[1] Рехабгамны патша итеп куяр өчен бөтен Исраил халкы Шәкемгә җыелгач, Рехабгам Шәкемгә килде.
[2] Сөләйман патшадан Мисырга качып киткән һәм шунда яшәгән Небат углы Яробам, бу хакта ишетеп, Мисырдан әйләнеп кайтты.
[3] Исраилиләр Яробамны чакыртып кешеләр җибәрделәр, һәм ул алар белән бергә Рехабгам янына килде.
[4] – Синең атаң иңнәребезгә авыр йөк салды, син исә атаң безне мәҗбүр иткән михнәттән коткар, безнең өскә салган шушы авыр йөкне җиңеләйт, шул чагында без сиңа хезмәт итәрбез, – диде алар.
[5] Рехабгам: – Барыгыз, өч көннән кабат минем янга килерсез, – дип җавап бирде, һәм кешеләр өйләренә таралды.
[6] Рехабгам патша, атасы Сөләйман исән чакта аңа хезмәт күрсәткән өлкәннәрне чакыртып, алардан: – Халыкка нәрсә дип җавап бирергә киңәш итәрсез? – дип сорады.
[7] Өлкәннәр аңа: – Әгәр син әлеге халыкка миһербанлы булып аларның күңелен күрсәң, тәмле телеңне кызганмасаң, алар мәңгегә синең хезмәтчеләреңә әйләнер, – диде.
[8] Тик Рехабгам өлкәннәр киңәшенә колак салмады, үзе белән бергә үскән һәм аңа хезмәт күрсәткән яшьтәшләренә мөрәҗәгать итте:
[9] – «Атаң безнең иңнәргә салган йөкне җиңеләйт», – дип әйткән бу халыкка сез ничек җавап бирергә киңәш итер идегез? – дип сорады ул алардан.
[10] Аның белән бергә үскән ишләре болай әйтте: – «Атаң безнең иңнәргә авыр йөк салды, син исә аны җиңеләйт», – дип әйткән бу халыкка син: «Минем чәнти бармагым атамның биленнән калынрак.
[11] Әгәр минем атам сезнең иңнәргә авыр йөк салган булса, мин әлеге йөкне тагын да арттырырмын; атам сезне камчы белән суктырган булса, мин биргән җәза исә чаян чагуына тиңләшер», – дип әйт.
[12] Патшаның «Өч көннән минем янга килерсез» дигән әмеренә буйсынып, Яробам вә бар халык, өч көн үтүгә, Рехабгам янына әйләнеп килде.
[13] Патша, өлкәннәрнең киңәшенә колак салмыйча, халык белән бик кырыс сөйләште.
[14] Яшьтәшләренең киңәшен тотып: – Минем атам сезнең иңгә авыр йөк салган булса, мин аны тагын да арттырырмын, атам сезне камчы белән суктырган булса, мин биргән җәза чаян чагуына тиңләшер, – диде.
[15] Халык сүзенә патша колак салмады, һәм бу хәл Аллаһының ихтыяры буенча булды – Раббы моны Небат углы Яробамга шилоһлы Ахиядән әйттергән сүзләре хакка чыксын өчен шулай эшләде.
[16] Патшаның халык сүзенә колак салмавын күреп, исраилиләр аңа: – Давыт белән нәрсәбез уртак безнең?! Ишай углы мирасында безнең өлешебез юк. Шулай булгач, исраилиләр, чатырларыгызга таралышыгыз! Давыт нәселе хәзер үз йортын гына карасын! – дип, өйләренә кайтып киттеләр.
[17] Рехабгам, шулай итеп, Яһүдә шәһәрләрендә яшәүче исраилиләр белән генә идарә итеп калды.
[18] Шулай беркөнне Рехабгам патша мәҗбүр эшчеләр өстеннән назыйр булган Һадорамны эш белән исраилиләр янына җибәргәч, исраилиләр аны таш атып үтерделәр; Рехабгам патша үзе исә ашыгып-кабаланып арбасына утырды да Иерусалимгә качып өлгерде.
[19] Шул вакыттан башлап бүгенге көнгә кадәр Исраил халкы Давыт йортына буйсынмый.