Skip to content
Opens in a new window

[1] Сөләйман бакырдан мәзбәх эшләтте: аның озынлыгы һәм иңе – егермешәр, биеклеге исә ун терсәккә тәңгәл иде.

[2] Аннары ул бакырдан түп-түгәрәк ясалма диңгез эшләтте; ул бер ягыннан икенче ягына ун терсәккә тәңгәл булып, аның биеклеге биш терсәк иде; ясалма диңгезне Сөләйман утыз терсәк озынлыктагы бау белән уратып алдырды.

[3] Диңгезнең аскы өлеше бакырдан коелган үгез сурәтләре белән әйләндереп алынды. Терсәк саен унышар данә итеп эшләнгән сурәтләр ике рәткә урнашкан булып, ясалма диңгез белән тоташтан коелган иде.

[4] Әлеге диңгез унике үгез өстенә куелып, аларның өчесе – төньяк, өчесе – көнбатыш, өчесе – көньяк, өчесе көнчыгыш тарафка каратып эшләнде; диңгез – үгезләр өстендә, ә үгезләрнең арт саны эчке якта иде.

[5] Ясалма диңгезнең калынлыгы бер уч киңлегендә, касәгә охшатып эшләнгән читләре исә ачылган лалә чәчәген хәтерләтә; әлеге чанның сыешлыгы өч мең бат иде.

[6] Тулаем яндыру корбаны китергәндә кулланыла торган кирәк-яракны юар өчен, Сөләйман, ун юынгыч ясатып, аларның бишесен – көньякка, бишесен төньякка куйды; диңгез исә руханилар коеныр өчен тәгаенләнгән иде.

[7] Аннары билгеләнгән рәвештә алтыннан ун шәмдәл койдырды һәм аларны Изге йорт эченә: бишесен – уң, бишесен сул якка куйды;

[8] Изге йорт эчендә ун өстәл ясатып, аларның бишесен – уң, бишесен сул якка урнаштырды; йөз данә алтын касә ясатты.

[9] Руханилар өчен махсус ишегалды һәм тагын бер зур ишегалды эшләтте, бакыр белән тышлаткан ишекләр куйдырды.

[10] Ясалма диңгезне йортның көньяк-көнчыгыш почмагы янында урнаштырды.

[11] Хурам шулай ук казаннар, көрәкләр, касәләр ясады. Ул, шул рәвешле, Сөләйман патшага Аллаһы йорты өчен кирәк булган барлык эшләрен төгәлләде. Хурам ясаган әйберләр шулар иде:

[12] ике багана, багана башындагы касә сыман ике таҗ, әлеге таҗларны бизи торган ике челтәр;

[13] баганалар башындагы касә сыман таҗларны бизи торган һәр челтәргә икешәр рәт итеп тезелгән дүрт йөз анар җимешенең сын-сурәте;

[14] аскуймалар һәм алар өстендәге юынгычлар;

[15] ясалма диңгез, диңгез астындагы унике үгез;

[16] казаннар, көрәкләр, чәнечкеләр һәм башка кирәк-яраклар. Сөләйман патшага Раббы йорты өчен эшләнгән бөтен әйберләрне Хурам-Аби бакырдан койдырып шомартты.

[17] Бу әйберләрне патша Үрдүн үзәнендә, Суккөт белән Середа арасындагы билгеле бер урында, балчыклы туфракта казып ясалган калыпларда коярга боерган иде.

[18] Сөләйман эшләткән шушы әйберләр бихисап күп булу сәбәпле, аларны ясарга тотылган бакырның авырлыгы билгесездер.

[19] Сөләйман шулай ук Аллаһы йорты өчен кирәкле бөтен алтын әйберләрне эшләтте: мәзбәх һәм изге икмәк куяр өчен махсус өстәлләр;

[20] канунда әйтелгәнчә, йортның эчке бүлмәсе каршында янып торсын өчен шәмдәлле яктырткычлар;

[21] чәчәкләр, яктырткычлар, кыскычлар;

[22] филтә кыскычлары, касәләр, савытлар, хуш исле сумала-майлар көйрәтү савытлары. Эчке – Иң изге бүлмәнең ишекләре һәм Аллаһы йортының тышкы ишекләре дә алтыннан иде.

Елъязма (икенче китап) — Chapters