[1] Фарсы патшасы Кир хакимлегенең беренче елында Раббы, Иремия аша җиткергән сүзен гамәлгә ашырып, Фарсы патшасы Кирны үз патшалыгындагы бар халыкка түбәндәге язма фәрманны белдерергә этәрде.
[2] Фарсы патшасы Кир белдерәдер: Раббы, Күкләр Алласы, җирдәге бөтен патшалыкларны минем кулга тапшырды, Ул миңа Яһүдәдәге Иерусалимдә Үзенә бер йорт салырга кушты.
[3] Аның халкыннан һәммә кеше – Аллаһы аның юлдашы булсын! – Яһүдәдәге Иерусалимгә барып, Исраилнең Раббы Алласына, Иерусалим Алласына йорт салсын.
[4] Сөргенче яһүдиләр яшәгән һәммә урында җирле халык аларга алтын, көмеш, бүтән төрле мөлкәт вә терлек, шулай ук Иерусалимдәге Аллаһы йорты өчен ихтыяри иганә биреп ярдәмләшсен.
[5] Яһүдә вә Беньямин ыругларының нәсел башлыклары, руханилар, левиләр вә Аллаһы тарафыннан рухлары уятылган һәркем Раббы йортын төзер өчен Иерусалимгә барырга әзерләнде.
[6] Аларның барлык күршеләре, Аллаһы йорты өчен дип бирелгән һәртөрле ихтыяри иганәдән тыш, көмеш савыт-саба, алтын, бүтән төрле мөлкәт, терлек вә кыйммәтле әйберләр белән ярдәм күрсәтте.
[7] Заманында Нәбухаднессар, Иерусалимнән алып китеп, үз илаһы йортына куйган Раббы йорты савытларын Фарсы патшасы Кир үз кулы белән
[8] хәзинә сакчысы Митредатка тапшырды; Митредат исә, аларның исәбен алып, Яһүдәнең ыругбашы Шешбасарга бирде.
[9] Анда менә нәрсәләр бар иде: утыз данә – алтын, мең данә – көмеш һәм егерме тугыз данә бүтән төрле тәлинкә;
[10] утыз данә – алтын, дүрт йөз ун данә көмеш касә, мең данә башка төр савыт-саба.
[11] Алтын вә көмеш савытларның саны җәмгысы биш мең дүрт йөз данә иде. Кайчандыр Бабилгә сөрелгән яһүдиләр Иерусалимгә әйләнеп кайткан чакта, әлеге савытларның һәммәсен Шешбасар үзе белән алды.