Skip to content
Opens in a new window

[1] Шуннан илнең халкы Йошия углы Яһүәхәзне атасы урынына Иерусалимдә патша итеп куйды.

[2] Тәхеткә утырганда, Яһүәхәзгә егерме өч яшь булып, Иерусалимдә ул өч ай дәвамында идарә итте.

[3] Мисыр патшасы, аны Иерусалимдәге тәхетеннән бәреп төшереп, Яһүдәне йөз талант көмеш вә бер талант алтын түләргә мәҗбүр итте.

[4] Мисыр патшасы Нехо, Яһүәхәзнең ир туганы Эльякыймны Яһүдә һәм Иерусалим өстеннән патша итеп куеп, аның исемен Яһоякыймга алыштырды; Эльякыймның ир туганы Яһүәхәзне исә Мисырга алып китте.

[5] Тәхеткә утырганда, Яһоякыймга егерме биш яшь булып, Иерусалимдә ул унбер ел дәвамында идарә итте. Яһоякыйм Раббы Алласының күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды.

[6] Бабил патшасы Нәбухаднессар аңа һөҗүм итте дә, бакыр богау салып, аны Бабил җиренә алып китте.

[7] Нәбухаднессар, Раббы йортындагы әйберләрнең дә бер өлешен үзе белән Бабилгә алып китеп, аларны үзенең Бабилдәге сараена кертеп урнаштырды.

[8] Яһоякыйм патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, аның чирканыч эшләре һәм барлык гаепләре Исраил вә Яһүдә патшаларының китабында бәян ителгән. Аның урынына патша булып углы Яһояхин килде.

[9] Тәхеткә утырганда, Яһояхинга унсигез яшь булып, Иерусалимдә ул өч ай да ун көн дәвамында идарә итте. Яһояхин Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды.

[10] Яз җиткәч, Нәбухаднессар патша, үзенең кешеләрен җибәреп, аны Раббы йортындагы зиннәтле әйберләр белән бергә Бабилгә алып кайтырга боерды, ә аның якын туганы Сәдыкыйяне исә Яһүдә белән Иерусалим өстеннән патша итеп куйды.

[11] Тәхеткә утырганда, Сәдыкыйягә егерме бер яшь булып, Иерусалимдә ул унбер ел дәвамында идарә итте.

[12] Ул үз Раббы Алласының күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды һәм Раббы сүзләрен җиткерүче Иремия пәйгамбәр алдында түбәнчелек күрсәтмәде.

[13] Ул шулай ук Аллаһы исеме белән антлар эчергән Нәбухаднессар патшага каршы баш күтәрде. Йөрәге тәмам каткан, үҗәт Сәдыкыйя Исраилнең Раббы Алласына йөзе белән борылырга теләмәде.

[14] Руханиларның башлыклары да, халык үзе дә, чит халыкларның әшәке гамәлләренә ияреп, Иерусалимдәге Раббы изгеләндергән йортны нәҗесләп, туры юлдан һаман ныграк тайпыла бирделәр.

[15] Ата-бабаларының Раббы Алласы, Үз халкын һәм Үз торагын кызганып, алар янына һаман хәбәрчеләрен җибәрә торды.

[16] Әмма алар Аллаһы хәбәрчеләрен мәсхәрәләде генә, Аллаһы сүзләрен игътибарга алмыйча, Аның пәйгамбәрләрен мыскыл итте. Ахыр чиктә Раббының Үз халкына булган ярсуы ташып түгелде, һәм һичкемнең котылыр чарасы калмады.

[17] Алар өстенә Ул Бабил патшасын котыртты, һәм шул патша Изге йортта аларның егетләрен кылычтан уздырды, ни егетләрне, ни гыйффәтле кызларны, ни өлкәннәрне, ни авыру-сырхауларны аямады; Аллаһы аларны шушы патша кулына тапшырды.

[18] Бабил патшасы Аллаһы йортындагы әйберләрнең зурысын-кечесен, Раббы йортындагы хәзинәне, патшаның, аның түрәләренең хәзинәсен дә Бабилгә алып китте.

[19] Аллаһы йортына ут салынды, Иерусалим дивары җимерелде, барча сарайлар янып бетте, бөтен кыйммәтле-затлы әйберләр көл-тузанга әйләнде.

[20] Кылычтан исән калган кешеләрне әлеге патша Бабилгә сөрде; алар ул җирдә аның һәм угылларының колы булды. Бу хәл Фарсы патшалыгы көч туплаганчы

[21] шулай дәвам итте; Иремия аша Раббы әйткәнчә, шимбә көнне ял иткәндәй җир җитмеш ел буена вәйран хәлдә ятты.

[22] Фарсы патшасы Кир хакимлегенең беренче елында Раббы, Иремия аша җиткергән сүзен гамәлгә ашырып, Фарсы патшасы Кирны үз патшалыгындагы бар халыкка түбәндәге язма фәрманны белдерергә этәрде.

[23] Фарсы патшасы Кир белдерәдер: Раббы, Күкләр Алласы, җирдәге бөтен патшалыкларны минем кулга тапшырды, Ул миңа Яһүдәдәге Иерусалимдә Үзенә бер йорт салырга кушты. Аның халкыннан һәммә кеше – Аллаһы аның юлдашы булсын! – юлга кузгалсын.

Елъязма (икенче китап) — Chapters