[1] Тәхеткә утырганда, Менашшега унике яшь булып, Иерусалимдә ул илле биш ел дәвамында идарә итте.
[2] Менашше, исраилиләрнең күз алдыннан Раббы сөреп җибәргән халыкларның әшәке гадәтләренә ияреп, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды.
[3] Атасы Хизәкыйя җимерттергән калку урыннарны кабат төзетте, Багалга багышлап мәзбәхләр куйдырды, алиһә Аширә хөрмәтенә баганалар ясатты, бөтен күк җисемнәренә сәҗдә кылып, аларга табына торган булды.
[4] Ул хәтта Раббы йортында да мәзбәхләр төзетте, гәрчә Раббы әлеге йорт турында: «Минем исемем Иерусалимдә мәңге сакланыр», – дип әйтсә дә.
[5] Менашше шулай ук Раббы йортының һәр ике ишегалдында бөтен күк җисемнәренә багышлап мәзбәхләр салдырды,
[6] Бен-Һинном үзәнендә үзенең угылларын ут аша уздырып корбан итте, багучылык, күрәзәчелек, сихерчелек белән шөгыльләнде, әрвах чакыручылар һәм тылсымчыларга мөрәҗәгать итте; Раббының ачуын чыгарып, Аның күзенә ятышсыз күренгән байтак явызлыклар кылды.
[7] Менашше үзе ясаган бер илаһның сынын Аллаһы йортына кертеп урнаштырды. Ләкин әлеге йорт хакында Давытка һәм аның углы Сөләйманга Аллаһы болай дип әйткән иде: «Шушы йортта һәм барча Исраил ыруглары арасыннан Үзем сайлап алган Иерусалимдә Минем исемем мәңгегә сакланыр.
[8] Әгәр Исраил халкы Муса аша Мин кушкан бөтен Канунны, кагыйдә вә карарларымны үтәргә тырышса, ата-бабаларына Мин биргән җирдән аларга китәргә юл куймам».
[9] Әмма Менашше Яһүдәне һәм Иерусалим халкын шул дәрәҗәдә юлдан яздырды ки, кылган гамәлләре белән алар исраилиләрнең күз алдыннан Раббы юк иткән халыклардан да уздырып җибәрделәр.
[10] Раббы Менашшены дә, аның халкын да кисәтеп карады, әмма Аның сүзенә колак салучы булмады.
[11] Шуннан Раббы Менашше өстенә Ашшур патшасының гаскәрбашларын җибәреп, тегеләр аны әсир иттеләр һәм ыргаклар белән эләктерделәр дә, богау салып, Бабилгә озаттылар.
[12] Бәлагә тарыгач, Менашше үзенең Раббы Алласына ялварырга кереште, ата-бабаларының Алласы каршында түбәнчелек белән тәүбә итте.
[13] Ул Аңа догаларын юллады, һәм Раббы, аны ишетеп, гозерләрен кабул кылды – Менашшены кабат Иерусалимгә кайтартып тәхетенә утыртты. Әнә шулай итеп Менашше Раббының Аллаһы булуына инанды.
[14] Шушы хәлләрдән соң Менашше Давыт шәһәренең тышкы диварын төзетте. Әлеге дивар Гихон чишмәсеннән көнбатышта булып, Балык капкасына кадәр сузылган һәм Офел калкулыгын уратып алган иде. Менашше аны бик биек итеп күтәрде. Аннары ул Яһүдәнең барлык ныгытылган калаларында гаскәр башлыклары билгеләп куйды.
[15] Шулай ук ул, Раббы йортындагы чит илаһларны һәм үзе куйдырган потны алып ташлап, Раббы йорты урнашкан тауда һәм Иерусалимдә төзегән бөтен мәзбәхләрне җимереп, шәһәр читенә чыгарып ыргытты.
[16] Аннары ул Раббы мәзбәхен кабат төзетте һәм шунда татулык корбаны вә рәхмәт бүләге китерде, Исраилнең Раббы Алласына хезмәт итегез дип, Яһүдә халкына әмер бирде.
[17] Әмма халык, үзенең Раббы Алласына багышласа да, корбанны әле һаман калкулыкларда китерә бирде.
[18] Менашше патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, аның үз Алласына юллаган догасы, гаиптән хәбәр бирүчеләр Исраилнең Раббы Алласы исеменнән аңа сөйләгән сүзләр – һәммәсе Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
[19] Менашшеның догасы һәм Аллаһының аңа биргән җавабы, түбәнчелек күрсәтеп тәүбә иткәнчегә кадәр Менашшеның кылган гөнаһлары, аның тугрылык сакламавы турында, калкулыклар төзеткән, алиһә Аширә хөрмәтенә баганалар, пот-сыннар куйдырган урыннар турында Хозай язмаларында бәян ителгән.
[20] Менашше, дөнья куеп, үз сараенда дәфен кылынды. Аның урынына патша булып углы Амон килде.
[21] Тәхеткә утырганда, Амонга егерме ике яшь булып, Иерусалимдә ул ике ел дәвамында идарә итте.
[22] Атасы Менашшены кабатлап, Амон Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр эшләде; атасы Менашше ясаткан пот-сыннарга корбаннар китерде, аларга табынды.
[23] Ул, атасы Менашшедан аермалы буларак, Раббы алдында түбәнчелек белән тәүбә итмәде, киресенчә, гөнаһлы эшләрен арттырганнан-арттыра гына барды.
[24] Беркөн Амон хезмәтчеләре, аңа каршы фетнә оештырып, аны үз өендә үтереп чыктылар.
[25] Ләкин ил халкы, Амон патшага каршы фетнә оештырган бәндәләрнең һәммәсен кырып бетереп, Амон урынына патша итеп аның углы Йошияне куйды.