[1] Тәхеткә утырганда, Хизәкыйягә егерме биш яшь булып, Иерусалимдә ул егерме тугыз ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Абия – Зәкәрия кызы иде.
[2] Хизәкыйя, бар нәрсәдә ерак бабасы Давытны кабатлап, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылды.
[3] Хакимлегенең беренче елында, беренче айда ул, Раббы йортының ишекләрен ачтырып, аларны төзәттерде.
[4] Руханиларны һәм левиләрне чакыртып, аларны Йортның көнчыгыш тарафындагы мәйданга җыйды да:
[5] – Левиләр, тыңлагыз әле мине! – дип сүзен башлады. – Үзегез пакьләнеп-чистарыныгыз да ата-бабаларыгыз Раббы Алласының йортын изгеләштерегез, аны нәҗесләүче һәммә нәрсәне чыгарып ташлагыз.
[6] Безнең хыянәтчел ата-бабаларыбыз Раббы Аллабыз алдында явызлык кылдылар, Аңардан ваз кичтеләр; Раббы йортыннан йөз чөереп, аңа аркалары белән борылдылар;
[7] болдырының ишекләрен бикләделәр, шәмдәлләрне сүндерделәр, хуш исле сумала-майлар көйрәтүдән туктап, Изге йортта Исраил Алласына тулаем яндыру корбаннары китерми башладылар.
[8] Әнә шуның өчен Яһүдә белән Иерусалимгә Раббының ачуы чыкты, Ул аларны вәйран хәлгә төшереп адәм рисвае итте, көлкегә калдырды; моның шулай икәнен сез үз күзләрегез белән күреп торасыз.
[9] Шуның өчен аталарыбызның гомере кылычтан киселде, кыз-угылларыбыз вә хатыннарыбыз әлегәчә әсирлектә кала бирә.
[10] Аның безгә булган ярсуы басылсын өчен, мин хәзер Исраилнең Раббы Алласы белән килешү төзергә телим.
[11] Балакайларым! Хезмәтегездә игътибарсыз булмагыз, чөнки хезмәтче буларак Аның каршында тору, Аңа корбан китерү өчен, Раббы сезне сайлап алды.
[12] Анда левиләрдән түбәндәге кешеләр басып тора иде: Коһат нәселеннән – Амасай углы Махат һәм Азария углы Йоил; Мерари нәселеннән – Әбди углы Кыйш һәм Яһаллелел углы Азария; Гершон нәселеннән – Зимма углы Йоах һәм Йоах углы Гадән;
[13] Элисапан нәселеннән – Шимри һәм Егыил; Асаф нәселеннән – Зәкәрия һәм Маттания;
[14] Һеман нәселеннән – Ехиел һәм Шимгый; Едутун нәселеннән – Шәмәгыйя һәм Уззиел.
[15] Алар, үзләренең ир туганнарын җыеп алып, чистарынып пакьләнделәр дә, Раббы сүзенә буйсынган патшаның боерыгын үтәргә дип, Раббы йортын пакьләндерергә киттеләр.
[16] Раббы йортын пакьләндерер өчен, руханилар эчкә үттеләр, андагы бөтен нәҗес әйберне ишегалдына чыгардылар, левиләр исә аны Кыдрун ташкыны буена илтеп ташладылар.
[17] Алар, чистарту эшен беренче айның беренче көнендә башлап, шул айның сигезенче көнендә Раббы йортының болдырына җиттеләр; тагын сигез көн дәвамында Раббы йортын изгеләштерделәр һәм беренче айның уналтынчы көнендә әлеге эшне төгәлләп чыктылар.
[18] Шуннан алар Хизәкыйя патша янына килеп: – Без Раббы йортын, шулай ук корбан яндыру мәзбәхен һәм аның барча савытларын, изге икмәк куя торган өстәлне һәм аның барча савытларын нәҗестән арындырдык;
[19] тугрылыксыз Әхәз патша үзе идарә иткән чорда кирәксезгә чыгарган бөтен савытларны пакьләп әзерләп куйдык; хәзер алар Раббының мәзбәхе янында торалар, – диделәр.
[20] Икенче көнне иртүк Хизәкыйя патша шәһәр башлыкларын җыеп алды да алар белән бергә Раббы йортына юнәлде.
[21] Алар патшалыкның, Яһүдә халкының гөнаһларын йолу өчен, шулай ук Изге йорт өчен корбанлык мал итеп җиде үгез, җиде сарык тәкәсе, җиде сарык бәрәне һәм җиде кәҗә тәкәсе алып килделәр; Хизәкыйя патша Һарун нәселеннән булган руханиларга Раббы мәзбәхендә тулаем яндыру корбаны китерергә кушты.
[22] Руханилар, үгезләрне чалып, канын мәзбәх өстенә сиптеләр; аннары, сарык тәкәләрен чалып, аларның да канын мәзбәх өстенә сиптеләр; ахырдан, бәрәннәрне чалып, шулай ук каннарын мәзбәх өстенә сиптеләр.
[23] Шуннан соң патша һәм җыелган халык каршына гөнаһ йолу корбаны итеп китереләсе кәҗә тәкәләрен алып килеп, тегеләр әлеге малларның өстенә кулларын куйдылар.
[24] Руханилар малларны чалдылар да, бөтен Исраил халкының гөнаһларын юу өчен, мәзбәх өстенә кан сиптеләр, чөнки патша бөтен Исраил халкы өчен тулаем яндыру корбаны һәм гөнаһ йолу корбаны китерергә боерган була.
[25] Давыт патша һәм аның гаиптән хәбәр бирүчесе Гәд, шулай ук Натан пәйгамбәр кушканча, Хизәкыйя патша тәлинкәләрдә, арфада вә гөсләдә уйнаучы левиләрнең һәммәсенә Раббы йортындагы урыннарын күрсәтеп чыкты; бу – Үзенең пәйгамбәрләре аша Раббы урнаштырган тәртип иде.
[26] Левиләр Давытның уен коралларын, руханилар исә, быргыларын алып кереп, үз урыннарына бастылар.
[27] Хизәкыйя мәзбәхтә тулаем яндыру корбаны китерергә боерды. Шушы йоланы үтәргә керешкәч, быргыларга вә Исраил патшасы Давытның уен коралларына кушылып Раббы хөрмәтенә җыр башланды.
[28] Тулаем яндыру корбаны китерү тәмамланганчы, җыелган бар халык сәҗдә кыла, җырчылар – җырлый, быргычылар быргы кычкырта бирде.
[29] Тулаем яндыру корбаны китерү тәмамлангач, патша һәм аның янындагы бар халык, тезенә төшеп, Раббы алдында баш иде.
[30] Хизәкыйя патша вә түрәләр левиләргә, Давыт патша һәм гаиптән хәбәр бирүче Асаф язган юлларны җырлап, Раббыны данларга куштылар; тегеләр шатланып-сөенеп Раббыга дан җырладылар һәм Аның каршында сәҗдә кылып башларын иделәр.
[31] – Сез шушылай итеп үзегезне Раббыга багышладыгыз, – диде Хизәкыйя, – инде, бире килеп, Раббы йортына корбаннарыгызны вә рәхмәт бүләкләрегезне китерегез. Җыелган бар халык корбан малы, рәхмәт бүләкләре, теләге булганнар исә тулаем яндыру корбаны да китерде.
[32] Халык китергән корбанлык малның саны түбәндәгечә иде: җитмеш баш үгез, йөз баш сарык тәкәсе, ике йөз баш тәкә бәрән; тулаем яндырыласы әлеге корбанлыклар барысы да Раббыга багышланды.
[33] Болардан тыш изге корбан малы итеп алты йөз баш эре һәм өч мең баш вак терлек китерелде.
[34] Руханилар аз санлы иде, алар тулаем яндыру корбаны өчен тәгаенләнгән малның барысын да тунап өлгерә алмадылар, шуңа күрә башка руханилар пакьләнү йоласын үтәгәндә, эшләр тәмам булганчы, левиләр ярдәм итә торды; (чөнки руханилар белән чагыштырганда левиләр пакьләнү йоласын җентекләбрәк башкара иделәр).
[35] Тулаем яндыру корбанлыгыннан тыш татулык корбанының эч мае һәм тулаем яндыру корбаны белән бергә китерелә торган шәраб бүләге дә шактый күп иде. Шул рәвешле, Раббы йортында гыйбадәт кылу яңартылды.
[36] Аллаһының Үз халкына кылган шушы эшенә Хизәкыйя һәм бар халык бик шат иде, чөнки бу бик тиз эшләнде.