[1] Шул рәвешле, Давыт углы Сөләйман патша үзенең хакимиятен ныгытты, чөнки Раббы Алласы һәрчак янында булды һәм аның дәрәҗәсен югары күтәрде.
[2] Көннәрдән беркөнне Сөләйман Исраилнең бар халкына – меңбашларына вә йөзбашларына, хөкемчеләргә, бөтен Исраил түрәләренә вә гаилә башлыкларына җыелырга әмер бирде.
[3] Җыелган бар халыкны ияртеп Сөләйман Гибгондагы калкулыкка юнәлде, чөнки Раббы колы Муса кайчандыр чүлдә ясаткан Аллаһының Очрашу чатыры шунда иде.
[4] Давыт, Аллаһы сандыгын Кыръят-Ягаримнән Иерусалимгә алып кайтып, аны алдан корып куйган чатырга кертеп урнаштырса да,
[5] Хүр углы Уридән туган Бесалел бакырдан койдырган мәзбәх Гибгонда, Раббы чатыры каршында калган иде. Сөләйман, җыелган халык белән бергә, шунда Аллаһыга мөрәҗәгать итте
[6] һәм, мең баш терлек чалып, Раббы алдында, Очрашу чатыры каршындагы бакыр мәзбәхтә тулаем яндыру корбаны китерде.
[7] Шул төнне Аллаһы Сөләйманга күренеп: – Теләгәнеңне сора, – диде.
[8] – Атам Давытка карата Син һәрвакыт гаять мәрхәмәтле булдың, ә хәзер аның урынына мине патша итеп куйдың, – диде Сөләйман Аллаһыга. –
[9] Инде менә, Раббы Аллам, атам Давытка биргән вәгъдәң чынга ашса иде. Син мине ком бөртегедәй күп санлы халык өстеннән патша итеп куйдың;
[10] инде шулай икән, әлеге халыкны әйдәп барыр өчен, миңа зирәклек вә акыл да иңдер, чөнки Синең бөек халкың белән кем идарә итә алыр?!
[11] Шуннан Сөләйманга Аллаһы болай диде: – Йөрәгеңдә йөрткән шушы ниятең өчен һәм Миннән байлык, мал-мөлкәт, дан-шөһрәт, дошманнарыңа үлем яисә үзеңә озын гомер сорамыйча, Мин сине патша итеп куйган халкым белән идарә итәргә зирәклек вә гакыл сораган өчен,
[12] сиңа зирәклек белән гакыл иңәр; ә байлык, мал-мөлкәт вә дан-шөһрәтне исә сиңа кадәр һәм синнән соң да һичбер патшада булмаган күләмдә бирермен.
[13] Аннары Сөләйман Гибгонда Очрашу чатыры урнашкан калкулыктан Иерусалимгә әйләнеп кайтты һәм шуннан торып Исраил белән идарә итте.
[14] Сөләйман күп кенә сугыш арбалары һәм арба йөртүчеләр туплады: аның бер мең дүрт йөз сугыш арбасы һәм унике мең арба йөртүчесе бар иде; аларның бер өлешен ул махсус шәһәрләрдә, икенче өлешен үз янында Иерусалимдә тотты.
[15] Сөләйман патша заманында Иерусалимдә көмеш вә алтын гади ташка бәрабәр санала, эрбет агачы исә үзәндә үскән сикомор агачыдай күп иде.
[16] Атларны Сөләйманга Мисыр һәм Кыйведан китерделәр; патша сәүдәгәрләре аларны Кыйведа сатып ала иделәр.
[17] Сугыш арбаларын Мисырдан алты йөз шәкыл, ә атларны йөз илле шәкыл көмешкә кайтарталар иде. Ат-арбаларны алар шулай ук хиттиләр һәм арамиләрнең патшаларына да илтә торганнар иде.