Skip to content
Opens in a new window

[1] Иерусалимгә әйләнеп кайтканнан соң, Рехабгам, патшалыкны үзенә кайтарырга ниятләнеп, Исраилгә каршы сугышка чыгар өчен, Яһүдә һәм Беньямин ыругларыннан йөз сиксән меңлек гаскәр туплады.

[2] Ләкин Аллаһы кешесе Шәмәгыйягә Раббыдан мондый сүз иреште:

[3] – Яһүдә патшасы Сөләйман углы Рехабгамга, шулай ук Яһүдә һәм Беньямин ыругындагы барча исраилиләргә, Раббы болай дип әйтә, диген: «Туганнарыгызга каршы сугыш башламагыз; һәркайсыгыз үз өенә кайтсын, чөнки соңгы вакыйгалар Минем ихтыярым белән эшләнде». Халык, Раббы сүзенә колак салып, Яробамга каршы яуга кузгалган җиреннән кире әйләнеп кайтты.

[5] Рехабгам, Иерусалимдә яшәп, Яһүдә җирендәге шәһәрләрне ныгытып чыкты.

[6] Ул Яһүдә вә Беньямин җирендәге ныгытылган шәһәрләрне – Бәйт-Лехем, Этам, Тыкуа, Бәйт-Сур, Сөкөһ, Адуллам, Гәт, Мареша, Зиф, Адораим, Лахиш, Азыка, Сорга, Аялун һәм Хебрунны төзекләндерде. Болар һәммәсе Яһүдә вә Беньямин җирендәге ныгытылган шәһәрләр иде.

[11] Рехабгам, шундагы кальгаларны ныгытып, башлыклар билгеләде, икмәк, май вә шәраб өчен келәтләр эшләтте.

[12] Һәр шәһәрне калкан вә сөңгеләр белән тәэмин итте, аларны бик каты ныгытты. Шул рәвешле, аның кул астында Яһүдә вә Беньямин ыруглары калды.

[13] Исраилнең бөтен өлкәләрендә яшәүче барча руханилар вә левиләр Рехабгам ягына чыктылар.

[14] Левиләр, үзләренең көтүлек җирләрен һәм биләмәләрен калдырып, Яһүдәгә, Иерусалимгә күченеп килергә мәҗбүр булдылар, чөнки Яробам үзенең угыллары белән берлектә аларны Раббы руханилары булып хезмәт итүдән читләштереп,

[15] кәҗә тәкәсе, бозау сыннары ясап куйган калкулыкларда каһиннәр билгеләде.

[16] Чын йөрәктән Раббының – Исраил Алласының йөз нурын эзләүчеләр дә, ата-бабаларының Раббы Алласына корбан китерү өчен, левиләргә ияреп, Исраил җиренең бөтен ыругларыннан Иерусалимгә килделәр.

[17] Шул рәвешле, алар, Яһүдә патшалыгын ныгытып, өч ел дәвамында Сөләйман углы Рехабгамның яклаучылары булдылар; чөнки әлеге өч ел дәвамында алар Давыт һәм Сөләйман юлыннан тайпылмадылар.

[18] Рехабгам үзенә хатынлыкка Давыттан туган Яримутның кызы Махалатны алды. Махалатның анасы Абиһаил исә Ишай углы Элиаб кызы иде.

[19] Махалат аңа угыллар – Игуш, Шемария һәм Заһамны табып бирде.

[20] Аннары Рехабгам хатынлыкка Абшалум кызы Мәгакәһне алды. Мәгакәһ аңа Абия, Аттай, Зиза һәм Шеломитны тудырды.

[21] Абшалум кызы Мәгакәһне Рехабгам бөтен хатыннарына һәм кәнизәкләренә караганда ныграк яратты. Рехабгамның җәмгысы унсигез хатыны һәм алтмыш кәнизәге, егерме сигез углы һәм алтмыш кызы бар иде.

[22] Киләчәктә патшалыкны Мәгакәһ углы Абиягә тапшырырга ниятләгәнгә күрә, Рехабгам аны кардәшләре өстеннән башлык итеп билгеләде.

[23] Рехабгам, акыл белән эш итеп, үзенең угылларын Яһүдә вә Беньямин җирендәге ныгытылган калаларга урнаштырды, аларны азык-төлек белән тәэмин итте һәм байтак кына хатыннар да табып бирде.

Елъязма (икенче китап) — Chapters