[1] Яһүдә патшасы Еһошафат исән-имин үз сараена Иерусалимгә әйләнеп кайткач,
[2] аның янына гаиптән хәбәр бирүче Ханани углы Еһү килеп: – Явыз бәндәгә ярдәм кулы сузып, Раббыны күрәлмаучыларны яратырга кирәк идеме сиңа?! Шуның өчен сиңа Раббының ачуы чыкты.
[3] Алай да, синең яхшы сыйфат-гамәлләрең дә юк түгел, чөнки син җирне алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганалардан арындырдың һәм, йөрәгеңне Аллаһыга баглап, Аның йөз нурын эзләдең.
[4] Еһошафат шулай Иерусалимдә гомер итә бирде. Әледән-әле ул, Беер-Шебадан алып таулы Эфраим төбәгенә кадәр яшәгән үз халкы янына сәфәрләр кылып, аларны ата-бабаларының Алласы, Раббы юлына күндереп йөрде.
[5] Яһүдә җирендәге бөтен ныгытылган калаларда хөкемчеләр билгеләп, аларга ул:
[6] – Һәр эшегездә игътибарлы булыгыз, чөнки сез адәм хөкемен түгел, Раббы хөкемен чыгарасыз; сез хөкем иткәндә, Ул сезнең яндадыр.
[7] Шуңа күрә Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итегез: карап-уйлап эш итегез, чөнки Раббы Аллабызга ни ялган, ни гаделсезлек белән берьяклылык, ни ришвәтчелек хас түгелдер.
[8] Иерусалим каласында да Еһошафат левиләрдән, руханилардан һәм Исраилнең гаилә башлыкларыннан кайберәүләрне Раббы канунына нигезләнеп хөкем чыгарырга һәм дәгъваларны хәл итәргә билгеләде. Алар барысы да Иерусалимдә яшәделәр.
[9] Патша аларга мондый боерык бирде: – Раббыдан куркып, Аны хөрмәт иткән хәлдә, тугры күңел белән һәм бөтен йөрәгегезне биреп эш итегез:
[10] үз шәһәрендә көн күрүче кардәшләрегез нинди генә дәгъва белән мөрәҗәгать итмәсен: үтерешме ул яисә канун, боерык, кагыйдә, карар үтәүгә кагыламы, Раббы алдында гаепле булмасыннар өчен, сез аларны кисәтегез, шул чагында сезгә һәм кардәшләрегезгә Аның ачуы чыкмас; шулай эш иткәндә гаепсез булырсыз.
[11] Баш рухани Амария – Раббыга хезмәт итү эшләрендә, ә Яһүдә ыругының башлыгы Исмәгыйль углы Зәбәдия патшага кагылышлы эшләрдә сезнең назыйрыгыз булыр; левиләр исә сездә идарә эшен башкарыр. Кыю эш итегез, һәм Раббы игелек кылучының юлдашы булыр.