[1] Фарисейлар Гайсәнең Яхъяга караганда күбрәк шәкертләр җыюы һәм аларны суга чумдыруы турында ишеттеләр,
[2] хәлбуки кешеләрне Гайсә Үзе түгел, шәкертләре суга чумдыра иде.
[3] Үзе турында нәрсә сөйләгәннәрен белгәч, Гайсә, Яһүдияне калдырып, тагын Гәлиләягә китте.
[4] Аңа Самарея өлкәсе аша үтәргә туры килде.
[5] Самареядә, Ягъкуб үзенең углы Йосыфка биргән җир биләмәсенә якын гына урнашкан Сухар шәһәрендә,
[6] Ягъкуб коесы бар иде. Юлда арыган Гайсә шул кое янына килеп утырды. Көн урталары иде.
[7] Шәкертләре, ризык сатып алу өчен, шәһәргә киткәч, су алырга дип, бер Самарея хатыны килде. Гайсә аңа: – Миңа эчәргә бирче, – диде.
[9] Хатын исә: – Ничек итеп Син, яһүди була торып, миннән, Самарея хатыныннан, эчәргә сорыйсың? – диде. Ул бу сүзләрне яһүдиләр самареялеләр белән аралашмаганга күрә әйтте.
[10] Гайсә аңа болай җавап бирде: – Аллаһының бүләген һәм синнән: «Миңа эчәргә бирче», – дип сораучының Кем икәнен белсәң, син үзең Аңардан сорар идең, һәм Ул сиңа тереклек суы бирер иде.
[11] Хатын Аңа: – Әфәндем! Синең чумырып алырга бернәрсәң дә юк, ә кое тирән. Син ул тереклек суын кайдан алырсың икән?
[12] Бу коены безгә Ягъкуб атабыз биргән: үзе дә, балалары да, мал-туарлары да шушы коедан эчкәннәр. Син Ягъкуб атабыздан да бөегрәкме әллә? – дип сорады.
[13] Гайсә аңа: – Бу суны эчкән һәркем янә сусар,
[14] ә Мин бирәчәк суны эчкән кеше һичкайчан сусамас. Мин биргән су аңарда мәңгелек тормышка ага торган чишмәгә әвереләчәк, – дип җавап бирде.
[15] – Әфәндем! Миңа шул суны бирче, аннан мин сусамас идем һәм, су алыр өчен, монда килеп йөрмәс идем, – диде хатын.
[16] – Бар, иреңне чакырып кил, – диде Гайсә.
[17] – Минем ирем юк, – дип җавап бирде хатын. – Ирем юк, дип син дөресен әйттең,
[18] чөнки синең биш ирең булган, ә инде хәзергесе сиңа ир түгел. Син моны дөрес әйттең, – диде Гайсә.
[19] – Әфәндем! Күрәм, Син – пәйгамбәрсең.
[20] Безнең ата-бабаларыбыз Аллаһыга бу тауда табынганнар, ә сез, яһүдиләр, кешеләр табына торган урын Иерусалимдә булырга тиеш, дип әйтәсез, – диде Аңа хатын.
[21] – Ханым, ышан сүземә, вакыт җитә: Атага табынуыгыз бу тауда да, Иерусалимдә дә булмаячак.
[22] Сез кемгә табынуыгызны белмисез, ә без кемгә табынуыбызны беләбез, чөнки котылу яһүдиләрдән килә.
[23] Әмма вакыт җитеп килә, һәм килеп тә җитте инде, ул вакытта чын күңелдән табынучылар Атага рух вә хакыйкать белән табынырлар, чөнки Ата шундый табынучыларны эзли.
[24] Аллаһы Ул – Рух, һәм Аңа табынучылар рух вә хакыйкать белән табынырга тиешләр, – диде Гайсә.
[25] – Мәсихнең киләчәген беләм. (Мәсих май сөртелгән Зат дигәнне аңлата.) Ул, килгәч, безгә бөтенесен аңлатып бирер, – диде хатын.
[26] – Синең белән сөйләшүче Мин – ул Үзе, – дип әйтте Гайсә.
[27] Шул вакыт әйләнеп кайткан шәкертләре, Аның хатын белән сөйләшеп торуын күреп гаҗәпләнделәр, әмма берсе дә: «Син аңардан нәрсә сорыйсың?» – яки: «Бу хатын белән нәрсә турында сөйләшәсең?» – дип сорамады.
[28] Хатын, су чүлмәген калдырып, шәһәргә китте һәм андагы кешеләргә:
[29] – Барып карагыз әле, кылган эшләремнең бөтенесен әйтеп биргән Кешене күрерсез; Ул Мәсих түгелме икән? – диде.
[30] Һәм кешеләр, шәһәрдән чыгып, Гайсә янына киттеләр.
[31] Ул арада шәкертләре Аны: – Остаз! Ашап ал инде, – дип кыстарга керештеләр.
[32] – Минем сез белми торган ризыгым бар, – диде аларга Гайсә.
[33] Шәкертләре үзара: – Әллә Аңа берәрсе ашарга китерде микән? – диештеләр.
[34] – Ризыгым – Мине җибәргән Затның ихтыярын үтәү һәм Аның эшен төгәлләү.
[35] Сез: «Тагын дүрт айдан урак өсте җитәчәк», – дисез түгелме? Ә Мин сезгә әйтәм: әйбәтләп карагыз, игеннәр агарып уракка өлгергән инде.
[36] Уракчы эш хакы ала һәм мәңгелек тормыш өчен уңыш җыя. Шуңа күрә, чәчүче белән уручы бергә куана ала.
[37] Шулай итеп, бу очракка «Берсе чәчә, ә икенчесе ура», дигән әйтем туры килә.
[38] Мин сезне үзегез үстермәгәнне урырга җибәрдем, анда башкалар эшләгән иде, ә сез аларның хезмәт уңышын җыясыз, – диде Гайсә аларга.
[39] «Кылган эшләремнең бөтенесен әйтеп бирде», – дип шаһитлык иткән хатынның сүзен ишеткәч, әлеге шәһәрдәге самареялеләрнең күбесе Гайсәгә иман китерде.
[40] Шунлыктан, самареялеләр Аның янына килеп, Аңардан үзләре янында калуын үтенеп сорадылар, һәм Ул анда ике көнгә калды.
[41] Аның сүзләрен ишетеп, тагын да күбрәк кеше Аңа иман китерде,
[42] ә теге хатынга исә: – Без инде синең сүзләреңнән түгел, бәлки Аның сүзләрен үзебез ишетеп һәм Аның, чыннан да, дөньяны Коткаручы Мәсих икәнен белеп, Аңа ышанабыз, – диделәр.
[43] Ике көн үткәч, Гайсә бу шәһәрдән Гәлиләягә китте.
[44] «Пәйгамбәрне үз илендә ихтирам итмиләр», – дип, Гайсә Үзе үк шаһитлык биргән иде.
[45] Ләкин Ул Гәлиләягә килгәч, кешеләр Аны бик теләп кабул иттеләр, чөнки алар Иерусалимдәге бәйрәмгә барып, Гайсә эшләгән барлык эшләрне күргәннәр иде.
[46] Шуннан соң Гайсә теге чакта суны шәрабка әйләндергән урынга – Гәлиләянең Кәна шәһәренә яңадан килде. Кәпәрнаумда углы авыру булган бер сарай әһеле бар иде.
[47] Сарай әһеле, Гайсәнең Яһүдиядән Гәлиләягә килгәнен ишетеп, Аның янына китте. Ул Гайсәдән үлем түшәгендә яткан углын, килеп, савыктыруын ялварып сорады.
[48] – Илаһи билгеләр һәм могҗизалар күрмәсәгез, сез бит ышанмаячаксыз, – диде аңа Гайсә.
[49] Сарай әһеле исә: – Әфәндем! Балам үлгәнче килә күр инде, – диде.
[50] Шунда Гайсә: – Бар, өеңә кайт, углың исән, – диде. Сарай әһеле, Гайсәнең сүзенә ышанып, кайтып китте.
[51] Кайтып барганда ук, хезмәтчеләре очрап, углының исән булуын әйттеләр.
[52] «Аңа кайсы сәгатьтә хәл керде?» дигән соравына, алар: – Кичә көндезге сәгать берләрдә бизгәк аңардан китте, – дип җавап бирделәр.
[53] «Углың исән» дигән сүзләрне Гайсәнең нәкъ шул сәгатьтә әйтүен аңлагач, әти кеше үзе дә, йортындагыларның барысы да Гайсәгә иман китерделәр.
[54] Бу – Гайсәнең Яһүдиядән Гәлиләягә килгәч күрсәткән икенче могҗизалы гамәле булды.