[1] Шуннан соң Гайсә Гәлиләядә йөрде. Ул Яһүдиядә йөрергә теләмәде, чөнки яһүдиләр Аны үтерергә җай эзлиләр иде.
[2] Яһүдиләрнең Чатырлар бәйрәме якынлаша иде, һәм
[3] энеләре: – Гәлиләядән Яһүдиягә бар, Син эшләгән эшләрне шәкертләрең дә күрсен.
[4] Әгәр кеше үзен танытырга тели икән, эшен яшерен рәвештә эшләми. Шундый эшләр эшлисең икән, Үзеңне дөньяга таныт, – диделәр.
[5] Аңа хәтта энеләре дә ышанмадылар.
[6] Гайсә аларга болай дип әйтте: – Минем вакыт әле килеп җитмәде, ә сезнең өчен теләсә кайсы вакыт кулай.
[7] Дөнья сезгә нәфрәт белән карамый, ә Миңа нәфрәтләнә, чөнки Мин эшләренең явыз булганлыгына һәрвакыт шаһитлык биреп торам.
[8] Сез бәйрәмгә барыгыз, ә Мин бармыйм, чөнки Минем вакыт әле җитмәде.
[9] Ул, аларга шулай дип, Гәлиләядә калды,
[10] әмма, энеләре киткәч, яшерен рәвештә Үзе дә бәйрәмгә барды.
[11] Ә яһүдиләр исә Гайсәне бәйрәмдә эзләп: – Ул кайда икән? – дип сорадылар.
[12] Аның хакында халык арасында күп сүзләр йөрде. Кайберләре: «Ул яхшы Кеше», – диде, башкалары исә: «Юк, Ул халыкны аздыра», – дип сөйләде.
[13] Әмма, яһүдиләрдән куркып, Аның хакында беркем дә ачык итеп сөйләмәде.
[14] Ә инде бәйрәм уртасында Гайсә Аллаһы йортына кереп гыйлем бирә башлады.
[15] Яһүдиләр: – Бу Кеше укымаган булса, шулкадәр нәрсәне кайдан белә икән?! – дип гаҗәпләнделәр.
[16] Гайсә аларга: – Минем өйрәтүем Үземнеке түгел, Мине җибәргән Затныкы.
[17] Кем Аның ихтыярын башкарырга тели, шул кеше бу өйрәтүемнең Аллаһыданмы яки аны Үземнән генә сөйләвемне белер.
[18] Үз исеменнән сөйләүче үзенә дан эзли, ә Үзен җибәргән Затка дан-шөһрәт яулаучы эчкерсездер һәм Аңарда ялган юк, – дип әйтте. –
[19] Муса сезгә Канун бирде түгелме? Ә сезнең берегез дә аны үтәми. Ни өчен Мине үтерергә йөрисез?
[20] – Сиңа җен кагылдымы әллә? Кем Сине үтерергә йөри?! – диде халык.
[21] Гайсә сүзен дәвам итте: – Мин бер эш эшләдем һәм сез һәммәгез шуңа гаҗәпләнәсез.
[22] Муса сезгә сөннәт тапшырды (гәрчә ул Мусадан түгел, бәлки аталардан килә), шуңа күрә шимбә көнне ир баланы сөннәткә утыртасыз.
[23] Муса кануны бозылмасын дип, шимбә көнне ир бала сөннәткә утыртыла ала икән, шимбә көнне бер кешене бөтенләй савыктырганым өчен, нигә Миңа ачуыгыз килә?
[24] Тышкы күренешкә генә карап хөкем итмәгез, бәлки дөрес хөкем итегез.
[25] Шунда кайбер иерусалимлеләр бер-берсенә: – Бу әллә яһүдиләрнең башлыклары үтерергә теләгән Кешеме?
[26] Әнә Ул ачыктан-ачык сөйли, ә алар Аңа бер сүз дә әйтмиләр: әллә Аны чыннан да Мәсих дип уйлыйлар микән?
[27] Әмма, Мәсих килгәндә, Аның кайдан икәнлеген беркем дә белмәс. Без исә бу Кешенең кайдан икәнен беләбез, – диделәр.
[28] Гайсә, Аллаһы йортында гыйлем биргәндә, көчле тавыш белән болай диде: – Сез Мине һәм кайдан икәнемне дә беләсез. Ләкин Мин Үзлегемнән килмәдем, һәм Мине җибәргән Зат хак. Сез Аны белмисез,
[29] ә Мин Аны беләм, чөнки Мин Аңардан килдем, Мине Ул җибәрде.
[30] Алар Гайсәне кулга алырга теләделәр, ләкин берсе дә Аңа кул тидермәде, чөнки Аның вакыты килеп җитмәгән иде әле.
[31] Халык арасында исә күп кешеләр Аңа иман китерделәр һәм: – Мәсих килгәч, бу Зат күрсәткәннән дә күбрәк могҗизалы гамәлләр күрсәтер микән? – диештеләр.
[32] Фарисейлар халыкның Гайсә хакында шундый сүз йөрткәннәрен ишеттеләр, һәм баш руханилар белән фарисейлар, Аны кулга алу өчен, тәртип саклаучыларны җибәрделәр.
[33] Гайсә исә: – Мин сезнең арада озак булмам, Мине җибәргән Зат янына тиздән кире кайтачакмын.
[34] Мине эзләрсез, әмма тапмассыз. Мин булачак урынга сез килә алмассыз, – дип әйтте.
[35] Моны ишеткән яһүдиләр үзара: – Без таба алмаслык нинди урынга китмәкче була икән? Әллә греклар арасына таралып яшәүче яһүдиләр янына китеп, грекларны өйрәтергә тели микән?
[36] «Мине эзләрсез, әмма тапмассыз. Мин булачак урынга сез килә алмассыз» дигән сүзләре нәрсәне аңлата икән? – диештеләр.
[37] Бәйрәмнең соңгы, бөек көнендә Гайсә, торып басып, көчле тавыш белән болай дип әйтте: – Кем сусаса, шул Минем янга килсен һәм эчсен.
[38] Изге язмада әйтелгәнчә, Миңа иман итүченең «күңел түреннән елгалар булып тереклек суы агачак».
[39] Ул моны Үзенә иман итүчеләр алачак Рух хакында әйтте. Әле Гайсә данланмаганга, аларга Изге Рух бирелмәгән иде.
[40] Халык арасында кайберләре Аның бу сүзләрен ишетеп: «Ул – чынлап та вәгъдә ителгән Пәйгамбәр», – диделәр.
[41] Берләре: «Бу – Мәсих», – диешсә, ә башкалары: «Мәсих Гәлиләядән килер микән?
[42] Изге язмада Мәсих Давыт нәселеннән булачак һәм Давыт яшәгән Бәйт-Лехем авылыннан киләчәк, дип язылган түгелме?» – диделәр.
[43] Шулай итеп, халык арасында Гайсә хакында бәхәс чыкты.
[44] Кайберләре Аны кулга алырга теләделәр, ләкин берсе дә Аңа кул тидермәде.
[45] Тәртип саклаучылар баш руханилар һәм фарисейлар янына кайткач: – Ни өчен Аны тотып китермәдегез? – дип сорадылар алардан.
[46] – Берәүнең дә әле ул Кешедәй сөйләгәне юк, – дип җавап бирделәр тәртип саклаучылар.
[47] – Әллә сез дә алдандыгызмы?! – диделәр фарисейлар. –
[48] Башлыкларның яки фарисейларның берәрсе Аңа иман китердеме?
[49] Ә Канунны белмәүче бу халык ләгънәт ителгән.
[50] Шунда фарисейларның берсе, элек Гайсә янына килеп киткән Никәдим болай диде:
[51] – Иң элек кешене тыңламыйча һәм аның нәрсә эшләгәнен белмичә безнең канун аны хөкем итәме?
[52] – Әллә син дә Гәлиләядәнме? Тикшереп кара һәм күрерсең: Гәлиләядән һич тә пәйгамбәр чыкмас, – дип җавап бирделәр аңа. [
[53] Барысы да өйләренә таралгач,