Skip to content
Opens in a new window

[1] Тәхеткә утырганда, Әхәзгә егерме яшь булып, Иерусалимдә ул уналты ел дәвамында идарә итте. Ерак бабасы Давыттан үзгә буларак, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылмады ул;

[2] Исраил патшалары юлыннан йөрде, табыныр өчен илаһ Багал сыннарын койдырды;

[3] Бен-Һинном үзәнендә корбаннар яндырды, исраилиләр күз алдыннан Раббы сөргән халыкларның әшәке йолаларына ияреп, хәтта үзенең угылларын да учакка салып корбан кылды;

[4] калкулыкларда, түбәҗирләрдә, киң ябалдашлы вә мул яфраклы һәр агач төбендә корбан чалды, хуш исле сумала-майлар көйрәтте.

[5] Шуңа күрә Раббы Алласы Әхәзнең язмышын Арам патшасы кулына тапшырды, һәм арамиләр, аны тар-мар китереп, бик күп кешеләрен әсир төшереп Дәмәшкъкә алып киттеләр. Икенче бер вакытта Раббы Алласы аны Исраил патшасы кулына тапшырды, һәм ул Әхәзне тәмам туздырып бетерде:

[6] Исраил патшасы Ремалия углы Пеках бер көн эчендә яһүдиләрнең йөз егерме мең гаярь сугышчысын кырып салды, чөнки алар ата-бабаларының Раббы Алласыннан йөз чөергәннәр иде.

[7] Эфраим баһадиры Зихри исә патша углы Магасеянең, патша сараеның башлыгы Азрикамның һәм патшадан соң икенче кеше саналган Элкананың җанын кыйды.

[8] Исраилиләр, үзләренең кардәшләре яһүдиләрнең ике йөз мең кешесен – хатыннарын, кыз-угылларын әсирлеккә алып, шулай ук исәпсез-хисапсыз күләмдәге малларын кулга төшереп, әлеге табышны Самареягә алып китте.

[9] Анда Раббының Одед атлы бер пәйгамбәре яши иде. Ул, Самареягә кайтып килүче гаскәрләрнең каршысына чыгып, болай диде: – Ата-бабаларыгызның Раббы Алласы, яһүдиләргә ачуланып, аларның язмышын сезнең кулга тапшырды, сез исә аларны шундый шәфкатьсезлек белән кырдыгыз ки, бу хакта хәтта күкләргә барып иреште.

[10] Хәзер инде сез Яһүдә вә Иерусалим халкын үзегезнең колларыгыз итәргә ниятлисез. Раббы Аллагыз алдында әллә үзегезнең гаебегез юкмы?!

[11] Тыңлагыз сүземне, әсирлеккә алган кардәшләрегезне кайтарып җибәрегез, чөнки Раббының сезгә ачуы бик зурдыр.

[12] Шулвакыт Эфраим угылларыннан кайбер башлыклар – Еһоханан углы Азария, Мәшиллемот углы Бәрәхия, Шаллум углы Яхызкыйя һәм Хадли углы Амаса, – сугыштан кайтып килүче гаскәриләр каршына чыгып,

[13] болай диделәр: – Әлеге әсирләрне бирегә алып кайтып, Раббы каршында безне гаепле итмәгез. Кылган гөнаһларыбызга өстәп яңа гаеп өймәкче буласызмы?! Безнең гаеп болай да чиксез зур, һәм Раббының ачу-ярсуы Исраил җирендәдер!

[14] Шушы сүзләрдән соң гаскәриләр әсирләрне дә, кулга төшергән табышны да түрәләренә һәм җыелган халыкка тапшырдылар.

[15] Исемнәре телгә алынган шушы ир-егетләр, табыш итеп алып кайткан кием-салым арасыннан сайлап, ялангач әсирләрнең өс-башын киендерделәр, аяк киеме бирделәр, ашатып-эчерттеләр, яраларына шифалы май сөрттеләр һәм, хәлсезләрен ишәкләргә атландырып, кардәшләре янына – хөрмәләр каласы Әрихәгә озаттылар, үзләре исә Самареягә әйләнеп кайттылар.

[16] Шулвакыт Әхәз патша, ярдәм сорап, Ашшур патшасына мөрәҗәгать итте.

[17] Чөнки Яһүдәгә эдомиләр кабат һөҗүм итеп, халыкны әсирлеккә төшереп үзләре белән алып киткән иделәр;

[18] Яһүдәдәге үзәндә һәм көньякта урнашкан калаларга шулай ук пелештиләр дә һөҗүм итеп, Бәйт-Шемеш, Аялун, Гедеротны һәм тирә-яктагы авыллары белән бергә Сөкөһ, Тимна вә Гимзоны яулап алып, шунда яши башлаган иделәр.

[19] Исраил патшасы Әхәз Раббыга тугрылыгын сакламыйча Яһүдәне аздырган өчен, Раббы әнә шул рәвешле Яһүдәне мәсхәрәгә калдырды.

[20] Шулай Ашшур патшасы Тилгат-Пилнеһесер Әхәз янына килде, әмма ярдәм күрсәтәсе урынга бары авырлыклар гына китерде.

[21] Әхәз Раббы йортындагы, патша сараендагы һәм түрәләрдә булган хәзинәне, җыеп, Ашшур патшасына бирде, әмма моның ярдәме тимәде.

[22] Хәтта шундый кыен вакытларда да Әхәз патша Раббыга хыянәт кылуын дәвам итте:

[23] «Мине Дәмәшкъ илаһлары җиңде», – дип уйлап, алар хөрмәтенә корбаннар китерде; «Арам патшаларына илаһлары булышты, әгәр аларга корбан китерсәм, миңа да ярдәм итәрләр», – дип өметләнде ул. Әмма шушы илаһлар аңа һәм бөтен Исраил халкына һәлакәт китерүче генә булды.

[24] Шуннан Әхәз Аллаһы йортындагы бөтен савытларны җыеп алып китте, Раббы йортының ишекләрен бикләп куйды, Иерусалимнең бөтен урам чатларында мәзбәхләр эшләтте;

[25] чит илаһларга корбан китерү өчен, Яһүдә җирендәге бөтен калаларда калкулыклар булдырды; моның белән ул ата-бабалары Раббы Алласының бик нык ачуын чыгарды.

[26] Әхәз патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган эшләр, беренчесеннән алып соңгысына кадәр, Яһүдә вә Исраил патшаларының китабында бәян ителгән.

[27] Әхәз, дөнья куеп, Иерусалим каласында дәфен кылынды, әмма аны Исраил патшаларының төрбәсенә куймадылар. Аның урынына патша булып углы Хизәкыйя килде.

Елъязма (икенче китап) — Chapters