин беләм: Аның Минем хакта биргән шаһитлыгы хак.
[33] Сез Яхъя янына кешеләр җибәрдегез, һәм ул хакыйкать хакында шаһитлык бирде.
[34] Ләкин Мин кешеләрнең шаһитлыгына мохтаҗ түгел, ә боларны сез коткарылсын өчен әйтәм.
[35] Яхъя янучы һәм нур бирүче яктырткыч иде, ә сез аның яктысында бик аз вакыт кына куанмакчы булдыгыз.
[36] Әмма Минем шаһитлыгым Яхъяныкыннан зуррак: Мин Атамның тәмамларга дип биргән эшләрен башкарам. Шуларның һәммәсе Мине Атам җибәргәненә шаһитлык бирә.
[37] Мине җибәргән Ата Үзе Минем хакта шаһитлык итте. Сезнең беркайчан да Аның тавышын ишеткәнегез, йөзен күргәнегез юк.
[38] Аның сүзе сездә яшәми, чөнки сез Ул җибәргән Затка ышанмыйсыз.
[39] Мәңгелек тормышка ия булырга теләп, сез Изге язмада язылганнарны тикшерәсез, ә алар нәкъ Минем хакта шаһитлык бирәләр.
[40] Әмма сез, тормышка ия булу өчен, Минем яныма килергә теләмисез.
[41] Кешеләрнең Мине данлауларына мохтаҗлыгым юк,
[42] ә Мин сезне беләм: сездә Аллаһыны ярату юк.
[43] Мин Атам исеменнән килдем – сез Мине кабул итмисез, ә үз исеменнән килгәнне кабул итәсез.
[44] Сез бер-берегездән дан кабул итәсез, ә бердәнбер Аллаһыдан булган данны эзләмисез. Шулай булгач, сез ничек итеп ышана алырсыз икән?
[45] Мин сезне Атам алдында гаепләрмен дип уйламагыз. Сезне гаепләүче – сез өмет баглаган Муса.
[46] Сез Мусага ышансагыз, Миңа да ышаныр идегез, чөнки ул Минем хакта язды.
[47] Ул язганнарга ышанмый торып, Минем сүзләремә ничек ышанырсыз?!