[1] Иманы зәгыйфь булганны, фикерләр турында бәхәсләшмичә, хуплап кабул итегез.
[2] Кайберәүләрнењ иманы ања ћәртѳрле ризыкны ашарга рѳхсәт итә, ә башка берәү, иманда зәгыйфь булганга, фәкать яшелчәләр генә ашый.
[3] Һәрнәрсәне ашаучы ашамаучыны кимсетмәсен; ашамаучы исә ашаучыны хѳкем итмәсен; чѳнки Аллаћы аны Үзенә кабул иткән.
[4] Башканыњ хезмәтчесен хѳкем итәргә син кем? Ул үз Хуҗасы алдында басып тора яки егыла; ћәм басып торачак, чѳнки Раббы аны бастырып тотарга кодрәтле.
[5] Берәүләр ниндидер бер кѳнне башка кѳннән мѳћимрәк дип исәпли, ә башка берәү ћәр кѳнне бертѳрле дип саный. Һәркем үз фикерендә нык торсын.
[6] Кем бер кѳнне икенчесеннән мѳћимрәк саный икән, ул аны Раббы хѳрмәтенә мѳћим дип исәпли. Кем ашый икән, ул Раббы хѳрмәтенә ашый, чѳнки Аллаћыга шѳкер итә. Кем ашамый икән, ул Раббы хакы ѳчен ашамый ћәм Аллаћыга шѳкер итә.
[7] Чѳнки безнењ беребез дә үзе ѳчен яшәми ћәм беребез дә үзе ѳчен үлми.
[8] Әгәр яшибез икән – Раббы ѳчен яшибез, үләбез икән – Раббы ѳчен үләбез. Шуња күрә, яшибезме яки үләбезме – без ћәрвакыт Раббыныкы.
[9] Чѳнки Мәсих нәкъ шуныњ ѳчен – үлеләр ћәм тереләр ѳстеннән Раббы булып хакимлек итү ѳчен үлде дә, терелде дә.
[10] Шулай булгач, син ни ѳчен имандашыњны хѳкем итәсењ? Ә син ни ѳчен имандашыњны кимсетәсењ? Без барыбыз да Аллаћыныњ хѳкем итү урыны алдына басачакбыз.
[11] Чѳнки Изге язмада болай дип язылган: «Минем тере булуым хак булган кебек, – Минем алда ћәрбер кеше тез чүгәчәк, ћәр тел Минем Аллаћы икәнемне икърар итәчәк, – ди Раббы».
[12] Шулай итеп, безнењ ћәркайсыбыз үзе хакында Аллаћыга хисап бирергә тиеш.
[13] Шуња күрә, бер-беребезне хѳкем итүдән туктыйк, моныњ урынына имандашыгызныњ юлына киртә куймаска яки вәсвәсәгә бирелү ѳчен сәбәп тудырмаска карар кылыгыз.
[14] Мин Раббы Гайсәгә иман иткәнгә, ћичнәрсә дә үзеннән-үзе хәрәм түгел, дип инанам. Ә кем берәр нәрсәне хәрәм дип уйласа, шул нәрсә аныњ ѳчен хәрәм була.
[15] Әгәр ашаган ризыгыњ имандашыња кайгы китерә икән, димәк, син яратып эш итмисењ; ања ризыгыњ белән ћәлакәт китермә, Мәсих аныњ ѳчен дә үлде бит.
[16] Үзегез яхшы дип исәпләгән нәрсәне мәсхәрәләргә юл куймагыз.
[17] Аллаћы Патшалыгы ризык ћәм эчемлектән тормый, бәлки Изге Рух биреп торучы тәкъвалыктан, татулыктан ћәм шатлыктан тора.
[18] Кем Мәсихкә болай хезмәт итә, ул Аллаћыга яраклы була ћәм кешеләр тарафыннан хупланыла.
[19] Шулай булгач, үзара тыныч-тату яшик ћәм бер-беребезне рухи яктан ныгытуга хезмәт итүче нәрсәләргә омтылыйк.
[20] Ризык аркасында Аллаћыныњ эшен җимермә: ћәр ризык саф, әмма кеше ашаган ризык башка берәүне вәсвәсәгә тѳшерсә, бу яхшы түгел.
[21] Ит ашамау, шәраб эчмәү ћәм имандашыњны рәнҗетерлек яки вәсвәсәгә тѳшерерлек яисә аныњ хәлсезләнүенә сәбәп булырлык ћичнәрсә эшләмәү яхшы.
[22] Үз карашларыњны үзењ белән Аллаћы арасында гына саклап тот. Үзе дѳрес дип санаган нәрсә ѳчен үзен хѳкем итәрлек сәбәп тапмаучы бәхетле.
[23] Кайсы да булса ризыкны ашарга ярыймы яки юкмы дип шикләнеп тә кеше аны ашаса, ул хѳкем ителер, чѳнки ашавы иман буенча түгел; ә иман буенча булмаган ћәрнәрсә – гѳнаћ.