[1] Шуннан соң Гайсә Гәлиләя күленең аръягына китте. Ул күл Тибериас күле дип тә атала иде.
[2] Авыруларны савыктырган могҗизалы гамәлләрен күреп, Аның артыннан бик күп халык иярде.
[3] Гайсә, тауга менеп, анда шәкертләре белән бергә утырды.
[4] Шул вакытта яһүдиләрнең Котылу бәйрәме якынлашып килә иде.
[5] Гайсә күзләрен күтәрде һәм Үзенә таба күп халыкның килүен күреп, Филипкә: – Аларны ашату өчен, икмәк кайдан сатып алырбыз икән? – диде.
[6] Ул бу сүзләрне Филипне сынау өчен генә әйтте, чөнки Үзе нәрсә эшләячәген белә иде.
[7] Филип: – Аларның һәрберсенә аз-аз гына бирү өчен дә, ике йөз динарлык икмәк җитмәс, – дип җавап бирде.
[8] Шәкертләренең берсе, Шимун Петернең бертуган кардәше Әндри:
[9] – Монда бер малайның биш арпа икмәге һәм ике балыгы бар, әмма мондый күп халык өчен ул нәрсә инде? – диде.
[10] – Халыкка утырырга кушыгыз, – диде Гайсә. Ул урында исә чирәм күп иде. Халык чирәмгә утырды. Алар арасында ир-атлар гына биш меңгә якын иде.
[11] Гайсә икмәкне алды да, шөкрана итеп, утыручыларга өләште. Балыкларны да һәркемгә теләгәнчә өләшеп чыкты.
[12] Һәммәсе ашап туйгач, шәкертләренә: – Калган сыныкларны җыеп алыгыз, бернәрсә дә әрәм булмасын, – диде.
[13] Кешеләр ашаган биш арпа икмәктән калган сыныкларны җыеп, аларны унике кәрзингә тутырдылар.
[14] Гайсә эшләгән могҗизалы гамәлне күреп, кешеләр: – Дөньяга килергә тиеш булган Пәйгамбәр, чынлап та, Шушыдыр, – диештеләр.
[15] Гайсә исә, аларның Үзен көч белән патша итеп куярга теләүләрен белеп, ялгызы гына тагын тауга менеп китте.
[16] Кич җиткәч, Гайсәнең шәкертләре күл буена төштеләр дә,
[17] көймәгә утырып, күл аръягындагы Кәпәрнаумга таба йөзеп киттеләр. Караңгы төште, ә Гайсә исә һаман күренмәде.
[18] Күлдә каты җил купканлыктан, дулкыннар көчәйде.
[19] Биш-алты чакрым чамасы киткәннән соң, алар Гайсәне күреп алдылар. Ул, су өстеннән атлап, көймәгә якынлашып килә иде. Шәкертләр куркып калдылар.
[20] Әмма Гайсә аларга: – Бу – Мин! Курыкмагыз! – диде.
[21] Алар Аны көймәгә алырга теләделәр, ләкин нәкъ шул чакта көймә алар бара торган ярга җитеп туктады.
[22] Икенче көнне дә халык күлнең теге ярында тора иде әле. Алар анда бер генә көймә булуын, ул көймәгә шәкертләрнең генә утырып китүен, ә Гайсәнең анда утырмаганын күргәннәр иде.
[23] Ул арада Тибериастан башка көймәләр килеп туктадылар. Көймәләр туктаган урын Хаким Гайсә шөкрана итеп биргән икмәкне кешеләр ашаган җиргә якын иде.
[24] Шулай итеп, Гайсәнең дә, Аның шәкертләренең дә анда юклыгын күргәч, халык, көймәләргә утырып, Кәпәрнаумга Гайсәне эзләргә китте.
[25] Аны күлнең аръягында эзләп тапкач: – Остаз! Син монда кайчан килдең? – дип сорадылар.
[26] Гайсә аларга: – Сезгә хак сүз әйтәм: сез Мине могҗизалы гамәлләр күргәнгә түгел, бәлки туйганчы икмәк ашаганга эзлисез.
[27] Фани ризык өчен түгел, мәңгелек тормыш бирә торган ризык өчен тырышыгыз. Аны сезгә Адәм Углы бирәчәк, чөнки Аллаһы Ата, Адәм Углын хуплап, Үзенең тамгасын салды, – диде.
[28] Аннан соң алар: – Аллаһы эшләрен башкару өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорадылар.
[29] – Ул Кемне җибәргән булса, сез Шуңа иман итегез, Аллаһының эше – менә шул, – дип җавап бирде Гайсә.
[30] Алар: – Сиңа иман китерерлек нинди галәмәт күрсәтерсең? Нәрсә кылырсың?
[31] Безнең ата-бабаларыбыз чүлдә манна ашаганнар. Бу турыда Изге язмада «Ул аларга ашар өчен күктән икмәк бирде» дип язылган, – диделәр.
[32] Гайсә аларга: – Сезгә хак сүз әйтәм: сезгә күктән икмәк биргән – Муса түгел. Күктән хак икмәкне сезгә Минем Атам бирә.
[33] Аллаһы икмәге Ул – күктән иңеп, дөньяга тормыш Бирүче, – диде.
[34] Алар Гайсәгә: – Әфәндем! Безне һәрвакыт шундый икмәк белән тәэмин итеп торчы, – диделәр.
[35] Гайсә исә болай дип әйтте: – Мин – тормыш икмәге. Яныма килүче һичкайчан ачыкмас, Миңа иман итүче һичкайчан сусамас.
[36] Әмма Мин сезгә әйткәндәй, сез Мине күргән булсагыз да ышанмыйсыз.
[37] Атам Миңа биргән һәркем Миңа киләчәк. Килгәннәрне һичкайчан куып җибәрмәячәкмен,
[38] чөнки Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине җибәргән Атам ихтыярын башкару өчен күктән иңдем.
[39] Мине җибәргән Атамның ихтыяры исә шул: Ул Миңа биргәннәрнең берсен дә югалтмыйча, ахирәт көнендә аларның барысын да үледән терелтергә тиешмен.
[40] Мине җибәргән Атам Углын күрүче һәм Аңа инанучы һәркемнең мәңгелек тормышка ия булуын тели. Мин аны ахирәт көнендә терелтеп торгызачакмын.
[41] Аның: «Мин – күктән иңгән икмәк» дигәне өчен, яһүдиләр Аңардан зарландылар.
[42] Алар үзара болай диештеләр: – Бу Йосыф углы Гайсә түгелме соң? Без Аның атасын да, анасын да беләбез бит. Ничек Ул: «Мин күктән иңдем», – дип сөйли ала икән?
[43] Гайсә аларга болай дип җавап бирде: – Үзара сукранышмагыз.
[44] Мине җибәргән Ата алып килмәсә, яныма беркем дә килә алмый, Мин исә шул кешене ахирәт көнендә терелтеп торгызачакмын.
[45] Пәйгамбәрләрнең язмаларында: «Һәммәсе дә Аллаһы тарафыннан өйрәтеләчәк», – дип язылган. Атаны ишеткән, Аңардан өйрәнгән һәркем Минем янга килә.
[46] Бу әле кем дә булса Атаны күргән дигән сүз түгел; Атаны Аллаһыдан килгән Зат кына күргән.
[47] Сезгә хак сүз әйтәм: Миңа иман итүче мәңгелек тормышка ия.
[48] Мин – тормыш икмәге.
[49] Сезнең аталарыгыз чүлдә манна ашаганнар һәм шуңа карамастан үлеп киткәннәр.
[50] Ә бу күктән иңүче икмәк исә шундый ки, аны ашаучы үлмәячәк.
[51] Мин – күктән иңгән тере икмәк, бу икмәкне ашаучы мәңге яшәр. Мин бирәчәк икмәк исә ул – Минем тәнем. Мин аны дөнья яшәсен өчен бирәчәкмен.
[52] Шуннан соң яһүдиләр ачуланышып: – Бу Кеше ничек Үзенең тәнен безгә ашар өчен бирә алыр икән? – дип, үзара бик каты бәхәсләштеләр.
[53] Гайсә исә болай дип әйтте: – Сезгә хак сүз әйтәм: Адәм Углының тәнен ашамасагыз һәм Аның канын эчмәсәгез, сездә тормыш булмаячак.
[54] Минем тәнемне ашаган һәм канымны эчкән исә мәңгелек тормышка ия. Мин аны ахирәт көнендә терелтәчәкмен.
[55] Минем тәнем – чын ризык, каным – чын эчемлек.
[56] Тәнемне ашаган һәм канымны эчкән – Миндә, Мин исә аңарда яшим.
[57] Мине мәңге тере Атам җибәрде һәм Мин Атам аша яшим, шулай ук Мине ашаучы да Минем аша яшәячәк.
[58] Күктән иңгән икмәк менә шулдыр. Ул икмәк сезнең аталарыгыз ашаган маннага охшамаган, алар үлеп киткәннәр. Ә бу икмәкне ашаучы мәңге яшәячәк.
[59] Гайсә боларны Кәпәрнаумда гыйбадәтханәдә гыйлем биргән вакытта сөйләгән иде.
[60] Гайсәнең күп шәкертләре, бу сүзләрне ишеткәннән соң: – Нинди авыр сүзләр! Боларны кем тыңлый алсын? – диделәр.
[61] Әмма Гайсә шәкертләренең сукрануларын белеп: – Сезне шушы рәнҗетәме?
[62] Әгәр сез Адәм Углының элек булган урынына күтәрелүен күрсәгез, нәрсә булыр?
[63] Рух Ул – тормыш бирүче, кеше үз көче белән һичнәрсәгә ирешә алмый; Мин сезгә сөйләгән сүзләр – рух һәм тормыш.
[64] Әмма арагызда иман итмәүчеләр дә бар, – дип әйтте. Гайсә бит кемнең иман итмәвен һәм кемнең Үзенә хыянәт итәчәген баштан ук белә иде.
[65] Ул сүзен дәвам итеп: – Менә шуның өчен Мин сезгә, Атам җибәрмәсә, Минем янга беркемнең дә килә алмаячагын әйттем, – диде.
[66] Шул вакыттан башлап шәкертләренең күбесе Гайсәдән аерылып киттеләр, башка Аның белән бергә йөрмәделәр.
[67] Шунда Гайсә унике шәкертеннән: – Сез дә китәргә телисезме? – дип сорады.
[68] Шимун Петер Аңа: – Хакимем! Без кем янына барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре Синдә бит.
[69] Без Сиңа иман итәбез, Сине Аллаһының Изге Заты дип таныйбыз, – дип җавап бирде.
[70] Гайсә аларга: – Мин сезнең уникегезне сайлап алдым түгелме? Әмма берегез – иблис, – диде.
[71] Ул бу сүзләрне, Үзенә хыянәт итәчәк, уникенең берсе булган Шимун углы Яһүдә Искариот хакында әйтте.