Skip to content
Opens in a new window

[1] Үтеп барышлый, Гайсә тумыштан ук сукыр бер кешене күрде.

[2] Шәкертләре Аңардан: – Остаз! Бу кешенең сукыр булып тууы кемнең гөнаһыннан: үзе гөнаһ кылганмы, әллә ата-анасымы? – дип сорадылар.

[3] Гайсә болай җавап бирде: – Бу кеше үзенең гөнаһы өчен дә, ата-анасының гөнаһы өчен дә сукыр түгел. Аллаһының гамәлләре аңарда күренсен өчен, ул сукыр булып туды.

[4] Көн үткәнче Мине җибәргән Затның эшләрен башкарырга тиешбез. Төн җитеп килә, ул чакта һичкем берни эшли алмас.

[5] Мин дөньяда вакытта, Мин – дөньяга яктылык.

[6] Шулай дип, Ул җиргә төкерде, төкереге белән лай ясап, шуны сукырның күзләренә сөртте дә

[7] аңа: – Шилуах буасына барып юын, – диде. (Шилуах – «Җибәрелгән» дигән мәгънәдә.) Ул барып юынды һәм күзләре күрә торган булып кайтты.

[8] Аның күршеләре һәм элек хәер сорашып утыруын күргән кешеләр: – Бу соң, теге, хәер сорашып утырган кеше түгелме? – диештеләр.

[9] Кайберләре: «Бу – шул», ә кайберләре: «Шуңа охшаган», – диделәр. Кузләре ачылган кеше үзе исә: – Мин – шул кеше, – дип әйтә иде.

[10] – Күзләрең ничек ачылды соң? – дип сорадылар аңардан.

[11] – Гайсә атлы Кеше лай ясап күзләремә сөртте дә: «Шилуах буасына барып юын», – диде. Мин барып юындым һәм күзләрем ачылды, – диде ул.

[12] Аңардан: «Ул Кеше кайда?» – дип сорагач: – Мин белмим, – дип җавап бирде.

[13] Элек сукыр булган бу кешене фарисейлар янына алып бардылар.

[14] Ә Гайсә, лай ясап, сукырның күзләрен ачкан көн – шимбә көн иде.

[15] Фарисейлар да аңардан ничек күрә башлавы хакында сораштылар. Ул аларга: – Ул минем күзләремә лай сылады, аннары мин юындым да күрә башладым, – диде.

[16] Шунда кайбер фарисейлар: – Бу Кеше шимбә көн кагыйдәләрен үтәми, шуңа күрә Ул Аллаһыдан түгел, – дип әйттеләр. Ә башкалары: – Гөнаһлы кеше мондый могҗизалы гамәлләрне ничек эшли алсын? – диделәр. Һәм алар арасында бәхәс чыкты.

[17] Әлеге кешегә: – Син Аның турында нәрсә әйтерсең? Ул синең күзләреңне ачты бит, – диделәр. – Ул – Пәйгамбәр, – дип җавап бирде күзләре ачылган кеше.

[18] Әмма яһүдиләр, күзләре ачылган кешенең ата-анасын чакырганчы, аның сукыр булганына һәм күрә башлавына ышанмадылар.

[19] – Тумыштан сукыр дигән углыгыз шушымы? Әмма хәзер ул ничек күрә ала? – дип сорадылар алар.

[20] Ата-анасы аларга: – Без аның углыбыз икәнен һәм сукыр булып туганын беләбез.

[21] Ә аның ничек күрә башлавын да, күзләрен кем ачканын да белмибез. Ул инде балигъ булган, үзеннән сорагыз, үзе хакында үзе сөйләсен, – дип җавап бирделәр.

[22] Күзләре ачылган кешенең ата-анасы яһүдиләрдән курыкканга күрә, шулай диде. Чөнки яһүдиләр, Гайсәнең Мәсих икәнен икърар итүче һәркемне гыйбадәтханәдән куарга, дип сүз куешкан иделәр.

[23] Шунлыктан аның ата-анасы: «Ул инде балигъ булган, үзеннән сорагыз», – диделәр.

[24] Шулай итеп, яһүдиләр элек сукыр булган кешене икенче тапкыр чакырып, аңа: – Аллаһыны хөрмәт ит! Без ул Кешенең гөнаһлы икәнен беләбез, – диделәр.

[25] Ул аларга: – Ул гөнаһлымы, түгелме, анысын белмим. Шуны гына беләм: мин сукыр идем, ә хәзер күрәм, – дип җавап бирде.

[26] – Ул нәрсә эшләде? Синең күзләреңне ничек ачты? – дип тагын сорадылар аңардан.

[27] Ул аларга: – Мин инде сезгә сөйләдем, ә сез тыңламадыгыз. Ни өчен тагын ишетергә телисез? Әллә сез дә Аның шәкертләре булырга җыенасызмы? – дип җавап бирде.

[28] Алар аңа мыскыллап: – Син – Аның шәкерте, ә без – Муса шәкертләре.

[29] Без Аллаһының Мусага сөйләгәнен беләбез, әмма Аның кайдан икәнен белмибез, – диделәр.

[30] Күрә башлаган кеше аларга: – Шунысы гаҗәп тә: сез Аның кайдан икәнен белмисез, ә Ул минем күзләремне ачты! – дип әйтте. –

[31] Без Аллаһының гөнаһлыларны тыңламавын беләбез, әмма Үзенә табынучыны һәм Аның ихтыярын башкаручыны Ул тыңлый.

[32] Кемнең дә булса тумыштан сукыр кешенең күзләрен ачканлыгы турында гомердә дә ишетелгәне юк.

[33] Ул Кеше Аллаһыдан булмаса, һичнәрсә булдыра алмас иде.

[34] – Башыңнан аягыңа тикле гөнаһта тугансың, нигә безне өйрәтәсең? – дип алар аны куып чыгардылар.

[35] Гайсә бу кешене куып чыгарганнарын ишетте дә аны табып: – Син Адәм Углына ышанасыңмы? – дип сорады.

[36] – Әфәндем, мин Аңа ышансын өчен, Аның кем икәнен әйт сәнә, – дип җавап бирде ул.

[37] – Син Аны күрдең. Хәзер синең белән Ул сөйләшә, – дип әйтте Гайсә.

[38] – Хакимем, мин ышанам! – дип сәҗдә кылды ул.

[39] Гайсә: – Күрми торганнар күрсен, ә күрә торганнар сукырайсын, дип хөкем итү өчен килдем Мин бу дөньяга, – дип әйтте.

[40] Аның янында булган кайбер фарисейлар, моны ишеткәч: – Әллә без дә сукырмы? – диделәр.

[41] – Сез сукыр булсагыз, гөнаһыгыз өчен гаепле булмас идегез. Ә сез «күрәбез» дигәнлектән гөнаһыгыз үзегездә кала, – дип әйтте Гайсә.

Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters