[1] Одед углы Азариягә Аллаһы Рухы иңде,
[2] һәм Азария, Аса каршына чыгып, болай диде: – Тыңлагыз мине, Аса һәм Яһүдә белән Беньямин халкы! Раббыга сыгынып яшәгән чакта, Ул һәрчак сезнең юлдашыгыз булыр; әгәр Аның йөз нурын эзләсәгез – табарсыз; ә инде Аңардан йөз чөерсәгез, Ул да сездән йөз чөерер.
[3] Байтак көннәр дәвамында Исраил халкы Хак Аллаһыдан, акыл бирүче руханилардан башка, Канунсыз яшәде;
[4] әмма авырлык килгәч, ул Исраилнең Раббы Алласына мөрәҗәгать итте, Аның нурлы йөзен эзләде, һәм Ул аңа йөзе белән борылды.
[5] Ул чакларда юлга чыгу хәтәр эш иде, чөнки бөтен җирдә заманалар болгавырланып китте.
[6] Бер халык икенче халыкны тар-мар китерде, бер кала икенче каланы җимерде, чөнки Аллаһы, аларны хәвефкә салып, һаман төрле бәла-казалар җибәрә иде.
[7] Әмма сез нык булыгыз, кулыгызны төшермәгез, чөнки кылган гамәлләрегез бушка китмәс.
[8] Одед углы Азариянең пәйгамбәрлек сүзен ишеткәч, Аса, батырлыгын җыеп, бөтен Яһүдә вә Беньямин җиреннән, шулай ук үзе яулап алган таулы Эфраим төбәгендәге калалардан җирәнгеч сыннарны алып ташлап, Раббы йортының болдыры алдындагы Раббы мәзбәхен яңартты.
[9] Аннары Аса бөтен Яһүдә вә Беньямин халкын, шулай ук алар арасында яшәүче Эфраим, Менашше һәм Шимун ыругларыннан күчеп килгән адәмнәрне җыеп алды (Раббы Алласы Асаның юлдашы булуын күреп, байтак исраилиләр аның ягына күчкән булалар).
[10] Аса идарәсенең унбишенче елында, елның өченче аенда Иерусалимгә җыелгач,
[11] алар, сугышта кулга төшергән малдан җиде йөз эре вә җиде мең баш вак терлекне Раббыга корбан кылып,
[12] бөтен күңелебез белән ихлас йөрәктән ата-бабаларыбыз Раббы Алласының нурлы йөзен эзләрбез, дип килешү төзеделәр:
[13] Исраилнең Раббы Алласын эзләмәгән һәркемнең (кечеме ул, олымы, ир-атмы яисә хатын-кызмы) гомере киселергә тиеш.
[14] Быргы һәм тәкә мөгезе тавышлары, хуплау авазлары астында алар кычкырып-кычкырып Раббыга антлар бирделәр.
[15] Антлары саф йөрәктән булганга, бөтен яһүдиләр моңа бик сөенде. Алар ихлас күңелдән Раббыны эзләде, һәм Ул аларга йөзе белән борылды – һәр яктан тынычлык бирде.
[16] Алиһә Аширә хөрмәтенә табыну баганасы куйдырган өчен, Аса хәтта әбисе Мәгакәһне патшабикә исеменнән мәхрүм итте. Әлеге багананы ул, чапкалап, Кыдрун ташкыны буенда утка салды.
[17] Исраилдәге калкулыкларны юк итмәсә дә, Аса гомер бакый ихлас күңелдән Раббыга итагать итеп яшәде;
[18] заманында атасы, соңыннан үзе дә Раббы исеменә багышлаган көмеш вә алтынны, савыт-сабаны ул Аллаһы йортына кертеп урнаштырды.
[19] Аса патшалыгының утыз бишенче елына кадәр кабат сугышлар булды.