Skip to content
Opens in a new window

[1] Тәхеткә утырганда, Иотамга егерме биш яшь булып, Иерусалимдә ул уналты ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Яруша – Садыйк кызы иде.

[2] Иотам, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәлләр кылып, һәрбер эштә атасы Уззияне кабатлады, тик атасы сыман Раббы йортына бәреп кермәде; ә халык бозык эшләрен дәвам итә бирде.

[3] Иотам Раббы йортындагы Югары капканы яңадан төзеде, Офел калкулыгындагы шәһәр диварын төзәтү буенча зур эшләр башкарды;

[4] таулы Яһүдә төбәгендә калалар торгызды, урманнарда кальгалар һәм манаралар салдырды.

[5] Иотам, аммониләр патшасына каршы сугышка чыгып, аларны җиңде; шул елны аммониләр аңа йөз талант көмеш, ун мең кор бодай һәм ун мең кор арпа түләде. Икенче, өченче елларны да аммониләр шуның кадәр үк салым түләде.

[6] Раббы Алласы алдында туры юлдан тайпылмыйча йөргәнгә күрә, тора-бара Иотам куәтле бер патшага әйләнде.

[7] Иотам патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул алып барган сугышлар һәм башкарган эшләр Исраил вә Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән.

[8] Тәхеткә утырганда, аңа егерме биш яшь булып, Иерусалимдә ул уналты ел дәвамында идарә итте.

[9] Иотам, дөнья куеп, Давыт каласында дәфен кылынды. Аның урынына патша булып углы Әхәз килде.

Елъязма (икенче китап) — Chapters