[1] Сезгә Кенхерәйдәге иман итүчеләр бердәмлегенењ ярдәмчесе, имандаш кыз кардәшебез Фойбәне тәкъдим итәм:
[2] Ул Раббыныкы булганга, аны изгеләргә лаек булганча кабул итегез ћәм ања үзегездән тиешле ярдәм күрсәтегез; чѳнки ул күпләргә ћәм минем үземә дә игелек эшләде.
[3] Минем белән бергә Мәсих Гайсәгә хезмәт итүче Прискиллә ћәм Әкүлгә сәлам әйтегез.
[4] Алар минем җаным хакына тормышларын куркыныч астына куйдылар, аларга мин генә түгел, бәлки яћүд булмаганнарныњ барлык бердәмлекләре дә рәхмәт белдерәләр.
[5] Аларныњ ѳендә җыелучы иман итүчеләр бердәмлегенә дә сәлам әйтегез. Асия ѳлкәсендә Мәсихкә беренче булып иман иткән сѳекле дустым Эпайнетка сәлам тапшырыгыз.
[6] Сезнењ ѳчен күп тырышлыклар куйган Мәрьямгә сәлам әйтегез.
[7] Минем белән бергә тѳрмәдә булган кардәш-ыруларым Андроник вә Юниягә сәлам әйтегез. Рәсүлләр арасында алар кињ танылган ћәм Мәсихкә миннән алда иман китергән.
[8] Раббыныкы булган кадерле дустым Амплиәткә сәлам әйтегез.
[9] Минем белән Мәсихкә хезмәт итүче Урбанга ћәм сѳекле дустым Стахуска сәлам белдерегез.
[10] Мәсихкә хезмәттә сыналып, яхшы дип табылган Апеллескә сәлам әйтегез. Аристобул гаиләсендәгеләргә сәлам җиткерегез.
[11] Кардәш-ыруым Һирудиунга сәлам әйтегез. Нәркис ѳеннән булганнарныњ Раббыга иман итүчеләренә сәлам диегез.
[12] Раббы ѳчен бик тырышып хезмәт итүче Труфайна белән Труфусага сәлам әйтегез. Раббы ѳчен күп тырышлыклар куйган кадерле дустым Персисәгә сәлам әйтегез.
[13] Раббы тарафыннан сайланган Руфуска ћәм шулай ук аныњ анасына да сәлам. Ул минем ѳчен дә ана.
[14] Асункриткә, Флегүнгә, Һермискә, Патрубка, Һермаска ћәм алар белән булган башка имандашларга сәлам әйтегез.
[15] Филолүгкә ћәм Юлиягә, Нирегә ћәм аныњ сењлесенә, Олумпас ћәм алар белән булган барлык изгеләргә сәлам әйтегез.
[16] Бер-берегезне изге үбү белән сәламләгез. Мәсихнењ барлык бердәмлекләре сезгә сәлам тапшыралар.
[17] Имандашлар, сездән ялварып сорыйм: үзегез ѳйрәнгән тәгълиматка карата бүленеш китереп чыгаручылардан ћәм дѳрес юлдан яздыруга сәбәп тудыручылардан сакланыгыз ћәм алардан читләшегез.
[18] Чѳнки андый кешеләр Раббыбыз Мәсихкә түгел, бәлки үзләренењ карыннарына хезмәт итәләр, ышандырырлык сүзләр сѳйләп ћәм ялагайланып, ихлас күњеллеләрне алдыйлар.
[19] Сезнењ иманга итагатегез ћәркемгә мәгълүм, шуња күрә мин сезнењ ѳчен шатланам. Әмма ләкин яхшылыкка карата зирәк, яманлыкка карата керсез күњелле булуыгызны телим.
[20] Иминлек бирүче Аллаћы шайтанны тиздән аякларыгыз астында изәчәк. Раббыбыз Гайсәнењ мәрхәмәте сезнењ белән булсын!
[21] Хезмәттәшем Тимуте ћәм кардәш-ыруларым Луки, Ясун ћәм Сосипатыр сезгә сәлам җибәрәләр.
[22] Бу хатны язып торучы мин, Терти дә, имандашыгыз буларак сәламлим.
[23] Мине ћәм бѳтен иман итүчеләр бердәмлеген ѳенә кабул иткән Гәй сезгә сәлам җибәрә. Шәћәр милкен саклаучы Эрасты ћәм имандашыбыз Кварт сезгә сәлам әйтәләр. [
[24] ]
[25] Аллаћыга дан! Гайсә Мәсих турында мин сѳйләгән Яхшы хәбәр буенча, Ул сезне ныгытырга кодрәтле. Бу Яхшы хәбәр – борынгы заманнардан бирле яшереп тотылган, әмма хәзер ачылган сер. Мәњгелек Аллаћыныњ әмере белән пәйгамбәрләрнењ язмалары аркылы кешеләр Ања иман китерсен ћәм итагать итсен ѳчен, бу сер бар халыкларга игълан ителде.
[27] Бердәнбер зирәк Аллаћыга Гайсә Мәсих аша мәњге дан булсын. Амин.