[1] Еһошафат, дөнья куеп, Давыт шәһәрендә ата-бабалары янында гүргә иңдерелде. Аның урынына тәхеткә углы Яһорам килде.
[2] Аның Азария, Ехиел, Зәкәрия, Азарияһу, Микәил вә Шефатия атлы ир туганнары барысы да Яһүдә патшасы Еһошафат угыллары иде.
[3] Аталары аларга Яһүдә җирендәге ныгытылган калалар белән бергә алтын-көмеш, шулай ук зиннәтле-затлы әйберләр бүләк итте; патшалыкны исә Яһорамга тапшырды, чөнки ул беренче бала иде.
[4] Яһорам, атасыннан патшалыкны кабул итеп, көчәеп-ныгып киткәннән соң, үзенең бөтен ир туганнарын, шулай ук Исраилнең кайбер түрәләрен дә кылычтан уздырды.
[5] Тәхеткә утырганда, Яһорамга утыз ике яшь булып, Иерусалимдә ул сигез ел дәвамында патшалык итте.
[6] Ахаб кызы аның хатыны булганлыктан, ул, Ахаб йорты кылган гамәлләрне кабатлап, Исраил патшалары юлыннан йөреп, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды.
[7] Әмма Давыт белән төзегән килешү хакына Раббы Давыт йортын һәлак итәргә теләмәде, чөнки Ул аңа һәм аның нәселенә патша тәхетен мәңгелеккә вәгъдә иткән иде.
[8] Яһорам идарә иткән чорда, Эдом, Яһүдәгә каршы баш күтәреп, үзенә патша сайлап куйды.
[9] Шул сәбәпле Яһорам үзенең гаскәр башлыклары вә бөтен сугыш арбалары белән бергә шул тарафка юнәлде. Эдомиләр Яһорамны чолгап алдылар, әмма төнлә ул һөҗүм итеп камалышны өзде.
[10] Шул рәвешле, Эдом Яһүдә хакимлегеннән котылды, һәм бу хәл бүгенге көндә дә саклана. Яһорам үзенең ата-бабалары Раббы Алласыннан йөз чөергән өчен, шул вакытларда Либна да баш күтәрде.
[11] Яһорам шулай ук Яһүдәдәге калкулыкларда гыйбадәт кылу урыннары булдырды, Иерусалим халкын чит илаһларга табынырга өндәп, Яһүдәне туры юлдан яздырды.
[12] Беркөн аңа Ильяс пәйгамбәрдән хат килеп төште, анда болай дип язылган иде: Ерак бабаң Давытның Алласы, Раббы, менә нәрсә ди: атаң Еһошафат һәм Яһүдә патшасы Аса юлыннан йөрмичә,
[13] Исраил патшаларына ияреп китеп, син Яһүдәне вә Иерусалим халкын илаһларга табынырга өндәдең – Ахаб йорты кылган гамәлләрне кабатладың; өстәвенә синнән яхшырак булган ир туганнарыңны – атаң гаиләсен юк иттең.
[14] Менә шуның өчен Раббы синең халкыңны, угылларыңны, хатыннарыңны, бөтен мал-мөлкәтеңне зур казага салыр.
[15] Үзең исә, каты авыруга дучар булып, эч хастасыннан җәфаланырсың. Авыруың көннән-көн аза барып, синең эчке әгъзаларың эчеңнән коелып бетәр.
[16] Раббы пелештиләрнең һәм хәбәшиләр белән чиктәш яшәгән гарәпләрнең рухын Яһорамга каршы ярсытып,
[17] алар Яһүдәгә каршы яуга күтәрелделәр һәм, җирләрен басып алып, патша сараендагы бөтен мал-мөлкәтне, патшаның угылларын вә хатыннарын кулга төшерделәр; патшаның кече углы Яһүәхәздән бүтән балалары калмады.
[18] Шушы хәлләрдән соң Раббы Яһорамга төзәлмәслек эч хастасы җибәрде.
[19] Тора-бара, ике еллап вакыт узгач, аның авыруы азганнан-аза барып, эчке әгъзалары эченнән коела башлады, һәм ул каты газаплардан соң дөнья куйды. Вафат булган патшалар хөрмәтенә, гадәттә, учак яндыралар иде, әмма Яһорамга багышлап халкы учак кабызмады.
[20] Тәхеткә утырганда, аңа утыз ике яшь булып, Иерусалимдә ул сигез ел дәвамында патшалык итте. Яһорамның вафатыннан соң егълау матәме уздырылмады. Аны Давыт шәһәрендә дәфен кылдылар, тик патшалар төрбәсенә куймадылар.