[1] Шулай итеп, Еһошафат зур байлык туплады, дан казанды. Аның гаиләсе Исраил патшасы Ахаб гаиләсе белән туганлашты.
[2] Берничә елдан соң Еһошафат Ахаб янына Самареягә китте. Еһошафат һәм аның кешеләре хөрмәтенә Ахаб байтак кына вак вә эре терлек суйды. Шуннан Исраил патшасы Ахаб, Яһүдә патшасы Еһошафатны Рамот-Гилыгадка каршы яуга чыгарга күндермәкче булып: – Рамот-Гилыгадка каршы минем белән яуга барасыңмы? – дип сорады. Еһошафат аңа: – Мин – синең белән; халкым да синеке белән бергә; синең белән сугышка чыгам мин! – дип җавап кайтарды.
[4] Исраил патшасына ул тагын болай диде: – Әүвәл Раббыга мөрәҗәгать итеп кара.
[5] Исраил патшасы, дүрт йөз пәйгамбәрне җыеп: – Рамот-Гилыгадка каршы сугышка барыргамы безгә әллә бармаскамы? – дип сорады. Пәйгамбәрләр аңа: – Бар, Аллаһы әлеге шәһәрне патша кулына тапшырачак, – дип җавап кайтарды.
[6] Моңа каршы Еһошафат: – Биредә тагын берәр Раббы пәйгамбәре булса, аның аша да сорап карар идек, – диде.
[7] Аңа җавап итеп Исраил патшасы: – Раббыга мөрәҗәгать итәрдәй тагын бер кеше бар, ләкин мин аны яратмыйм, чөнки, пәйгамбәрлек кылганда, миңа кагылышлы мәсьәләләрдә аның яхшы сүз әйткәне юк, һаман яманны гына сөйли; ул – Имла углы Михая, – диде. – Алай дип әйтмә, патша, – диде аңа Еһошафат.
[8] Шуннан Исраил патшасы, сарай кешеләренең берсен чакыртып: – Тиз генә Имла углы Михаяне алып кил! – диде.
[9] Патша киемнәре кигән Исраил патшасы Ахаб һәм Яһүдә патшасы Еһошафат һәркайсы үз тәхетендә Самарея капкасы төбендәге ындыр табагында утыра, ә пәйгамбәрләр барысы алар каршында пәйгамбәрлек кылып тора иде.
[10] Үзенә тимер мөгезләр эшләтеп алган Кенагана углы Сәдыкыйя шунда әйтте: – Раббы болай ди: «Арамиләрне син шушы мөгезләр белән сөзеп тәмам кырып бетерәчәксең!»
[11] Башка пәйгамбәрләр дә аның сүзен куәтләде: – Рамот-Гилыгадка яу белән бар, уңышка ирешәчәксең, Раббы аны патша кулына тапшырачак.
[12] Михаяне чакырырга киткән йомышчы, аны табып: – Пәйгамбәрләр бөтенесе бер булып патшага уңыш вәгъдә итәләр. Синең сүзең дә аларныкыннан аерылмасын иде, син дә яхшы сүзеңне әйт, – диде.
[13] Моңа җавап итеп Михая: – Раббы Үзе шаһиттыр: Аллам нәрсә кушса, шуны сөйләп бирермен! – диде.
[14] Михая, шулай итеп, патша каршына килеп басты. Патша аңа: – Михая, әйт әле, Рамот-Гилыгадка яу белән барыргамы безгә әллә юкмы? – дип сорау бирде. Тегесе патшага: – Барыгыз, уңышка ирешәчәксез, алар сезнең кулга тапшырылачак, – дип җавап кайтарды.
[15] – Раббы исеме хакына бары дөресен генә сөйлә, дип ничә тапкыр ант иттерергә сине?! – диде аңа патша.
[16] Шуннан Михая болай диде: – Көтүчесез калган сарыклар сыман таулар арасына сибелгән Исраил халкын күрдем мин. Раббы әйтте: аларның башлыклары юк, һәркайсы хәере белән үз өенә әйләнеп кайтсын, диде.
[17] – Пәйгамбәрлек кылып, аның миңа яхшы сүз әйткәне юк, һаман яманны гына сөйли, дип әйттем бит мин сиңа, – диде шунда Еһошафатка Исраил патшасы.
[18] Әмма Михая сүзен дәвам итте: – Шулай итеп, Раббы әйткәннәрне тыңлап бетер. Мин Үз тәхетендә утыручы Раббыны күрдем, Аның уң һәм сул ягында бөтен күк гаскәре басып тора иде.
[19] Раббы алардан: «Сезнең кайсыгыз Исраил патшасы Ахабны Рамот-Гилыгадка барырга күндерә һәм шунда аның һәлакәтен оештыра ала?» – дип сорады. Күк гаскәрендәгеләр төрлечә тәкъдим итеп карадылар.
[20] Шунда бер рух, алга чыгып, Раббы каршына килде дә: «Мин күндерә алам», – диде. «Ничек итеп?» – дип сорады аңардан Раббы.
[21] «Мин барам да аның пәйгамбәрләре теленә ялган сүз салучы бер рухка әйләнәм», – диде теге рух. Раббы аңа: «Син аны күндерерсең һәм бу эшне башкарып чыгарсың. Бар, шулай эшлә», – диде.
[22] Шулай итеп, Раббы әлеге ялганчы рухның сүзләрен шушындагы пәйгамбәрләреңнең теленә салды; Раббы сине һәлакәткә дучар итте, – диде Михая.
[23] Кенагана углы Сәдыкыйя шулчак, Михая янына килеп: – Раббы Рухы сиңа сөйләр өчен миннән нинди юл белән китте икән?! – диде дә аның яңагына сугып җибәрде.
[24] Михая аңа: – Син моны эчке бүлмәңә кереп качкан көнеңдә күрерсең, – дип җавап бирде.
[25] Исраил патшасы шунда: – Михаяне шәһәр башлыгы Амон белән патша углы Йоаш кулына илтеп тапшырыгыз.
[26] Патша шулай дип әйтте, диегез: «Мин исән-имин сугыштан әйләнеп кайтканчыга кадәр, аны зинданга ябып куегыз, ипи белән судан башка бер әйбер дә бирмәгез», – дип боерды.
[27] Шунда Михая аңа: – Әгәр сугыштан исән-имин әйләнеп кайта калсаң, димәк, Раббы минем аша сөйләмәгән булыр, – диде һәм: – Җәмәгать, ошбу сүзләремне һәммәгез ишетеп калыгыз! – дип өстәде.
[28] Шуннан Исраил патшасы Ахаб белән Яһүдә патшасы Еһошафат Рамот-Гилыгадка юнәлделәр.
[29] Еһошафатка Исраил патшасы: – Сугышка мин өс-башымны алыштырып керәм, син исә патша киеменнән бар, – диде. Исраил патшасы өстен алыштырды да сугыш кырына кереп китте.
[30] Арам патшасы үзенең сугыш арбалары башлыкларына: – Гади сугышчы белән дә, гаскәрбашы белән дә алышып тормагыз, бары Исраил патшасы белән генә сугышыгыз, – дип әйтеп куйган була.
[31] Сугыш арбаларының башлыклары, Еһошафатны күреп: – Бу – Исраил патшасыдыр, – дип, алышырга чамалап, аңа таба борылдылар. Еһошафат кычкырырга тотынды, һәм Раббы аңа ярдәмгә килде. Аллаһы аны саклап калды:
[32] арба башлыклары аның Исраил патшасы булмавын күрделәр дә читкә борылып киттеләр.
[33] Шулай булды ки, бер сугышчы төбәп тормыйча гына җәясен киереп атты да, ук Исраил патшасы өстендәге көбә киемнең җөй турысыннан үтеп керде. – Кире борыл, сугыш кырыннан алып чык мине, мин яраландым, – диде патша үзенең арбачысына.
[34] Әмма көчле сугыш көнозын дәвам итте, шунлыктан Исраил патшасы кич җиткәнче арамиләр каршында арбада басып торырга мәҗбүр булды; кояш баеганда, патша җан бирде.