Skip to content
Opens in a new window

[1] Шул рәвешле, Сөләйман Раббы йорты өчен башкарырга ниятләгән бөтен эшләрен төгәлләп чыкты. Аннары Раббы исеменә атасы Давыт багышлап калдырган алтын-көмешне вә башка мал-мөлкәтне Аллаһы йортының хәзинә саклагычына тапшырды.

[2] Раббының Килешү сандыгын Давыт шәһәреннән – Сионнан күчерер өчен, Сөләйман Исраил өлкәннәрен, Исраилнең бөтен ыруг вә кабилә башлыкларын Иерусалимгә чакыртты.

[3] Елның җиденче аенда барлык исраилиләр патша янына бәйрәмгә җыелды.

[4] Исраил җиренең бөтен өлкәннәре килеп беткәч, левиләр Аллаһы сандыгын һәм эчендәге бөтен изге әйберләр белән бергә Очрашу чатырын күтәреп алып киттеләр. Леви нәселе руханилары шул әйберләрне күтәреп алып барганда,

[6] Сөләйман патша үзе һәм аның янына җыелган бөтен Исраил халкы, исәпсез-хисапсыз сандагы сарык вә үгезне корбан кылып, Аллаһы сандыгы алдыннан атлады.

[7] Руханилар, шулай итеп, Раббының Килешү сандыгын үз урынына – Аллаһы йорты эчендәге Иң изге бүлмәгә, керубимнәр канаты астына алып керделәр.

[8] Керубимнәрнең канатлары, сандык өстенә җәелеп, сандыкны да, аның колгаларын да каплап тора иделәр.

[9] Сандыкның колгалары шулкадәр озындыр, аларның бер очы Иң изге бүлмә каршындагы Изге бүлмәдән күренеп тора, ә йортның тышкы ягыннан күренми иде; колгалар бүгенге көндә дә шунда саклана.

[10] Сандык эчендә Хореб тавында Муса салган ике таш тактадан башка һичнәрсә булмый. Мисырдан качып киткән исраилиләр белән Раббы Килешү төзеп, әлеге Килешү язылган таш такталарны Муса халыкка күрсәткән була.

[11] Руханилар Изге бүлмәдән чыккан вакытта (аларның һәрберсе, нинди төркемгә керүенә карамастан, пакьләнү йоласын узган иде),

[12] өсләренә нәфис җитен кием кигән левиләр – җырчы Асаф, Һеман, Едутун, шулай ук аларның угыл вә кардәшләре – мәзбәхнең көнчыгыш ягында тәлинкә, арфа вә гөсләләрдә уйнап тордылар. Аларның янәшәсендә быргыда уйнаучы йөз егерме рухани да бар иде.

[13] Быргыда уйнаучылар да, җырчылар да бөтенесе бер булып, беравыздан Раббыга мактау вә рәхмәт яудырдылар. Быргылар, тәлинкәләр вә башка уен коралларына кушылып: «Ул игелекле, Аның мәрхәмәте мәңгелек!» – дип, көчле тавыш белән Раббыны мактап җырладылар. Шулчакны Раббы йорты тоташтан болыт белән тулды.

[14] Раббының дан-шөһрәте болыт булып Аллаһы йортына кереп тулганга, руханилар үз вазифасын дәвам итә алмады.

Елъязма (икенче китап) — Chapters