[1] Гайсә бу сүзләрдән соң күккә күтәрелеп карап: – Атам! Вакыт җитте, – диде. – Углың Сине данласын өчен, Углыңны данла.
[2] Үзенә тапшырылган һәрбер кешегә Ул мәңгелек тормыш бирсен өчен, Син Аңа бөтен кешеләр белән хакимлек итү хокукын бирдең.
[3] Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү – шул мәңгелек тормыштыр.
[4] Син тапшырган эшләрне башкарып чыгып, Мин Сиңа җирдә дан китердем.
[5] Дөнья яратылганчы, Мин Синең хозурыңда данлы идем. Инде хәзер Син, Атам, ул дан белән Үз хозурыңда Мине данла.
[6] Син дөньядан Миңа биргән кешеләргә исемеңне таныттым. Алар Синеке иде, Син исә аларны Миңа бирдең. Алар Синең сүзеңне тоттылар һәм
[7] хәзер Син Миңа биргән бар нәрсәнең Синнән икәнлеген беләләр.
[8] Миңа әйткән сүзләреңне аларга җиткердем бит, алар кабул иттеләр. Минем чынлап та Синнән килүемне танып, Мине Син җибәргәнгә ышандылар.
[9] Мин алар өчен үтенәм. Бөтен дөнья өчен түгел, бәлки Син Миңа биргәннәр өчен үтенәм, чөнки алар Синеке.
[10] Минем бөтен нәрсәм Синеке, ә Синекеләр Минеке. Миңа алар аша дан китерелде.
[11] Мин инде дөньяда түгел, ә алар әле дөньяда. Мин Синең яныңа барам. Изге Атам! Без бер булган кебек, алар да бер булсын өчен, Миңа биргән Үз исемеңнең кодрәте белән аларны саклап тор.
[12] Алар белән бергә дөньяда булганда, Мин аларны Синең исемең белән – Син Миңа биргән исем белән – саклап тоттым. Мин аларны сакладым, һәм Изге язмада язылган сүзләр тормышка ашсын өчен, һәлак булырга тиешлесеннән башка берсе дә югалмады.
[13] Хәзер исә Мин Синең яныңа барам. Бу сүзләрне, аларда куанычым тулы булсын өчен, дөньяда чакта сөйлим.
[14] Мин аларга Синең сүзеңне җиткердем. Дөнья аларга нәфрәтләнде, чөнки, Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел.
[15] Аларны дөньядан алуыңны түгел, бәлки явызлыктан саклавыңны үтенәм.
[16] Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел.
[17] Аларны Үз хакыйкатең белән изге ит. Синең сүзең – хакыйкать.
[18] Син Мине дөньяга җибәргән кебек, Мин дә аларны дөньяга җибәрдем.
[19] Алар да хакыйкать белән изге ителсеннәр дип, Үземне алар хакына изге итәм.
[20] Мин алар өчен генә түгел, аларның сүзе аркылы Миңа иман китерүчеләр өчен дә үтенәм:
[21] бөтенесе бер булсын иде. Атам, Син Миндә һәм Мин Синдә булгандай, Синең Мине җибәргәнеңә дөнья ышансын өчен, алар да Бездә булсыннар.
[22] Син Миңа биргән данны аларга җиткердем: Без бер булган кебек, алар да бер булсыннар.
[23] Мин аларда, Син Миндә. Мине җибәргән булуыңны һәм Мине яраткан кебек аларны да яратуыңны дөнья танысын өчен, алар тулысынча бердәм булсыннар.
[24] Атам! Син Миңа биргән кешеләрнең булачак урынымда Минем белән бергә булуын телим. Дөнья яратылганга кадәр үк сөйгәнгә күрә, Син Миңа дан бирдең. Ул данны алар күрсеннәр иде.
[25] Гадел Атам! Дөнья Сине белми, ә Мин беләм, бу кешеләр дә Синең Мине җибәргәнеңне беләләр.
[26] Миңа булган мәхәббәтең аларда да булсын һәм Үзем дә аларда булыйм дип, Синең исемеңне аларга белдердем һәм белдерәчәкмен.