Skip to content
Opens in a new window

[1] Үзенең патшалыгын ныгытып тәмам көчәеп җиткәч, Рехабгам, һәм аның белән бергә бөтен Исраил халкы да, Раббы кануныннан йөз борды.

[2] Исраилиләр Раббыга тугрылык сакламаганга күрә, Рехабгам бишенче елын патшалык иткәндә, Мисыр патшасы Шишак Иерусалимгә каршы яуга күтәрелде.

[3] Шишакның мең дә ике йөз сугыш арбасы, алтмыш мең җайдагы һәм аның белән бергә Мисырдан килгән лубиләр, суххиләр һәм хәбәшиләрдән торган хисапсыз-сансыз гаскәре,

[4] Яһүдәнең ныгытылган калаларын яулап алганнан соң, Иерусалимгә килде.

[5] Шулчакны Шишактан качып Иерусалимдә җыелган Яһүдә башлыклары белән Рехабгам янына Шәмәгыйя пәйгамбәр килеп: – Раббы болай ди: «Сез Миннән ваз кичтегез, шуның өчен Мин дә, сездән ваз кичеп, сезне Шишак кулына тапшырам», – диде.

[6] Исраил башлыклары һәм патша түбәнчелек күрсәтеп: – Раббы гаделдер! – диделәр.

[7] Аларның түбәнчелек күрсәтүләрен күреп, Раббы Шәмәгыйягә Үзенең сүзен ирештерде: – Алар түбәнчелек күрсәттеләр, шуның өчен җаннарын кыймаячакмын һәм тиздән аларны коткарачакмын; Шишак кулы белән Иерусалим өстенә ачуымны түкмәм Мин.

[8] Ләкин алар Шишакның хезмәтчеләренә әйләнерләр, шул чагында Миңа хезмәт итү белән җирдәге патшаларга хезмәт итүнең аермасын аңларлар.

[9] Иерусалимне яулап алганнан соң, Мисыр патшасы Шишак Раббы йортындагы һәм патша сараендагы хәзинәләрне талап бетерде, бөтен нәрсәне, шул исәптән Сөләйман ясаткан алтын калканнарны да, үзе белән алып китте.

[10] Соңыннан Рехабгам патша, алтын калканнар урынына бакыр калканнар эшләтеп, аларны патша сарае ишеген саклаучы җансакчыларның башлыклары карамагына тапшырды.

[11] Патша Раббы йортына юнәлгән чакта, җансакчылар, килеп, шул калканнарны тотып бара, аннары кабат җансакчылар бүлмәсенә кертеп куя торганнар иде.

[12] Рехабгам түбәнчелек күрсәткәннән соң, Раббының аңарга булган ачуы кайтты, һәм Ул аны һәлакәт чигенә китереп җиткермәде. Яһүдә илендә хәлләр яхшыра башлады.

[13] Рехабгам патша, көч туплап, Иерусалимдә патшалык итә бирде. Тәхеткә утырганда, аңа кырык бер яшь иде; Раббының исеме шунда саклансын өчен, Исраилдәге барча ыруглар арасыннан Раббы Үзе сайлап алган шәһәрдә, ягъни Иерусалимдә, Рехабгам унҗиде ел дәвамында патшалык итте. Аның әнкәсе аммони Нагама иде.

[14] Рехабгам чын йөрәктән Раббыны эзләмичә яманлык кылды.

[15] Рехабгам патшалык иткән чордагы вакыйгалар, беренчесеннән алып соңгысына кадәр, Шәмәгыйя пәйгамбәр һәм гаиптән хәбәр бирүче Идду язган нәсел шәҗәрәсендә бәян ителгән. Рехабгам белән Яробам арасында сугышлар беркайчан бетеп тормады.

[16] Рехабгам, дөнья куеп, Давыт шәһәрендә гүргә иңдерелде. Аның урынына тәхеткә углы Абия килде.

Елъязма (икенче китап) — Chapters