[1] Тәхеткә утырганда, Амасиягә егерме биш яшь булып, Иерусалимдә ул егерме тугыз ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Яһогаддан тумышы белән Иерусалим кызы иде.
[2] Амасия Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылды, әмма аның гамәлләре ихлас күңелдән эшләнмәде.
[3] Хакимлекне ул ныклап үз кулына алгач, атасы Йоаш патшаны үтергән хезмәтчеләрнең җаннарын кыйды.
[4] Әмма аларның балаларына кул күтәрмәде, чөнки Муса китабындагы Канунда Раббы болай ди: «Бала гаебе өчен атаның җаны кыелмас, ата гаебе өчен дә баланың җаны кыелмас; һәрбер адәм үзенең гөнаһы өчен үлем җәзасына тартылсын».
[5] Амасия, бөтен яһүдиләрне җыеп алып, аларны гаиләләре буенча бүлеп чыкты һәм һәрбер төркем өстеннән меңбашлары, йөзбашлары билгеләде; әлеге башлыклар бөтен яһүдиләр вә беньяминнәр өчен җаваплы иде. Ул, яше егермедән узган ир-егетләрнең санын исәпкә алганнан соң, сугышка әзер, сөңге вә калкан белән коралланган өч йөз мең гаскәри барлыгын ачыклады.
[6] Болардан тыш Амасия, йөз талант көмеш түләп, йөз мең батыр-кыю Исраил сугышчысын яллады.
[7] Әмма аның янына Аллаһы кешесе килеп: – Патша! Исраил гаскәре синең белән сугышка бармасын, чөнки Раббы исраилиләр, шушы Эфраим угыллары белән түгелдер.
[8] Әгәр син, сугышка барып, каһарманнарча көрәшсәң дә, Аллаһы сине дошманның аяк астына салыр, чөнки Аллаһы Үзенең кодрәте белән ярдәм дә итә, аударып ега да ала.
[9] Шуннан Амасия Аллаһы кешесеннән: – Исраил гаскәренә биргән йөз талант көмеш белән нишләргә соң? – дип сорады. Аллаһы кешесе аңа: – Раббы сиңа аннан да күбрәк бирә ала, – дип җаваплады.
[10] Амасия Эфраим җиреннән килгән гаскәрләрне аерып алып өйләренә кайтарып җибәрде. Исраил сугышчыларының Яһүдәгә бик каты ачулары чыкты, һәм алар, ярсулары тәмам ташып, өйләренә таралышты.
[11] Амасия исә, батырлыгын җыеп, үзенең халкын Тоз үзәненә яуга алып китте һәм ун мең Сәгыйрь сугышчысын үтерде.
[12] Тагын ун мең кешесен яһүдиләр тереләй әсир алдылар; әлеге әсирләрне алар кыя өстенә куып менгерделәр дә түбән төртеп төшерделәр, һәм барысы шунда әҗәлен тапты.
[13] Амасия үзе белән сугышка алып бармаган, өйләренә кире кайтарып җибәргән гаскәр исә Самареядән башлап Бәйт-Хорунга кадәр Яһүдә калаларын талады: алар анда өч мең кешенең җанын кыйдылар, байтак мал-мөлкәт кулга төшерделәр.
[14] Эдомиләрне җиңеп сугыштан әйләнеп кайтканнан соң, Амасия Сәгыйрь халкының үзе белән алып кайткан пот-сыннарына табына, аларга корбан китерә башлады.
[15] Раббының Амасиягә бик нык ачуы чыкты, һәм Ул аның янына Үзенең пәйгамбәрен җибәрде. Пәйгамбәр аңарга: – Ни өчен син ул халыкның илаһларына мөрәҗәгать итәсең? Әлеге илаһлар үзенең халкын синең кулдан саклап кала алмады түгелме? – диде.
[16] Пәйгамбәрнең сүзләренә патша болай дип җаваплады: – Сине патша киңәшчесе итеп куйдылармы әллә?! Үләсең килмәсә, яп авызыңны! Пәйгамбәр аңа: – Шушы эшең һәм минем киңәшкә колак салмаган өчен, Аллаһы синең җаныңны кыярга хәл кылуы миңа төгәл мәгълүмдер, – дип җавап кайтарды да тынып калды.
[17] Яһүдә патшасы Амасия киңәш-табыш итте дә Исраил патшасына – Еһүдән туган Яһүәхәз углы Яһоашка: – Чык әйдә, йөзгә-йөз килеп сугышыйк, – дип, илчеләрен җибәрде.
[18] Әмма Исраил патшасы Яһоаш Яһүдә патшасы Амасиягә болай дип җавап кайтарды: – Ливанда үсеп утырган күгән агачы Ливандагы эрбет агачына «Кызыңны минем углыма хатынлыкка бир әле» дигән хәбәр җибәргән, ди. Әмма бер кыргый Ливан җанвары, килеп, әлеге күгән агачын таптап бетергән, ди.
[19] «Эдомиләрне тар-мар китердем», – дип, син чамасыз масаеп киттең. Өеңдә генә утыр! Нигә үз башыңа бәла эзлисең?! Югыйсә үзең дә, синең белән бергә Яһүдә дә бетәр.
[20] Әмма Амасия аның сүзенә колак салмады, чөнки Эдом илаһларына табынган өчен Аллаһы яһүдиләрнең язмышын Яһоаш кулына тапшырырга дип хәл кылган иде инде.
[21] Шулай итеп, Исраил патшасы Яһоаш Яһүдә патшасы Амасиягә каршы яуга кузгалды, һәм алар Яһүдә җирендәге Бәйт-Шемештә йөзгә-йөз очраштылар.
[22] Яһүдиләр, исраилиләр тарафыннан тар-мар ителеп, өйләренә кайтып киттеләр.
[23] Шулай итеп, Исраил патшасы Яһоаш Яһүдә патшасы Амасияне – Ахазеядән туган Йоаш углын – Бәйт-Шемештә әсир итеп Иерусалимгә алып килде; анда ул Эфраим капкасыннан алып Почмак капкасына кадәр, чама белән дүрт йөз терсәк арада Иерусалим диварын җимерде;
[24] аннары Аллаһы йортында Обид-Эдом кул астында сакланган бар алтын-көмешне вә савыт-сабаны кулга төшереп, патша сараендагы хәзинәне талап, әсирләр алып, Самареягә әйләнеп кайтты.
[25] Исраил патшасы Яһүәхәз углы Яһоаш дөнья куйганнан соң, Яһүдә патшасы Йоаш углы Амасия тагын унбиш ел гомер кичерде.
[26] Амасия патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, беренчесеннән алып соңгысына кадәр, Яһүдә вә Исраил патшаларының китабында бәян ителгән.
[27] Амасия Раббыдан йөз чөергәннән соң, Иерусалимдә аңа каршы фетнә оештырылды, һәм ул Лахишка качып китте; әмма аның артыннан Лахишка кешеләр юллап, аны шунда үтерделәр.
[28] Амасиянең гәүдәсен, атта алып кайтып, Яһүдә каласында ата-бабалары янында дәфен кылдылар.