Skip to content
Opens in a new window

[1] Шушы хәлләрдән соң Тибериас күле буенда Гайсә шәкертләренә янә күренде. Аның күренүе болай булды:

[2] Шимун Петер, Игезәк кушаматлы Томас, Гәлиләядәге Кәна шәһәреннән Натанаил, Зебедәй угыллары һәм Гайсәнең тагын ике шәкерте бергә иделәр.

[3] Шимун Петер: – Балык тотарга барам, – дигәч, калган шәкертләр аңа: – Без дә синең белән барабыз, – диделәр. Алар көймәгә утырып, йөзеп киттеләр, әмма ул төнне һичнәрсә тота алмадылар.

[4] Таң атканда яр буенда Гайсә басып тора иде, әмма шәкертләре Аның Гайсә икәнен танымадылар.

[5] Гайсә аларга: – Дусларым! Сезнең ашарга берәр нәрсәгез бармы? – диде. – Юк, – дип җавап бирделәр алар.

[6] Ул аларга: – Ятьмәне көймәнең уң ягына салыгыз, тотарсыз, – диде. Алар шулай иттеләр һәм эләккән балыкның күплегеннән ятьмәне тартып чыгара алмадылар.

[7] Шунда Гайсәнең яраткан шәкерте Петергә: – Бу – Хакимебез, – диде. Аның Хаким икәнен ишеткәч, Шимун Петер, өс киемен киеп (ул чишенгән иде), суга сикерде.

[8] Ярдан йөз кырык аршын чамасы гына ераклыкта булган башка шәкертләр, көймә белән килеп, балык белән тулган ятьмәне сөйрәп, ярга алып чыктылар.

[9] Ярга чыккач, алар янган күмер өстендә пешкән балык һәм икмәк күрделәр.

[10] Гайсә аларга: – Тоткан балыкларыгызның беразын монда алып килегез, – диде.

[11] Шимун Петер көймәгә утырып, зур балыклар белән тулган ятьмәне өстерәп җиргә чыгарды. Анда йөз илле өч балык бар иде. Балыкның шундый күп булуына да карамастан, ятьмә ертылмады.

[12] Гайсә: – Ашарга килегез, – диде. Шәкертләрнең берсе дә: «Син кем?» – дип сорарга батырчылык итмәде, чөнки алар Аның Хаким Гайсә икәнен белә иделәр.

[13] Гайсә якынрак килеп икмәкне алды һәм аларга өләште, шулай ук балыкны да алып бирде.

[14] Бу инде Гайсәнең, үледән терелтелгәннән соң, шәкертләренә өченче тапкыр күренүе иде.

[15] Ашаганнан соң Гайсә Шимун Петердән: – Яхъя углы Шимун! Син Мине башка шәкертләремә караганда күбрәк яратасыңмы? – дип сорады. Петер Аңа: – Әйе, Хакимем! Син минем яратуымны беләсең, – дип җавап бирде. Гайсә аңа: – Минем бәрәннәремне ашат, – диде.

[16] Гайсә икенче мәртәбә: – Яхъя углы Шимун! Син Мине яратасыңмы? – дип сорады. Петер Аңа: – Әйе, Хакимем! Син минем яратуымны беләсең, – дип җавап бирде. – Минем сарыкларымны көт, – диде Гайсә.

[17] Өченче мәртәбә Ул Петердән: – Яхъя углы Шимун! Син Мине яратасыңмы? – дип сорады. Петер, Аның: «Син Мине яратасыңмы?» – дип, өченче мәртәбә соравына көенеп: – Хакимем! Син бөтенесен беләсең. Син яратуымны беләсең, – дип җавап бирде. Гайсә аңа: – Минем сарыкларымны ашат, – диде. –

[18] Сиңа хак сүз әйтәм: син яшь чакта үзеңне-үзең билбаулап, теләгән җиреңә бара идең. Ә картайгач, кулларыңны сузарсың, һәм башка берәү, сине билбаулап, теләмәгән җиреңә алып барыр.

[19] Ул бу сүзләрне Петернең нинди үлем белән Аллаһыны данлаячагын белдереп әйтте. Шуннан соң Гайсә аңа: – Минем артымнан бар, – диде.

[20] Шул вакыт Петер, артына әйләнеп карагач, артларыннан Гайсәнең яраткан шәкерте килгәнне күрде. Бу – кичке аш вакытында Гайсәнең күкрәгенә терәлеп диярлек утырган, «Хакимем! Сиңа кем хыянәт итәчәк?» дип сораган шәкерт иде.

[21] Петер, аны күргәч, Гайсәдән: – Хакимем! Аның белән нәрсә булачак? – дип сорады.

[22] Гайсә аңа: – Мин килгәнгә кадәр аның яшәвен теләсәм дә, анда синең ни эшең бар? Син Минем артымнан бар, – диде.

[23] Шуңа күрә имандашлар арасында: «Ул шәкерт үлмәячәк» дигән сүз таралды. Әмма Гайсә: «Үлмәячәк», – димәгән, ә: «Мин килгәнгә кадәр аның яшәвен теләсәм дә, анда синең ни эшең бар?» – дип әйткән иде.

[24] Боларның һәммәсе турында шаһитлык биреп, бу сүзләрне язган шәкерт – шул шәкерт була. Без аның шаһитлыгының хак икәнен беләбез.

[25] Гайсә болардан башка да күп эшләр башкарды. Аларның һәммәсе турында да язылса, язылган китаплар дөньяга сыймас иде, дип уйлыйм.

Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters