[1] Аның урынына патшалыкка углы Еһошафат килде һәм илне Исраилгә каршы торырлык итеп ныгытты.
[2] Яһүдәнең бөтен ныгытылган калаларында ул гаскәрләр булдырды һәм бөтен Яһүдә җирендә, шулай ук атасы Аса яулап алган Эфраим калаларында да сакчы гаскәрләрен куйдырды.
[3] Раббы һәрчак аның юлдашы булды, чөнки Еһошафат, Багал сыннарына табынмыйча, хакимлегенең беренче елларында бабасы Давыт юлыннан йөрде,
[4] атасы табынган Аллаһының йөз нурын эзләде, Аның боерыкларын үтәде, исраилиләр кылган гамәлләрне кабатламады.
[5] Раббы кодрәте белән ул көчле патшага әйләнде; бөтен яһүдиләр Еһошафатка бүләкләр китерә торган иде; шулай итеп, ул зур байлыкка ия булды һәм дан казанды.
[6] Еһошафат бөтен күңелен биреп Раббы юлыннан йөрде. Ул Яһүдә җирендәге калкулыкларны һәм алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны юк итте.
[7] Патшалык итүенең өченче елында ул үзенең түрәләре Бен-Хаил, Убадия, Зәкәрия, Нетанел вә Микәяне Яһүдә калаларына халыкны укытырга җибәрде.
[8] Алар белән бергә левиләр Шәмәгыйя, Нетания, Зәбәдия, Асаһел, Шемирамот, Йонатан, Адония, Тобия, Тоб-Адония һәм руханилар Элишама белән Яһорам да китте.
[9] Алар Яһүдәдәге бөтен калалар буйлап халыкны Раббының Канун китабы буенча укытып йөрделәр.
[10] Раббы Яһүдәнең әйләнә-тирәсендәге бөтен патшалыкларны куркуга салганга, беркем дә Еһошафатка каршы яуга кузгалырга кыймады.
[11] Пелештиләрнең кайсыберләре Еһошафатка бүләкләр китереп, көмешләтә салым түләп тордылар; шулай ук гарәпләр дә аңа вак терлектән җиде мең җиде йөз баш сарык тәкәсе вә җиде мең җиде йөз баш кәҗә тәкәсе китерделәр.
[12] Еһошафат һаман үсә, ныгый барды. Яһүдә җирендә ул кальгалар һәм, азык-төлек саклар өчен, калалар төзеде,
[13] шул калаларда бихисап күп азык-төлек саклады; Иерусалимдә исә үзенең баһадир сугышчыларын тотты.
[14] Бу сугышчыларның гаиләләр буенча төзелгән исемлеге шушыдыр: Яһүдә ыругыннан меңбашлары: гаскәрбашы Адна һәм аның өч йөз мең баһадир сугышчысы;
[15] аңардан соң – гаскәрбашы Еһоханан һәм аның ике йөз сиксән мең сугышчысы;
[16] аңардан соң – Зихри углы Амасия һәм аның ике йөз мең баһадир сугышчысы. Әлеге Амасия Раббыга ихтыяри рәвештә хезмәт итүчеләрдән иде.
[17] Беньямин ыругыннан: баһадир Эльяда һәм аның ук-җәя һәм калкан белән коралланган ике йөз мең сугышчысы;
[18] аңардан соң – Яһозабад һәм аның йөз сиксән мең кораллы сугышчысы.
[19] Яһүдә җирендәге ныгытылган калаларда хезмәт итүче гаскәриләрдән тыш патша хезмәтендәге сугышчылар әнә шулардыр.