[1] Котылу бәйрәменә алты көн кала, Гайсә Бәйт-Әния авылына килде. Ул авылда Гайсә үледән терелткән Элгазар яши иде.
[2] Анда Гайсә хөрмәтенә аш мәҗлесе җыйдылар, Марта хезмәт күрсәтеп йөрде, ә Элгазар Гайсә белән бергә табын артында утыра иде.
[3] Мәрьям, бер кадак кыйммәтле, саф вә хуш исле нард мае алып, Гайсәнең аякларын майлады да үзенең чәче белән сөртте. Өй эче ислемайның хуш исе белән тулды.
[4] Шунда Гайсәнең шәкертләреннән берсе – Аңа хыянәт итәчәк Яһүдә Искариот:
[5] – Ни өчен бу хуш исле майны, өч йөз динарга сатып, акчасын фәкыйрьләргә өләшеп бирмәскә иде? – диде.
[6] Ул моны һич тә фәкыйрьләр хакында кайгыртып түгел, бәлки карак булганы өчен әйтте. Уртак акча янчыгын йөртү – аның вазифасы, һәм ул аннан үзенә акча ала торган иде.
[7] Гайсә моңа болай дип җавап бирде: – Калдыр аны, ул бу майны Мине күмү көненә саклады.
[8] Фәкыйрьләр һәрвакыт сезнең белән бит, ә Мин сезнең белән һәрвакыт булмам.
[9] Шул вакытта күп яһүдиләр, Гайсәнең Бәйт-Әниядә икәнлеген белеп, шунда җыелдылар. Алар Гайсә өчен генә түгел, Ул үледән терелткән Элгазарны күрү өчен дә килделәр.
[10] Шунлыктан баш руханилар Элгазарны да үтерергә карар чыгардылар,
[11] чөнки аның аркасында күп яһүдиләр Гайсә янына килә һәм Аңа иман китерә иде.
[12] Икенче көнне бәйрәмгә килгән халык арасында «Гайсә Иерусалимгә килә икән» дигән хәбәр таралды.
[13] Алар, хөрмә ботаклары тотып, Гайсәне каршыларга чыкты һәм: «Һошанна! Раббы исеменнән Килүче, Исраил Патшасы мөбарәктер!» – дип кычкырдылар.
[14] Гайсә исә бер ишәк табып, аңа атланды, һәм һәммәсе Изге язмада язылганча булды:
[15] «Сион-кыз, курыкма! Менә, яшь ишәккә атланып, Синең Патшаң килә».
[16] Аның шәкертләре ул вакытта моны аңламадылар, ә инде Гайсә данланганнан соң, Аның хакында шулай язылган булуын һәм Аңа нәкъ шулай эшләүләрен хәтерләренә төшерделәр.
[17] Гайсә Элгазарны кабердән чакырып, үледән терелткәндә, Аның белән булган кешеләр ни булганы турында сөйләп бирделәр.
[18] Шундый могҗизалы гамәл кылганын ишеткәнгә, халык Аны каршыларга чыкты.
[19] Фарисейлар исә үзара: – Күрәсезме, безгә бернәрсә дә ярдәм итми. Бөтен дөнья Аның артыннан бара, – диделәр.
[20] Бәйрәмдә Аллаһыга табыну өчен килүчеләр арасында берничә грек та бар иде.
[21] Алар Гәлиләядәге Бәйт-Сайдадан булган Филип янына килеп, аңардан: – Әфәндем! Без Гайсәне күрергә телибез, – дип үтенделәр.
[22] Филип бу турыда Әндригә әйтте, аннары алар икәүләп бу үтенечне Гайсәгә сөйләделәр.
[23] Гайсә аларга җавабында: – Адәм Углының данлану вакыты җитте, – диде.
[24] – Сезгә хак сүз әйтәм: җиргә төшкән бодай бөртеге үлмәсә, шул килеш калыр, ә үлсә, зур уңыш китерер.
[25] Үз җанын яратучы аны югалтыр, ә бу дөньяда үз гомереннән ваз кичүче аны мәңгелек тормыш өчен саклар.
[26] Кем Миңа хезмәт итә, ул Миңа иярсен. Мин кайда булсам, Минем хезмәтчем дә шунда булыр. Миңа хезмәт итүчегә Атам ихтирам күрсәтер.
[27] Күңелем Минем хәзер борчулы. Нәрсә әйтим? «Атам! Мине бу авыр сәгатьтән коткар!» – дипме? Ләкин Мин нәкъ шуның өчен килдем дә.
[28] Атам! Исемеңне данла. Шул вакыт күктән: – Мин аны данладым һәм данлаячакмын, – дигән тавыш ишетелде.
[29] Шунда торган халык тавышны ишетеп, күк күкрәвен әйтте. Кайберләре исә: – Аңа фәрештә сөйләде, – диделәр.
[30] Моңа каршы Гайсә: – Бу тавыш Минем өчен түгел, сезнең өчен килде.
[31] Бу дөнья хәзер хөкем ителә, хәзер бу дөньяның түрәсе куып чыгарылачак.
[32] Мин җирдән югары күтәрелгәннән соң барлык кешеләрне Үземә тартачакмын, – диде.
[33] Ул моны Үзенең нинди үлем белән үләчәген белдереп әйтте.
[34] Халык Аңа болай дип җавап бирде: – Без Кануннан Мәсихнең мәңге яшәячәген белдек, ә Син каян чыгып, Адәм Углы күтәрелергә тиеш, дип әйтә аласың? Кем Ул – Адәм Углы?
[35] Шунда Гайсә аларга: – Яктылык сезнең белән бераз вакыт булыр әле. Үзегезне караңгылык басмасын өчен, яктылык бар чагында йөреп калыгыз. Караңгыда йөрүче кая барганын белми.
[36] Яктылык сезнең белән булганда, аңа ышаныгыз, шул чакта сез яктылык балалары булырсыз, – диде. Шушы сүзләрне әйткәннән соң Гайсә, китеп, халык күзеннән яшеренде.
[37] Гайсә халык алдында шулкадәр күп могҗизалы гамәлләр күрсәтсә дә, алар Аңа иман китермәде.
[38] Ишагыйя пәйгамбәрнең: «Йа Раббым! Без алып килгән хәбәргә кем ышанды?! Раббы кулының көче кемгә ачылды?!» – дигән сүзләре тормышка ашты.
[39] Алар иман китерә алмадылар, чөнки Ишагыйя әйткәнчә:
[40] «Ул аларның күзләрен күрмәс итте, йөрәкләрен туң итте; югыйсә алар күзләре белән күрерләр, йөрәкләре белән аңларлар, Миңа таба борылырлар һәм Мин аларны савыктырыр идем».
[41] Ишагыйя бу сүзләрне Гайсәнең данын күргәнгә әйткән, ул шулай дип Аның турында сөйләгән.
[42] Хәер, башлыкларның да күбесе Аңа иман китерделәр, тик фарисейлар гыйбадәтханәдән аерыр дип куркып, бу турыда анык әйтмәделәр.
[43] Алар өчен кешеләрнең данлавы Аллаһының данлавына караганда кадерлерәк иде.
[44] Гайсә исә көчле тавыш белән: – Миңа иман итүче Минем Үземә түгел, Мине җибәргән Затка иман итә, – диде.
[45] – Мине күрүче кеше Мине җибәргән Затны күрә.
[46] Миңа иман итүче караңгылыкта калмасын дип, дөньяга яктылык булып килдем.
[47] Кем дә булса сүзләремне ишетеп тә үтәми икән, аны хөкем итмим, чөнки Мин дөньяны хөкем итү өчен түгел, коткару өчен килдем.
[48] Мине кире кагып, сүзләремне кабул итмәгән кешенең үз хөкем итүчесе бар: аны әйткән сүзем кыямәт көнендә хөкем итәчәк.
[49] Мин Үземнән сөйләмәдем. Нәрсә сөйләргә, нәрсә әйтергә кирәклеге хакында Мине җибәргән Ата әмер бирде.
[50] Мин беләм: Аның әмере мәңгелек тормышка алып бара. Шуңа күрә, нәрсә генә сөйләсәм дә – һәр сүзне Атам кушканча сөйлим.