Skip to content
Opens in a new window

[1] Борчылмагыз! Аллаһыга ышаныгыз һәм Миңа ышаныгыз.

[2] Атам йортында торыр урын күп. Әгәр дә алай булмаса, сезгә әйткән булыр идем. Мин сезгә урын әзерләргә барам.

[3] Барып, сезгә урын әзерләгәч, сезне Үзем белән алып китәргә килермен. Шулай Мин булган урында сез дә булырсыз.

[4] Мин бара торган урынга сез юлны беләсез.

[5] Шул вакыт Томас Гайсәгә: – Хакимем! Кая баруыңны белмибез, шулай булгач, анда бару юлын каян белик инде? – диде.

[6] Гайсә аңа: – Мин – юл, хакыйкать һәм тормыш. Атам янына алып бара торган Миннән башка юл юк.

[7] Мине беләсез икән, Минем Атамны да белерсез. Шушы вакыттан башлап, сез Аны беләсез һәм Аны күрдегез, – дип әйтте.

[8] – Хакимем! Безгә Атаны күрсәт һәм без канәгать булырбыз, – диде Аңа Филип.

[9] – Филип, Мин никадәр вакыт сезнең белән бергә булып та, син Мине белмисеңме?! – диде Гайсә. – Мине күргән кеше Атаны да күргән була. Ничек инде син: «Безгә Атаны күрсәт», – дисең?

[10] Минем Атада, Атаның Миндә икәнлегенә ышанмыйсыңмы? Сезгә сөйләгән сүзләрне Мин Үземнән сөйләмим, ә Миндә булган Атам Үз эшләрен башкара.

[11] «Мин Атада һәм Ата Миндә» дигән сүзләремә ышаныгыз. Ә сүзләремә ышанмыйсыз икән, эшләгән эшләрем хакына ышаныгыз.

[12] Сезгә хак сүз әйтәм: Миңа иман итүче башкарган эшләремне, аларга караганда бөегрәк эшләрне дә башкарыр, чөнки Мин Атам янына барам.

[13] Ата Углы аркылы данлансын өчен, Минем исемем белән нәрсә сорасагыз да, эшләрмен.

[14] Исемем белән Миннән сораган һәрнәрсәне эшләрмен.

[15] Мине яратсагыз, әмерләремне үтәрсез.

[16] Мин Атадан сорармын, һәм Ул сезгә бүтән Яклаучы-Юатучы бирәчәк, Ул сезнең белән мәңге булыр.

[17] Ул Яклаучы-Юатучы – хакыйкать Рухы. Дөнья Аны күрмәгәнгә һәм белмәгәнгә кабул итә алмый, ә сез Аны беләсез, чөнки Ул сезнең белән калачак һәм сездә булачак.

[18] Сезне ятим калдырмам, яныгызга килермен.

[19] Бераздан дөнья Мине күрмәс, ә сез күрерсез. Мин яшәгәнгә, сез дә яшәрсез.

[20] Мин – Атамда, сез – Миндә һәм Мин сездә икәнемне шул көнне белерсез.

[21] Әмерләремне кабул итеп, аларны үтәүче кеше Мине ярата. Мине яраткан кешене Атам яратыр, Мин дә яратырмын һәм аңа Үземне күрсәтермен.

[22] Яһүдә (Яһүдә Искариот түгел) Аңардан: – Хакимем! Ни өчен Син Үзеңне дөньяга түгел, безгә генә күрсәтергә телисең? – дип сорады.

[23] Гайсә аңа болай дип җавап бирде: – Мине яратучы сүзләремне тотар. Атам аны яратыр һәм Без, аның янына килеп, аның белән бергә яшәрбез.

[24] Ә Мине яратмаучы исә сүзләремне тотмый. Сез ишеткән сүз Миннән түгел, бәлки Мине җибәргән Атадан, – һәм дәвам итеп:

[25] – Сезнең белән бергә булганда ук, боларны сезгә әйттем.

[26] Ә Минем исемнән Атам җибәрәчәк Яклаучы-Юатучы – Изге Рух – сезне һәрнәрсәгә өйрәтер һәм Мин сезгә сөйләгәннәрнең һәммәсен хәтерегезгә төшерер.

[27] Сезгә тынычлык калдырам, Үз тынычлыгымны сезгә бирәм, әмма Мин биргән тынычлык дөнья биргән тынычлыкка охшамаган. Күңелегез борчылмасын һәм курыкмасын.

[28] «Сездән китәм һәм яныгызга киләчәкмен», – дигәнемне ишеттегез. Мине яратсагыз, Атам янына баруыма куаныр идегез, чөнки Атам Миннән бөегрәк.

[29] Мин сезгә бу сүзләрне, ул хәл тормышка ашканда, сезнең ышануыгызны теләп, хәзер сөйләдем.

[30] Сезнең белән күп сөйләшмәм инде, чөнки бу дөньяның түрәсе килә. Минем өстән аның һичнинди хакимлеге юк.

[31] Әмма дөнья белсен: Мин Атаны яратам һәм, Ата Миңа нәрсә боерган булса, шуны башкарам. Торыгыз, моннан китик, – диде.

Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters